поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
10.12.2018 Мәдәният

«А зачем нам это нужно? Зачем эти гармошки?» - Рәшит Мостафин белән ӘҢГӘМӘ

Быел республикабызның данлыклы коллективы, Халыклар дуслыгы орденлы Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең тәүге тапкыр сәхнәдә чыгыш ясавына 80 ел тулды. Бүген ансамбльне хаклы рәвештә Татарстанның визит карточкасы диләр, чөнки ул республикабызда халкыбызның милли традицияләрен, җыр-биюләрен үз асылында саклаучы һәм заман җилләре тидермичә халыкка җиткерүче төп коллектив булып тора.

Әлеге абруйлы миссияне башкаруда ансамбльгә кайчандыр япь-яшь егет-кызлар булып килеп, беренче чыныгу алган, сәнгать серләренә өйрәнгән һәм бар көчләрен, талантларын шушы коллективка багышлаган хормейстер Венера Хәсән кызы Гәрәева, балетмейстер Раилә Мөхәммәтхан кызы Гарипова һәм дирижер Рәшит Шәкүр улы Мостафинның өлеше чиксез зур. Шөкер, алар бүген дә сафта, бүген дә татар сәнгатенә хезмәт юлында.
 
Данлыклы ансамбльнең юбилее уңаеннан, Татарстанның халык артисты, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш дирижеры һәм оркестр җитәкчесе Рәшит Мостафин белән очраштык.
 
- Рәшит абый, Сез Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленә 1964 елда килеп кергәнсез дә гомерегез буена шушы данлыклы коллективка тугры калгансыз...
 
- Әйе, шулай килеп чыкты шул... Мине эшкә Марс Андреевич Макаров кабул итте. Без аның белән училищеда укыганда таныштык. Килеп кергәндә дүрт кенә баянчы идек –– миннән өч курска алдарак укыган Насыйх Вильданов, Марс Макаров, Илдар Җаббаров һәм мин. (Ә башта, ансамбль оешканда, ике баянчы була — Гали Җәмлиханов һәм Габдулла Халитов.) Без бөтенебез дә бер укытучыда — Ильяс Ислам улы Шәриповта укыдык. Ул вакытта конкурс бик җитди. Мине ансамбльнең ул вакыттагы сәнгать җитәкчесе Җәүдәт Кәрәмәтулла улы Айдаров эшкә алды. Ләкин, программага кермәгән дип, беренче гастрольдән мине әле калдырдылар. Ул вакытта ансамбль гастрольдә ике-өч ай йөри иде. Хәзер иң озагы — атна-ун көн.

- Оркестр ничек оешты — шул турыда сөйләп үтик әле.
 
