поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
07.12.2018 Мәдәният

Кеше китə, җыры кала

Минем шигырь– дүрт көпшəле мылтык,
Оста ата белəм– мəргəн кебек!
Көпшəлəрдəн лəкин ядрə түгел,
Сүз коела энҗе-мəрҗəн кебек!
Ə.Саттар.

Үзенең тутыкмас калəме һəм үткен акылы, зирəк карашы һəм үзенчəлекле таланты, җор теле һəм образлы фикерлəү сəлəте белəн рус һəм татар теллəрендə мəгънəле шигырьлəр иҗат иткəн, популяр романслар язган һəм тирəн эзле тормыш юлы үткəн күренекле якташыбыз Əхмəт САТТАРны мəскəүле миллəттəшлəребез25 ноябрьдə зурлап искə алдылар.
 
Ул, кызганычка, ничектер сизелми генə суга төшеп югалгандай булды һəм шуңа без аны арабызда дип хис итəбез, менə хəзер килеп керер дə, егетлəрчə сəламен биреп, кызу гына гəп сата башлар төсле тоела», - диде шушы истəлек чарасының төп оештыручысы һəм спонсоры, сценариесен төзүчесе һəм тавыш режиссеры Рафик Вəлитов, безне– шагыйрьнең туган авылы Кочко-Пожардан махсус кунаклар булып килүчелəрне кар-шылаганда. Татарстанның атказанган мəдəният хезмəткəре, Россия һəм Татарстан язучылар союзы, халыкара журналистлар федерациясе əгъзасы, М.Ломоносов һəм Һ.Такташ премиялəре лауреаты, шигъри китаплар һəм публицистик мəкалəлəр авторы, “Туган як” газетасының якын дусты һəм тугры яздырып алучысы Əхмəт ага Саттарга багышланган “Истəлек кичəсе”н Мəскəүнең тарихи булган Асадуллаев йортында Россиянең атказанган артисты Илдар Шиһапов белəн Татарстанның ат-казанган артисткасы Алмаз Юси (Зөлфия Хəсəнова) алып бардылар. Алар, чиратлашып, татар һəм рус телендə шагыйрьнең тормыш юлы һəм күпкырлы иҗаты, əдəби казанышлары һəм миллəтпəрвəр шəхеслеге турында сөйлəделəр.
 
 
Безнең татарларга хас булганча, бу кичə дə хəтем-дога белəн башланды. Мəскəүнең Тарихи мəчет имамы Руфат хəзрəт Əхмəтҗан залда утырган газиз дин кардəшлəренə ислам кануннары буенча Аллаһы Тəгалəнең сəламен, рəхмəтен ирештерде, бəрəкəтен телəде.
 
- Күренекле авылдашым, атаклы татар шагыйре һəм ифрат та иҗади күңелле талант иясе динебезгə дə олы хөрмəт белəн карады, ерак сəфəрлəргə чыкканда хəер-садакасын да бирде, намазын да укыды, бөек Рамазан аебызның күркəмлеген сурəтлəгəн, мəгънəсен аңлаткан əсəрлəр дə иҗат итте. Уңае чыкканда җомга намазын укырга мəчеткə йөрде. Газиз халкы өчен фани дөньялыкта изге гамəллəр кылып, Аллаһы хозурына киткəннəн соң да аның хезмəтеннəн файдаланабыз икəн, димəк, безнең əҗер-саваплар исəбенə бу бəндəнең бакый дөньяда да рухы шат булыр, ə мəңгелек йортын иман нуры яктыртып торыр. Безнең Əхмəт ага Саттар нəкъ шундый изге хезмəт кылып калдырган Аллаһы бəндəлəреннəн, чөнки аның сүзлəренə иҗат ителгəн җырлар бүген дə яңгырый, ə шигырьлəре актуаль булып тора, - дип сөйлəде Руфат хəзрəт һəм Коръəн сүрəсе укып, кичə сəбəпчесенə хəтем-догасын багышлады. Беренче булып
 
Əхмəт абыйның сүзлəренə язылган“Азатлык чишмəсе” җырын Мөтеравылның яшь таланты, Халыкара “Татар моңы” телевизион конкурсы лау-реаты Ринат Закиров башкарды. Ялгышмасак, бу шигырьне Əхмəт абый чүмбəлилелəр үтенече бу-енча иҗат иткəн булса кирəк, чөнки дистə еллар моннан элек Чүмбəлинең мəрхəмəтле егете Марат Низамов гасырлардан гасырга яшəү чыганагы булып торган шушы коены яңартты, аңа“Азатлык” исеме бирелде һəм тантаналы рəвештə ачылды. Бу юлларның авторына да ул чактагы тарихи вакыйгада катнашу бəхете елмайган иде.
 
Ерак юлны якын итеп килгəн кунакларның берсе, шагыйрьнең туган авылы йортында урнашкан музейны карап торучы Фаилə апа Курамшина үз чыгышында күбрəк Əхмəт абый белəн уртак башкарган эшлəре, планнары турында сөйлəде.
 
