|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.12.2018 Сәясәт
Наталия Фишман Сочины әрмәннәрдән алып татарларга бирергә тәкъдим итәТатарстан Президенты Ярдәмчесе Наталия Фишман Россиянең көньяк җирләрен төзекләндерү өчен татарларга бирергә тәкъдим итте. Бу хакта ул журналист һәм блогер Илья Варламовка YouTubeдагы “Үз эшендә иң яхшылар” тапшыруында интервьюда сөйләде. Бу хакта Татар-информ яза.
Варламовның Россиянең көньяк җирләрендә яшисең киләме, дигән соравына, юк, анда җирләр каралмаган, төзекләндерелмәгән, дип җавап бирде Фишман.
“Үз җирләренә карата шулкадәрле хуҗасызлык һәм төкереп карау. Мин Новороссийск аэропортыннан барганда еладым. Күрәм бит, җирләр Италия, Франциянекенә биргесез һәм нинди начар торышта алар.
Мин барганда: бу җирләрне татарларга бирегез, алар аны ничек тә яхшыртачаклар, дип уйладым”, - дип фикерләре белән уртаклашты Фишман.
“Ягъни Сочины әрмәннәрдән алып татарларга бирергә?”, - дип тәкъдим итте Варламов. “Мин бу бер дә начар булмас иде дип уйлыйм,”- дип килеште Наталья.
--- |
Иң күп укылган
|