- Оркестр оештыру идеясе иң беренче булып Александр Сергеевич Ключаревта туа. Алга таба, әлеге идеяне тормышка ашырырга ансамбльнең күп җитәкчеләре омтылыш ясый. Шул исәптән, Җәүдәт Айдаров та. Ул Мәскәүдән махсус музыкантлар чакыртып китерә. Сигез кешедән думбырачылар октеты оеша. Алар ел-ел ярым гына эшлиләр дә таркалалар. Бу әле эзләнү чоры. Оркестрның формасы, составы нинди булырга тиеш икәнен ачыкларга тырышу. Аннары ансамбльнең оештыручысы Зөләйха Саттар кызы Әхмәтова белән Александр Сергеевич Ключарев Казанда 16 музыкантка штат бирдертүгә ирешәләр. Ул оркестрда мин дә уйнадым. СССРның 50 еллыгы уңаеннан Мәскәүдә, Чайковский залында узган концертта чыгыш та ясадык әле без. Ул арада матди кыенлыклар килеп чыкты, Александр Ключарев авырды һәм берничә айдан оркестр таркалды да. Шулай да без чирканчык алырга өлгергән идек инде, оркестр төзү уе белән яна башладык. Без тагын өч баянга гына калган идек. Нәтиҗәдә безгә флейта, скрипичный контрабас килеп кушылды. 1965-66 елларда инде махсус партитуралар яза башладылар. Аларны А. Ключарев эшләде, М. Макаров та катнаша иде. Хор өчен җырларның эшкәртмәләре ясала башлады. Инде 7-8 кеше булдык. 1972 елда А.Ключарев үлеп китте. Катлаулы чор бу, даими составыбыз юк, киләләр, китәләр... Аннары электрогитаралар модасы башланды. Без андый чорны да уздык. 1971-72 еллар иде ул. Ансамбль белән Геннадий Петрович Скалозубов идарә итә иде. Җитәкчелек югары белемле булырга тиеш дип, безне ашыгыч рәвештә Ленинградтагы Н.Крупская исемендәге дәүләт мәдәният институтының Казандагы филиалына (аннары ул Казан дәүләт мәдәният институты булды) көндезге бүлеккә укырга җибәрделәр. Ансамбльдә 5-6 думбырачы гына калды. Без укып бетергәнче шулай барды. Геннадий Петрович белән 1977 елда укуыбызны тәмамлап, оркестр җыя башладык. Безнең өчен Пятницкий исемендәге хор һәм Моисеев ансамбле үрнәк иде. Мәскәүләргә карыйсың бит инде. Тик аларның мөмкинчелекләре дә зуррак, штатлары да күбрәк иде. Безнең инде Ходай биргән 16 кеше белән чикләнеп, үзебезчә эшлисебез килде. Думбыра белән балалайка янына скрипка да кирәк. Ул да татар халык уен коралы бит. Гобойны да бик яратабыз без. Мандолинаны да. Ансамбльгә сәнгать җитәкчесе булып Заһит Хәбибуллин да килеп эшләде. Ансамбль ул вакытта Татар дәүләт филармониясе каршында эшли иде. Миңа танылган фольклорчы, ул чакта филармониянең директоры Мәхмүт Нигъмәтҗановның да күп ярдәме тиде. Ул, фольклор экспедицияләренә чыгып, татар халык көйләрен язып алып кайта иде. «Ансамбльгә оркестр кирәк, әйдә тырышабыз!» — дип янып-көеп йөрде. Оркестр оешты. Баяннар өчәү калды, һәм хәзер дә шулай. Калганнары — флейта, кларнет, гобой, өч скрипка, өч думбыра, бәрмә уен кораллары, контрабас һ.б. Күп кенә музыкантларыбыз ике-өч инструментта уйныйлар. Мәсәлән, курайда, кубызда, сорнайда. Бу бик мөһим. Барысы да югары белемле. Барысы да консерватория тәмамлаган. Нинди генә катлаулылыктагы ноталар булмасын, утырабыз да уйныйбыз. Мин: «Без әсәрне бер-ике сәгать эчендә өйрәнеп сәхнәгә чыгып уйныйбыз», — дип мактанырга яратам. Башка халыкларның музыкасын уйнаганда, ул халыкка хас аерым уен коралларын да оркестрга кертәбез. Хәзер оркестрның, ансамбль репертуарыннан тыш, үз репертуары да бар. Россининың «Сорока-воровка» операсына увертюра, Н.Җиһановның «Кырлай» поэмасы, Татар халык көйләренә дүрт кисәктән торган сюиталар... Заманында аларны безнең баянчылар триосы өчен Ильяс Ислам улы Шәрипов эшләгән иде.
 
 
Заманында Казанда Олег Лундстрем оркестры бар иде. Аларның эшләгән оркестровкалары безнең өчен могҗиза иде инде. Алар Мәскәүгә китеп беткәч, «Татарстан радиосы» китапханәсендә партитуралары калды. Мин аларның партитураларын өйрәндем, һәм без С.Сәйдәшевнең «Вальс»ын, А.Монасыйповның «Хыяллар»ын, С.Садыйкованың «Танго»сын, А.Ключаревның «Самба»сын һәм башка күп кенә әсәрләрне уйнадык, аннары барлык тәҗрибәне ансамбльдә кулландык. Хәтта Парижда узган күргәзмәләрдә фойеда татар джаз әсәрләрен рәхәтләндереп уйнап утыра идек! Мәскәүдә Үзәк музыка йортында (Центральный дом музыки) безне: «О, татарлар килде, димәк бүген күңелле була», — дип каршылыйлар иде. Югары дәрәҗәдәге башлыкларыбыз да, чит илләргә чыкканда, Республикабызны танытыр өчен, гел безне ияртәләр.
 
