|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.12.2018 Мәдәният
![]() Бүген Филармониядә Людмила Чурсинаның иҗат кичәсе булаБүген (10 декабрь 2018 ел, 18.30) Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә XI Халыкара «Филармониада» фестиваленең алтынчы концерты. Филармония сәхнәсендә СССРның халык артисты Людмила Чурсинаның иҗат кичәсе була. Людмила Чурсина – Россия Армиясе Театры артисты, 50 елдан артык театрда эшли, киноларда, сериалларда төшә.
Актрисаның иҗат кичәсендә Александр Пушкин Анна Ахматова, Марина Цветаева, Александр Блок шигырьләре яңгыраячак, спектакльләрдән өзекләр, «Журавушка», «Виринея», «Любовь Яровая», «Идеальный муж» фильмнарыннан эпизодлар күрсәтеләчәк. Актриса шулай ук театр тормышыннан истәлекләр белән бүлешәчәк.
--- |
Иң күп укылган
|