поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
08.12.2018 Язмыш

Үлем турында шаярып та сөйләшмә: 45кә үлеп бетәрбез инде дидем

Гарәпләрдә шундый әйтем бар: “Барысы да вакыттан куркалар, ә вакыт пирамидалардан курка”, – диләр. Әйе, вакыт үтү белән бөтен нәрсә үзгәрә. Кешеләр дә, аларның гадәтләре, йөзләре, холыклары –бар да үзгәрә. Вакыт төрле кешегә төрлечә тәэсир итә.

Мин менә шул гарәпләрнең әйтемнәренә өстәп шуны әйтер идем: вакыт бер-берсен яраткан парларның бер-берсенә биргән вәгъдәләренә тәэсир итә алмый, үзгәртә алмый. Аларны үлем белән генә аера ала. Мин үземнең 40 елга якын бергә гомер иткән тормыш иптәшем Ралиягә сезнең гәзит аша бөтен рәхмәтләремне белдерәсем килә. Мин аңа бер вакытта да чәчәк бәйләмнәре бүләк итә алмадым. Иткән булсам да, ул чәчәкләр күптән саргаеп юкка чыккан булырлар иде. Әгәр сез бу хатымны бастыра алсагыз, сезнең гәзитегез вакытлар үтү белән саргайса да тормыш иптәшемнең сандык төбендә юкка чыкмыйча озак еллар сакланыр.
 
Җәй аеның матур көннәренең берсе иде. Өй янында бакчада эшләп йөргәндә телефон шалтырады. Сыйныфташ дустым Болгар егете Рамил икән. Исәнлек-саулык сорашкач ул, “Менә Фидрат, син мәктәпне тәмамлап 45 ел үтүгә үлеп бетәрбез, дигән идең. Әле исәнбез бит. Мин сыйныфташларның очрашуын оештырып йөрим, кайта алырсың бит”, – диде. Рамил, эшләрең изге, Аллаһ бирса кайтырбыз, дип саубуллаштым да уйга чумдым.
 
Әйе, әнкәй мәрхүмә әйтә иде, улым, үлем турында шаярып та сөйләшмә, дип. Сыйныфташлар белән 5 ел саен очрашып тордык. 45 елга үлеп бетәрбез инде дип әйттем шул. Ник әйттем икән шул сүзләрне, Ходаем. Февраль аенда каты чирләп Уфага дәваханәгә салдылар. 10 көн буе аңыма килә алмыйча ятканмын. 10 көннән соң аңыма килгәч, Ходайның барлыгына чынлап ышандым. Табибларга зур рәхмәт, бигрәк тә баш табибка зур рәхмәт, аның кушуы буенча минем хәлем турында 2 сәгать саен аңа хәбәр итеп торганнар. Иң зур рәхмәтләрем үземнең тормыш иптәшем, Ралия Фәһимҗан кызына. Айлар буена аяк очларында утырып мине тәрбияләде. Әйе, тормышымда ул минем нык таянычым булды. Аңа җаным белән генә түгел, тәнем белән дә ышандым. Шуңа да мин дәваханәдән балаларга да, бертуган энекәшемә дә түгел, ә аңа таянып чыктым. Үксеп еламаска тырышып, күздән аккан яшьләрне балалар күрмәсен, дип, башны югары тотып, апрель кояшына шатланып иреннәрне тешләп, кайтыр юлга таба атладык.
 
Булачак тормыш иптәшем белән без Бәләбәйдә укыганда таныштык. Мин армиядән хезмәт итеп кайткач Бәләбәй авыл хуҗалыгы техникумына укырга кердем. Әле бүгенгедәй истә. Иптәш егет Зөфәр белән кинотеатрдан “ZORRO” исемле бик яхшы кино карап чыктык. Кино безнең күңелләрне күтәреп җибәрде. Шуңадыр бездән алдан култыклашып кайткан ике кызга сүз каттык. Кызлар икесе дә безгә елмайдылар. Яшьләр, матурлар. 42 ел вакыт үтсә дә елмаюлары әле дә күз алдымда. Аларны узып киткәч ниндидер көч “Фидрат, борыл” дигәндәй булды. Зөфәр, әйдәле кызлар янына йөгерик, дидем. Барысы да урыс капкалы өйләр. Кайсына кереп киттеләр, дип эзли башладык. Ноябрь аенда йомшак кына кар эзләрне каплап киткән. Шулай да бер капка төбендә ике эз күрдек. Ишек шакыгач кызлар чыктылар. Күлмәкчән генә чыккан зифа буйлы, озын толымлы кызлар матур елмаюлары белән гашыйк иттеләр. “Егетләр, без педагогия училищесында укыйбыз, монда фатирда торабыз. Чынлап танышасыгыз килсә, иртәгә килегез. Безгә өйгә керергә кирәк, юкса әби ачулана”,– дип кереп киттеләр. Икенче көнне көтеп алдык. Зөфәр белән кызлар янына төшеп киттек. Өйдән чакырып чыгаргач кызлар күпмедер вакыт ни эшләргә белмичә безнең күзләргә карап тордылар, каушап булса да кинога барырга ризалаштылар. “Девон” кинотеатрына кереп кино карый башлагач, иптәш егеткә “ым” белән әйдә урыннарны алышып утырыйк дидем дә күчтек. Кызлар уртада без икебез ике якта. Ул вакытта кино карау юк инде, күзләр кызларда гына. Кинодан чыккач мин үземә ошаган кыз белән, Зөфәр аның иптәше белән атлап киттек. Култыклатмады, кулны сугып кына төшерде. Таныштык, исеме Ралия. Балтач районы кызы булып чыкты. Әле үзенә 18 яшь тә тулмаган. Ә мин армиядән кайткан 21 яшьлек егет. Күпмедер йөргәч капка төбенә килеп туктадык. Әлеге шул марҗа карчыгы ачуланыр, дип инде ашыкты. Кереп китер алдыннан Ралиядән иртәгә килергә буламы дип сорадым. Ул үз чиратында: “Әйт әле нигә кинода урыннарыгызны алышып утырдыгыз иптәш егетең белән?” – диде. Мин нәрсә уйларга да белмичә, нигә алышмаска идеме дип сорадым. Ул, “юк, әгәр алышып утырмаган булсагыз, иртәгә килмә” дип әйткән булыр идем, диде дә йөгереп кереп китте. Мин ул вакытта күлмәк якасыннан күренеп торган матрос тельняшкасы аңа тәэсир иткән дип уйлаган идем. Яшь чак шул. Эш тельняшкада гына булмаган шул.
 
