поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.12.2018 Ана теле

"И-и-и, әрәм итте җырны...": Җырны үзгәртеп буламы – фәнни караш нинди?

Бүген сүз сөйләмне үзгәртү турында барачак. Кит-аннан! Сөйләмгә карата шундый төшенчә була аламыни! Ул бит аерым кешегә, – сиңа, миңа,– тән әгъзәң кебек үк, береккән нәрсә. Тулаем алганда да, бар көндәлек сөйләм, бар матур әдәбият, фәнни әдәбият, рәсми эш кәгазьләре һәм дә башкалар.

Һәркайсы жанр төре дип, мөстәкыйль сөйләм төре дип фәндә дә өйрәнелә. Аларны теләсәкем, теләсәничек, теләсәкайчан үзгәртә алмый. Шәхсән үзебез моны җыр мисалында аңлатырга тырышып карадык. Сез дә  “җырны үзгәртергә ярыймыни – халыкныкы бит ул, аның зиһенендә гасырлар буена береккән бит ул!“, диярсез. Шул ук вакытта бу хакта төрле фикерләүгә юлыгып торабыз. “Үзгәреш җиле” дигән төшенчә телгә керде.  Җырның авторлары, әлбәттә, моның белән килешмәс, тик җырлаучы да җырның авторы бит, нигә соң ул автордашы  – сүзче язганны үзгәртә, әйтик, бер үк сүзне, гыйбарәне хәтта бөтен җырны әлләкүпме кабатлый.
   
Җырны үзгәртеп буламы – фәнни караш нинди? Шәхсән минемчә, моңа җавап бирер өчен җырның сөйләм берәмлеге (җанр төре буларак та) икәнен искә төшерергә кирәк. Җырны сөйләм мотивларына нигезләнеп анализлаганда моңа җавап табып була. Әйтик, җырчы Зәринә Вилданова (сөйләм мотивларының берсе – сөйләм иясе)  халык җырында хәтта сүзләрен үзгәртү ягында. “Җырны тел белмәүче яшьләр дә тыңлый”, ди  ул.
   
Тик мондый очраклар искәрмә генә булырга мөмкин. Килешмәскә, бәхәсләшергә кирәк. Үзем дә бит вакыт-вакыт җырны үзгәртергә телим, аеруча артык кабатлауларны кыскартасы килә. Мәсәлән, “Сагыш китсен, яшьләр кипсен”...; “Яшьләр” дигәч, озын пауза булмаса да яшь кеше күзаллана. Ә инде “кипкәч” диелгәннән соң, шундук күзяше хәтерләнә.  Мантыйкка ярашлы үзгәртү-кыскарту  бит.
   
Тик мондый, кем әйтмешли, “тыкшыну” сирәк искәрмә булырга тиеш. Әле әйткән “Үзгәртү җиле” кампаниясе гомумән халык җырына карата тискәре кабул ителде. Моңа дәлил итеп китергән мисалны кабатларга мәҗбүрмен. Радио “Сарман” диде. Рәхәтлек кичерергә әзерләнәм. Менә тавыш ишетелә, көчәя  башлый, тик көтелгән көй әле юк, нинди көй икәнен дә чамалап булмый – дыңгырдау, сызгыру, дөбердәү, ахылдау-ухылдау, тик көй генә төсмерләнми. Вакыт үтә, җырның башлануын көтү аны тыңларга теләүне сүндерә бара, кәеф тәмам кырыла. Нишләткәннәр “Сарман”ны!  “Үзгәреш җиле” дигәннәре шушы микән әллә!? Жүнсез җил! Күңел һич тә кабул итми. Һәр авазы, аһәңе, сүзе кадерле, якын бит!. Кадерле кешеңә маска кидерткән кебек, футбол җанатарлары битләренә флаг рәсеме ясаган кебек.  
   