- Җыр һәм бию ансамбле булгач, сез, әсәрләрне эшкәрткәндә, җырчыларны да, биючеләрне дә күз алдында тотарга тиеш... Оркестр бит, гомумән, ансамбльнең умыртка баганасы кебек.
 
- Әйе, күп кеше белеп җиткерми, безнең темп бирү дә бик күп әйбердән тора. Хәтта сәхнәнең зурмы, кечкенәме булуыннан да. Әйтик, Мәскәүнең Чайковский залымы, әллә район мәдәният йортымы. Зал зур булса, темпны бераз төшерәбез, биючеләргә кыен булмасын дип, әмма көйнең дәртен саклап калу зарур.

- Балетта, операда оркестр дирижеры сәхнәдә барган бөтен күренеш белән дирижерлык иткән кебек, сез дә — зур коллективның төп дирижеры.
 
- Әйе. Аннан соң, мин пенсиягә чыкканчы беренче баянда үзем утырдым. Миңа: «Рәшит абый, синең түбәтәең туйдырды инде», — дип шаярталар иде. Анда бит кул болгап утырып булмый — баш болгыйсың. Ансамбльнең музыкаль төркеме, оркестры, ягъни Музыка берләштерә хорны да, биючеләрне дә, солистларны да. Иң беренче — музыка. Оркестр — берләштерә торган үзәк.

- Сез холкыгыз белән бик йомшак кешегә охшагансыз, ә башкарган вазифагыз таләпчәнлек сорый бит...
 
- Мине таләпчән генә түгел, «сверхталәпчән» диләр. Башкача булмый. Бер тапкыр күз йомып калсаң, икенчегә, өченчегә китә. Кеше белән эшләү бик авыр. Монда бит коллектив, син ишекнең йә бу, йә теге ягында...
 
- Бүгенге көндә, кызганыч, гармунда татарга хас милли, халыкчан итеп уйнау традициясе югала бара. Борынгыдан килгән алымнар билгеле бер дәрәҗәдә сезнең оркестрда саклана кебек. Шушы урында сүзне туган авылыгыз — Балтач районының Сосна авылына таба борасы килә. Мәктәп яшенә кадәр Соснада яшәгәнсез бит. Ә бу авыл үзенең атаклы «Сосна чабатасы» биюе белән дан тота. Җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры Раилә Мөхәммәтхан кызы Гарипова нәкъ менә сезнең авыл материалы нигезендә «Сосна чабатасы» биюен дә куйды бит әле. Соснада бүгенге көндә дә менә дигән гармунчылар, биючеләр бар. Сезнең гармунчы булып китүегездә дә, гомумән, тормышыгызны Җыр һәм бию ансамбле белән бәйләвегездә дә, мөгаен, туган авылыгызның йогынтысы бардыр әле.
 
- Әлбәттә шулай. Дөньяга күз ачыла башлаган малайлык елларым Соснада узды. Иң кызык чаклар. Һәр нәрсәгә ис китә, һәр әйбер ачыш бит ул чорда. Кызганыч, бабам Мостафа мин туганчы дөньядан китеп барган булган, миңа ул да бик күп нәрсә биргән булыр иде. Беренче Бөтендөнья сугышыннан пыяла кисә торган алмаз алып кайта бабай. Һәм тирә-якка «Пыялачы Мостафа» булып таныла. Ул алмазны күз карасы кебек саклыйлар иде. Аннары, бабайның авылда бик зур алма бакчасы була. Немецлар Беренче Бөтендөнья сугышында газ коралы кулланалар бит. Бабай сугыштан газ белән агуланып, саулыгын бик нык какшатып кайта. Һәм, үпкәсе череп, 48 яшендә дөньядан китеп тә бара. Боларны миңа әни сөйли иде инде.
 