Шулай без булачак тормыш иптәшем белән 2 ел, гомерләребезнең иң матур чакларын әле дә сагынып сөйләрлек итеп бергә үткәрдек. Матур иде ул чаклар, әткәй-әңкәйләр исәннәр, үзебез яшь, алда тагын да озын гомерләр барлыгын белә идек. Көлсәк кычкырып, күздән яшьләр чыкканчы көлә идек. Кызның шулкадәр акыллы булуы, миннән яшь булса да, мине чынлап үзенә гашыйк итте. 2 елдан соң ул кулына диплом алгач аны югалтасы килмичә өйләнешергә тәкъдим ясадым. Ул, әйдә бер-беребезне сынап карыйк, бер елдан соң өйләнешербез, диде.
 
Бәләбәйдән озатканда Аксаковага кадәр башны иеп озата бардым да поездга утыртып җибәрдем. Үзем тулай торакка кайткач, идәндә тәгәри-тәгәри еладым. Юк, аны югалттым дип түгел. Шушы бергә булган ике елның ике көн кебек үтеп киткәненә еладым. Нинди генә матур хатирәләр, нинди генә матур хисләр, нинди генә матур хыяллар булмады шул ике елда. Ул хисләр бер-берсен чынлап яратканга гына биреләдер шул.. Их...
Үзем 4 айдан диплом алгач өйгә дә кайтып тормыйча, Бәләбәйдән Балтачка киттем. Эзләп таптым ул авылны. Урман эчендә урнашкан бәләкәй генә бик матур авыл иде. Хәзер ул авылның Яңа Тушкыр дигән исеме белән сирәк кенә, сүтелеп бетмәгән өйләре генә калган. Булачак бабай әзрәк “Вермуд” эчкәч (элек шундый вино бар иде) – “Нәрсә, сезнең якта кызлар юкмыни?” дип сөйләнә башлаган иде дә, әнисе тиз генә авызын япты. Әйе баланың бигрәк тә кыз баланың акыллы, кем булып үсүе әнидән торганын мин шунда аңладым. Үземнең әнкәй миңа, балакаем, үзеңнең булачак хатыныңны үзең сайлыйсың, без кысылмыйбыз. Шулай да без белергә тиешбез, безгә нинди гаилә кушыла бит, диде. “Әнкәй, курыкма, әнисен күрдем, әнисенә ошаган кыз да яхшы булыр”, дидем.
 
Бер ел мин үзебездә эшләдем, Ралия күрше авылларында мәктәптә укытты. Мин еш кына аның янына барып йөрдем. Бер елдан соң матур итеп туйлар ясап өйләнештек...
 
Минем шулай уйланып утырганымны тәрәзәдән күреп иптәшем өйдән килеп чыкты. “Фидрат, әллә берәр җирең авыртамы?”– ди. “Юк, чак кына хәл җыярга булдым”,– дидем. 
 
Сабакташлар белән очрашырга айга якын вакыт бар дип йөри идем. Очрашу көне килеп тә җитте. Билгеләнгән көнне очрашуга кайтырга чыктык. 150 чакрым кайтасы бар. Рульдә дә сакланып кына кайттым. Беренчеләрдән булып без мәктәп янына килеп туктадык. Әкренләп җыелышып беттек. 1973 елны без мәктәпне өч сыйныф – 100 дән артык бала тәмамладык. Безнең 10 “Б” сыйныфында 35 укучы идек. Шуларның 20-се кайткан, яхшы булды. 90 яшенә якынлашып килгән Фәридә апа, безнең сыйныф җитәкчебез, ул да, Аллаһка шөкер, исән-сау әле. Мәктәптә туйганчы сөйләшеп, елашып, көлешеп, кафега җыелдык. Һәрберебез басып үзебез турында сөйли башладык. Мин сүзләремне шулай дип тәмамладым: “35 еллыкта әйткән сүзләрем өчен гафу үтенәм. Аллага шөкер барыбыз да исән-саубыз.
 
Яраткан тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың белән бергә дөньяга шөкер итеп яшәүләргә ни җитә. Алдагы елларда да исән-имин булып 50 елны да каршыларга насыйп итсен иде”.
 
Фидрат Маннанов.
Нефтекама.

---
Өмет
№ --- | 07.12.2018
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»