Шөкер, бу хакта борчылып уйланган, кайберәүләр  фикерен үзгәртергә теләгән милләттәшләребез дә булды. Менә Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов белән радиода бәян ителгән бер әңгәмәдән өзек: – Кабер ташына кагылырга ярамаган кебек, шулай ук халык җырларына да саксыз кагылырга ярамый. Заманча ясыйбыз, дип, тамырыннан аермыйлар. Әлбәттә, ул җырларны җырларга кирәк. Бәлки, аларны шул ук стильдә, элеккечә җырларга да ярамыйдыр инде, ләкин, җырның умыртка сөяген сындырырга кирәкми. Һәр үзгәртүнең чамасы булырга тиеш. Минем карашым ниндиме? Әгәр җырчы шул җырга зыян китергән икән, тискәре. Ниндидер яңалык кертеп, көчәйтеп, киләчәккә – мирас, яңа тавышларга әсбап итеп калдырырлык дәрәҗәдә үзгәртсә, уңай”.        
   
Яраткан җырчыбыз Георгий Ибушев әлеге “җил” турында болай дигән иде: “Үзгәреш җиле”нең  берничә җырын гына тыңладым – котым очты.  Халык җырларын бозарга беркемнең дә хакы юк!  Алар гасырлар буе яшәп эшкәртелгән инде. “Үзгәреш җиле” булдырасылары килә икән, шушы форматка яраклы җырларны үзләре махсус язсыннар. Чын Европача.  Алар бит Европага тартылалар. Ә Европага аларча җырлау кирәкми, аларга безнең моң, милли аһәң кадерле” (Т.я., 6 апр., 2017).  
     
Үзгәртүнең нигезлеме-юкмы икәнен ачыклау өчен  сөйләм мотивларыннан янә берсен – сөйләм шартын искә алыйк. Жыр төрле шартларда башкарыла бит:  сәхнәдә, телевидение, радиода. Һәр алымда шартлар үзенчә.  Әйтик, радиода җырны өзеп бүлдерә, туктата алалар. Кыскартуларны әйтәсе дә юк. Гаделсезлек бит! Жыр тере бөтен ләса! Җыр  хуҗаларының берсе – шагыйрь генә аны бик кирәк төшендә кисә, өсти, тагын әлләнишләтә ала.
     
Төзәтү тезисы җәмәгатьчелек фикерләвендә ничек чагыла? Заманында Тәртип ФМ турында булып үткән фикер алышулар теркәлгән язмаларга тагын күз салыйк, бу тезислар анда ничегрәк чагылган; Камил Бикмөхәммәтов: Көнбатыштан килгән агымнар татар мәдәниятенә бары тик тискәре йогынты ясаган. Икенчедән, безнең татар музыкасы  шактый консерватив.Моның сәбәпләре дә бар. Безнең “моң” дигән сүзебезне тулысынча тәрҗемә иткәнебез юк. Аңа төгәл аңлатма биргән кеше юк. Шушы моңга нигезләнгән, моңның нигезен салмаграк мелодия агылышы күз алдына китерелә. Шуңа күрә, татар милли музыкасында ниндидер консерватизм бар. Консерватизм безнең халыкның күңел түрендә утыра... Монда алтын уртасын табырга кирәктер. Әлфия Авзалова белән Илһам Шакиров үзләренең эстрада ансамбльләрен төзеп, әлбәттә, безнең татар халкы өчен ниндидер яңалык китерделәр. Мин хәтерлим, яшьрәк вакытта Илһам абый ансамбль белән авылларда йөргәндә, аңа “әйдә, ташла әле микрофоныңны, болай гына җырла әле”, дигәннәр, ягъни халык аңа күнекмәгән булган. Әлбәттә тора-бара алар тормышка керделәр.
   
Римзил Вәли: Мин, мәсәлән, элекке җырлардан туйдым. Миңа өр-яңа, бүген туган җыр, яңа җыр яки оранжировка кирәк. Үземне яшь итеп шунда гына хис итәм. Мин беләм, бу җыр 1958нче елгы, бусы – 1978нче, монысы – 1998. Монысы – Зәйнәп, монысы – Салават, монысы – Айдар. Һәр заманның үз җыры була. Классика 19нчы гасырда, илле ел элек туган җырга ябышып ятарга кирәк дигәнне таләп итә. Ләкин яшьләр һәм сатып алучылар нәкъ 2008нең җәй айларында(тапшыру барган вакыт – Н.И.) яңгыраган ритмнар тели.
   