Соснадан биш-алты чакырым арадагы өч-дүрт авылда туганнар чәчелеп яши. Яшь вакыт — бер авылдан икенчесенә тәпи-тәпи йөгерә идек. Исмәгыйль абыемның гармуны бар иде —ул чакта гармун бик сирәк кешедә. Минем авылда яшәгән чак әле бу. Абый да, Рәмзия апа да эшкә китә, мин рәхәтләнеп гармун уйнап утырам. Аннары әнием үземә дә гармун сатып алды. Шуннан китте инде. Авылда бит ел саен Сабантуй, Кичке уеннар... Менә шунда кызлар-егетләр җыела. Бездә «Гармун көрәштерү» дигән бәйге бар иде. Бер «Авыл көе»н җиде кеше уйный икән — җидесе җиде төрле уйный. Аннары җиңүчене сайлыйлар. Сайлауда шул ук гармунчылар да катнаша: «Менә Гарәфетдин, мәсәлән, болай уйнады. Синең кебек түгел, синең уйнау пүчтәк ул». Гарәфи абый берьюлы уйный да, бии дә, җырлый да иде.
 
Балтач Сабан туе безнең Сосна авылының түбәноч болынында, Шушма буенда уза иде. Сабан туе — халык бәйрәме инде ул. Анда бөтен тирә-як авыллардан җыелып киләләр иде. Иң матур киемнәрне киеп, атларга кыңгыраулар тагып, гармуннарга яулыклар бәйләп юл буйлап килә алар. Менә шунда Гарәфи абый, авыл егетләрен ияртеп, уйнап-җырлап-биеп алдан бара. Мин Гарәфи абый кебек булдыра алмый идем, әмма гомер буе аның кебек уйнарга тырыштым. Уйнау техникасы да үзгәрде. Бишенче бармак та кереп китте — болай уйнарга рәсми рәвештә югары уку йортларында да өйрәтә башладылар.
 
 
Хәзер баянда, гармунда өйрәтү алымнары башкача бит инде. Мин, әйткәнемчә, ул алымнарны әнә шул Гарәфетдин абзый кебекләрдән алдым. Бик күп конкурсларга чакыралар иде, «Уйнагыз, гармуннар!» конкурсына комиссиягә дә, менә шулардан да бөртекләп җыелган. Минем вазифам — хәтердә ничек калган, башыннан азагына хәтле нотага салып бирү, штрихларына кадәр... Һәм шуның нигезендә башкару. Иң беренче үзем утырып биш-алты тапкыр уйныйм, аннары миңа калганнар иярә. «Рәшит абый, синең артыңнан уйнап булмый, син тагын икенче төрле уйнадың», — диләр алар миңа. «Мин «балыгын» гына уйнап күрсәтәм, калганын шуның нигезендә үзегез импровизировать итеп уйныйсыз», — дим. Элегрәк музыкантлар арасында: «А зачем нам это нужно? Зачем эти гармошки?» — диючеләр бар иде, хәзер андыйлар юк, сөенеп туя алмыйм. Фильтр аша үткәрдек.
 
- Сез, Гали Җәмлиханов кебек, кечкенә гармуннарда да уйныйсыз. Үзегезне аның укучысы дип саныйсызмы?
 
- Әлбәттә. Ничектер кечкенә гармуннар белән кызыксынып киттем. Саратов гармунында да, тальянда да уйнагач, әлләни авырлыгы юк иде — күрекләрен тартканда — бер, җыйганда икенче тавыш. Гали абыйга да, Заһит абыйга да мин аккомпанировать итә торган идем. Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе булып эшләгәндә, Заһит Хәбибуллин бөтен концертта катнаша иде. Гали Җәмлиханов лекторий бүлегендә эшләде. Мине дә шунда алдылар. Әлфия Галимова, Гали Ильясов, Наҗия Теркулова, Айрат Арсланов, Азат Аббасов, Зифа Басыйровалар эшли иде әле бу вакытта. Башта үземнең гармуннарым юк иде, гастрольләрдә йөргәндә Гали Җәмлихановтан алып тора идем. Киттем скрипкага да, гармунга да мөкиббән Фәйзи Биккининнарга. Фәйзи абый ул чакта мәрхүм инде. Хатыны Сара апа янына 5-6 тапкыр барганмындыр — юк, сатмый Фәйзи абыйның гармуннарын! Аптырагач, Гали абый белән барып: «Сара, уйнамасалар гармуннар үләләр бит алар», — дип, ул үгетләде. Миндә ул чакта Урал мотоциклы бар иде, шуны сатып, Фәйзи абыйның 13 гармунын алып кайттым.
 
