|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.05.2008 Шоу-бизнес
АЙДАР ГАЛИМОВКА ТАТАРСТАННЫҢ ХАЛЫК АРТИСТЫ ИСЕМЕ БИРЕЛДЕ23 май көнне "Уникс"та узган концертында Айдар Галимовка Татарстанның халык артисты исеме бирелде. Олы бүләкне тапшырырга сәхнәгә Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь Роберт Миңнуллин чыкты. Ул Президент указын укыды, Айдарның күп җырлары авторы буларак та йолдызны котлады. Моңарчы Айдар Галимов Татарстанның да, Башкортостанның да атказанганы иде. Татар һәм башкортны ярыштырырга яратучыларга сөйләшергә тагын бер сүз булды хәзер. Айдарны котлап, зал аягүрә басты. "Утырыгыз, утырыгыз, мин мондый нәрсәгә ияләнмәгән", - диде Айдар. "Предупреждать надо", - диде ул Роберт абыйга шаярып. Имеш, ул нәкъ менә бүген, нәкъ менә бу сәхнәдә шушы олуг исемне аласын белмәгән. Белгән инде, ничек белмәсен. Шулай да бу мизгелләрдә Айдарның күзендә яшьләр күренде. Гример чыгып тамызган тамчылар түгел иде бу. Чын яшьләр иде...
--- |
Иң күп укылган
|