поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
12.12.2018 Җәмгыять

Айдар Хәйретдинов: «Без мескен халык түгел!»

Уйлап-уйлап торам да, беренче «Манзара» премиясе ярышларын караганнан Айдар Хәйретдинов нәкъ менә шунда килеп бил алышыр өчен Балтач Сабан туенда баш батыр калмадымы икән? Үзе белән сөйләшеп алыйк әле.

— Үгезне мөгезеннән эләктерергә тырышкан кебек, башта ук «Манзара» премиясе турында сорыйм әле. Ниләр уйлыйсың әлеге бәйге турында?
 
— Әлбәттә, бик кирәкле чара һәм бик кирәкле турнир. Ни өченме? Көрәшне халыкка төрлечә тәкъдим итәргә кирәк. Бу турнир, беренче чиратта, батырларны барлау һәм данлау белән үзенчәлекле. Ә безнең батырларыбыз бик күп, без мескен халык түгел, Аллага шөкер! Халык та карасын, халык та күрсен үзләрен! Бүгенге көндә инде коммерческий турнирлар да кирәктер инде. Профессиональ көрәшчеләребезнең саны да арта бара бит. Элек кенә бит ул күпчелек өчен Сабантуйдан Сабантуйга кадәр генә иде ул ярышлар. Трактордан төшеп, «ярышларга барып кайтыйм әле» диючеләр дә калмагандыр инде. Батырларыбыз көрәш залларында даими шөгыльләнеп, осталыкларын, сәләтләрен ачарга тырыша.
 
— Рәсми ярышлардан нәрсә белән аерылыр икән ул?
 
— Беренчедән, катнашучылар саны белән. Чөнки биредә иң-иңнәр генә бил алышачак. Тамашачылар да күп булыр дип ышанам. Аннан килеп, борынгыдан килгән кагыйдәләр, традицияләр дә саклансын иде дип телим. Кызыклы көрәш, матур алымнар көтәм мин. Чит төбәкләрдән дә көрәшчеләрне чакырулары күңелгә хуш килде. Мин аны — батырларыбызның башка көрәш төрләреннән килгән, башка стиль белән көрәшүче егетләр белән бил алышуларын күптән көтәм инде. Менә дигән тәҗрибә алмашу, осталыкны арттыру өчен мөмкинлекләр дигән сүз бу.
 
— Сез бит үзегез дә заманында төрле төбәкләргә, илләргә шактый йөри идегез. Үзбәкстанга барып үзбәкләрне шаккаттыруың, тузанга батып көрәшүең хакында инде легендалар да йөри…
 
— Ул вакыттагы читкә чыгулар бүгенге көндә рәсми ярышлар, көрәш, билбаулы көрәш буенча шул ук дөнья чемпионатлары белән алмашынды. Ләкин йөрүләр кимергә тиеш түгел. Әйтәм ич, күбрәк йөргән саен күбрәк шомарасың, тәҗрибә туплыйсың.
 
Әйе, Үзбәкстанга барып кайтуны үзем дә бик яхшы хәтерлим. Беренче булып күңелгә әти-әниемнең, абыйның көрәшкә җибәрүләре булды, чөнки нәкъ шул вакытта миңа өй сала идек без. Аннан килеп, үзбәкләрдә көрәшчеләргә хөрмәт белән караулары, җылы мөнәсәбәте истә калды. Безне дә анда күтәреп кенә йөртмәделәр инде менә. Көрәшкә бөтен тамашачылар белән бергә кылынган дога кылып кереп китәләр. Рәсми ярышлар беткәннән соң безне Андижанга алып киттеләр. Ачык һава, цирк шикелле эшләнелгән казанда кем тели, шул көрәшә, хөкемдарның кемне көрәштерәсе килә, шуны көрәштерә. Көрәшеп чыкканнан соң син ләгән тотып, рәт буенча тамашачылардан акча җыеп йөрисең. Әгәр дә синең көрәш күңелләренә хуш килгән икән, сиңа акча салалар. Мин читенсендем, әлбәттә, шунда бер үзбәк кулымнан тотып, тамашачылар арасында йөртте.
 
Иң ахырдан үзбәкнең бер батыры белән көрәшергә туры килде. Әйбәт кенә көрәштек, берничә алым ясадым, ул да. Кыскасы, без көрәшеп бетергәнче, чирәм тузанга әйләнде. Алып-талып көрәшкәндә шулай бер алым ясадым, ләкин аны санамадылар һәм ул мине тузанга китереп салды. Хөкемдарлар яклады дип әйтмим, әмма ул җиңде. Шунда аңа тәкә аттылар, шул очып барган тәкәне җилкәсенә салды да, бер круг ясап, кайтып та китте ул. Шуның белән көрәш тә бетте, халык таралды. Баксаң, баерак кешеләр үзләренә ниндидер шатлык-куаныч килгәндә, шундый матур көрәш ярышлары уздыра икән. Менә бездә дә шундыйлар булсын иде дә бит… Бар бит, байларыбыз да бар, мин — татар диючеләр дә күп, ләкин кесәләреннән әллә ни чыгарырга атлыгып тормыйлар шул. Шөкер, районнарда андыйлар бар, үзебезнең Балтачта да бар алар. Әле үзебез дә алга таба Хәйретдиновлар призларына дип, көрәш бәйгесе оештырырга ниятләп торабыз. Республика күләмендә дә шундый ярышларга алынырлык кешеләр булсын иде ул. Бу нисбәттән, «Манзара» премиясен мин нәкъ менә шундый турнирларның берсе дип карыйм.
 
— Син Балтач Сабан туенда баш батыр булып та калдың бит әле. Ә «Манзара»да баш батырлар көрәшә…
 
— Нәрсә дип әйтергә дә белмим инде. Минем яшем «Манзара»га ук чыгып тартышырлык түгел дип саныйм да инде… Ләкин карарбыз. Күңелдә өмет чаткысы бар әле, килеп, бүгенге көн батырлары белән бил алышасы килә алай да.

Радик САБИРОВ
Идел
№ --- | 12.12.2018
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»