Рәфис Җәмдихан: Миңа калса, ике айга бер яңа җырчыны яратып була, ләкин аның җырлары истә калмый. Сез әйттегез, даими яңа җырчылар тыңлыйсыз, шуларның җырлаган җырларының сүзләре истә калганмы? Күбрәк туйларда, мәҗлесләрдә яңгыраган җырлар истә кала.
   
Римзил Вәли: Мәликә утыз-кырык ел элек яңгыраган җырларны җырлый да, яңача җырлый, әлбәттә. Истә кала.
   
Күрәбез, җырны  үзгәртү мәсьәләсе дә гади генә түгел, катлаулы, күп юнәлешле. Шөкер ул, катып калмаган, ул да хәрәкәттә, җәмәгатьчелек, халкыбыз җыр язмышына битараф түгел, аны кайгырта.
   
Бу юлы да әңгәмәне шушы тезиска кагылган бер парчам белән очлыйм әле:  Тының җитмәсә, менмә җыр тавына. Радио Наҗар Нәҗми сүзләренә җырлар тапшыра. Чираттагысы: “Таулар юлын җырсыз үткәнем юк”. Ир-ат җырлый. Тавышын ишетүгә үк – ризасызлык: нигә Фәридә Кудашева түгел? Таулар манзарасы, аларга менә торган юллар, башкорт яклары, Наҗар Нәҗмигә генә хас шигьри сурәтләр – болар барысы да моңарчы Фәридә Кудашева җырлавында гына күңелгә үтеп керә иде. Бу юлы аларның тәме тоелмас инде. Ә бәлки? Кабаланмыйк. Җырласын әле. Бәлки үзенә генә хас ачышлары бардыр? Әнә бит нигәдер оркестрга кушылып җырлый, Фәридә апа баянчы белән иде.
   
Ярар, аңлашылды; яклап азапланма, тау юлларын мондый тавыш белән үтеп булмый, тыны бөтенләй диярлек кысылып бетте бит, бу мизгелдә Фәридә апаның тавышы кыяларга бәрелә-бәрелә, орына-орына, алга юл ярып бара иде, туктамыйча менә иде. Аһ, моныкы нишләптер басынкылана, тоныклана бара бит, ике кыя арасына кысылып тәмам югала бара. И-и-и, әрәм итте җырны...
   
Менә көтелмәгән могҗиза: артист икенче куплетны җырларга тотынганда мин аның тавышын ишетми үк башладым, колагымда, күңелемдә тик Фәридә апаның тавышы, күз алдымда ниндидер ир-ат түгел, бәлки  Фәридә апа үзе иде.
   
Ә бит мондый хәл радио тыңлаганда гына түгел, сәхнәдәге тере артистны күргәндә дә булгалый: чыгып баса бер яшь артист, инде күптән таныш артистыбызның үз йөзен билгеләгән,  барыбызга да таныш, хәтта кадерле  җырын җырлый башлый. Аптырау катыш ризасызлык, рәнҗү барлыкка килеп, җанны талый. Үзеңне торып чыгып китүдән чак тыеп утырасың.
   
Ярый әле менә шундый мәлдә әлеге могҗизага таяна аласың – күзеңне йомасың да гомерең буе тыңлап күнеккән җырның чын хуҗасы башкаруындагы көен-моңын искә төшереп, кабатлап утырасың; теге “попугай” үзенә башка, яраткан җырчың белән син үзенә башка. Ә нигә? Булмас димә, дөнья бу...
   
Бу кыйблада күзәтүләр, уйланулар алда да, сездә да булыр әле. Уртаклашырбыз.
                                                    Илдар Низамов,
                                    филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 13.12.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»