- Гармуннар коллекциягез шуннан башландымы инде?
 
- Шулайдыр. Анда 13 кечкенә гармун иде — 4, 5, 7, 10, 12 теллеләр, баянчик һәм инглиз концертиносы. Системасын белмәгәч, ул концертинода уйнавы читенрәк булды. Англия, Ирландиядә булганда уйнап җибәргән идем, исләре китте. Татарда аңарда миннән башка беркем дә уйнамый бугай хәзер. Миндә ике бонданьон, фисгармония дә бар. Гомумән алсак, 80нән артык гармун, төрлесеннән... Бүген мине бер генә сорау борчый: миннән соң аларны кая куярлар икән? Нишләп бетәр ул коллекция миннән башка? Аяныч, беркем кирәксенми. Миңа моны әйтүе дә бик авыр. Өч-дүрт җирдә ул гармуннар хәзер: өйдә, гаражда, кызымның фатирында, күрше-күләннәрдә...
 
- Сезне генә түгел, бүген бу коллекциядән хәбәрдар бик күпләрне борчыган әлеге мәсьәләнең чишелешен якын киләчәктә күрергә насыйп булсын дигән теләктә калыйк... Сез дирижер, музыкант-башкаручы гына түгел, композитор да бит әле — иҗат иткән байтак әсәрләрегез бар. Музыка яза башлавыгызга бию көйләренә кытлык сәбәп булдымы?
 
- Әйе, шулай. Балетмейстерлар — атаклы Фәйзи Гаскәров, Гай Таһиров, Мәскәүдән дә киләләр иде әле тагын, сиңа әйтә: «Ты мне сыграй что-нибудь такое... шушындый, шушындый булсын...» Шул моментта нәрсәдер табарга кирәк. Аңа хәзерге минутта кирәк — бетте-китте. Менә шулай музыкант композиторга әйләнә, һәрхәлдә, минем очракта шулай килеп чыкты. Минем өйдә «нәрсә языйм икән» дип уйланып утырганым булмады, үзеннән-үзе килеп чыга иде, каян килеп чыкканын белмисең дә син аның. Әмма мин үземне композитор дип әйтә алмыйм. Бу бик зур дәрәҗә. Хәзер кая карама — бар да композитор. Мин бию төркеменә, хор өчен музыка язам. Казанның меңъеллыгында «Идел турында җыр» яңгырады — көен дә, сүзләрен дә үзем язган идем. Минем иң популяр әсәрем — «Казан кызлары биюе». Бу әсәр ансамбльнең визит карточкасы булып калды.

- Сезне башка җирләргә эшкә чакырулар күп булгандыр?
 
- Кая гына чакырмадылар: Валентин Левашов Пятницкий исемендәге хорга чакырды, Борис Кучугуров Казанга килеп өч көн: «Әйдә Оренбург хорына!» — дип үгетләде, Төньяк Осетиянең «Алан» ансамбленә чакырдылар. 1973 елда Рәсәй күләмендә оештырылган конкурста 81 баянчы арасында 3 нче урын алгач, Мәскәүнең «Березка» ансамбленнән Надежда Надеждина да чакырды. Мин барыбер Казаныма, халкыма, үземнең ансамблемә тугры калдым. Дөрес юлны сайлаганыма әле дә сөенеп яшим. Пенсиядә булсам да, һаман эшлим.
 
- Алма агачыннан ерак төшми, ди халык. Балаларыгыз да сәнгать юлында дип беләбез.
 
- Әйе, улым Искәндәр тавыш режиссеры; олы кызым Әдилә консерваториянең бишенче курсында укый, Татар дәүләт опера һәм балет театры оркестрында гобойда уйный, инде берничә конкурс лауреаты; кызым Ләйсән белән оныгым Сөмбел биючеләр; икенче кызым Айсылу Р.Яхин исемендәге 3нче музыка мәктәбендә укый, флейтада уйный.
 
Кыскасы, сәнгатьтә Мостафиннар династиясе дәвам итә.

---
Түгәрәк уен
№ --- | 09.12.2018
Түгәрәк уен печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»