 
- Авылга килгəн саен Əхмəт абый мəктəпкə кермичə кайтып китми иде. Аның вакыты кысынкы булса да, һəрдаим мəктəп коллективы һəм актив укучылар белəн бик телəп очрашты, перспектив уй-хыяллары белəн уртаклашты. Кайвакытта шалтыратып та хəллəр белешə иде, аеруча мəктəпнең юкка чыгуына нык кайгырды, - диде элекке мəктəпнең директоры һəм татар теле укытучысы Фаилə Бакиевна. Ə нотыгының ахырында Əхмəт абыйны шулай зурлап искə алучылар адресына олы рəхмəтлəрен белдерде һəм Кочко-Пожарның гимнына əверелгəн “Ялгыз агач” җырының сүзлəрен шигъри формада яңгыратты.
 
Аннары сəхнəгə Россиянең һəм Татарстанның атказанган артисты Наилə Фатехова чыкты, җылы хатирəлəр белəн Əхмəт абыйны искə алды һəм: “Аның белəн дустанə мөнəсəбəтлəрдə торганыма чиксез шатмын”, - диде.
 
Шуннан соң Əхмəт абыйның“Туган ягым” шигыренə язган җырын башкарды.Алып баручылар Əхмəт абыйның тəрҗемəсендə герой-шагыйрь Муса Җəлилнең 1941 елда язылган “Ал чəчəклəр” һəм“Бəйрəм җыры” əсəрлəре 2017 елда рус əдəбияты энциклопедиясенə кергəнен əйткəч, сəхнəгə якташыбызның дустын, Россия язучылар союзы əгъзасы шагыйрь Азат Газиз улы Мухамедовны чакырдылар. Ул 10 ел дəвамында безнең Əхмəт абый белəн таныш булуы белəн горурланганын белдерде, аның ике тел-ле чын шагыйрь булуын раслаган мисаллар китерде, шигырьлəрен укыды һəм Əхмəт Саттар иҗатында һəм тормышында хатын-кыз темасы аерым бер урын билəп торга-нын шаян төсмердə исбатлады.“Мирас” фольклор ансамбле башкарган“Серле күзлəр” җырында əйдəп баручы солист Рафик Вəлитов булса, əлеге хор“Ялгыз агач” җырын Индира Сəгъдиева җитəкчелегендə тамашачы игъ-тибарына тəкъдим итте. “Медина” триосы Əхмəт абыйның “Рамазан” һəм“Корбан бəйрəм”е исемле рухи əсəрлəрен күңелгə үтəрлек итеп башкарды.
 
2008 елдан Əхмəт ага Саттар Горький исемендəге киностудиянең профессиональ актерлар исəбенə кертелə һəм“Королевская регата”, “Приключения солдата Ивана Чон-кина”, “Ермак”, “Медвежий угол”, “Иван Грозный”, “Утомленные солнцем-2”, “Сокровища озера Кабан” һəм “Чрезвычайная ситуация” фильмнарында уйный.Илдар Шиһапов аңлатканча, Ленинны иң шəп язучы атаклы рəссам Əхмəт Китаев адашының да портретын ясый һəм ул картина шедевр буларак бүген Одессаның дəүлəт музеенда саклана икəн. Мəскəүнең “Тальян” татар ансамбле солисты, Татарстанныңатказанган артисткасы Əлфинə Əхмəтҗан рус телендə бик тə үтемле итеп һəм профессиональ
 
дəрəҗəдə Əхмəт абый сүзлəренə Рөстəм Яхин язган “Ты любовь моя поздняя” җырын башкарды, ə шул көннəрдə генə Татарстанның атказанган мəдəният хезмəткəреисеменə лаек булган Наилə Дусметова Əхмəт абыйның “Седые солдатки” əсəрен зур осталык белəн җырлады. Шуннан соң экраннан тын алмыйча Хания Фəрхинең башкаруында Əхмəт абыйның “Төньяк җыры”н тыңладык. 1960 елдан алып1972 елга кадəр Əхмəт Саттар Кремльдə 100 кешелек махсус төркемнең баш метрдотеле булып эшли, шул чорда ил башлыклары Никита Хрущевка һəм Леонид Брежневка, Мəскəүгə кунакка килгəн күп санлы чит ил президентларына хезмəт күрсəтə. Аннары якташыбыз по-пуляр калəмдəше һəм хезмəттəше – театр һəм кино актеры, автор-башкаручы Владимир Высоцкий белəн якыннан таныша, хəтта Владимир Семеновичның аның өендə кунып калган очраклары да булган.
 
Əлеге юллар авторы– “Туган як” газетасы редакторы һəм истəлек кичəсе сəбəпчесенең яхшы танышы һəм авылдашы буларак, барча газета укучыларыбыз исеменнəн мəскəүле якташларга җылы сəламнəр ирештерде, Əхмəт абыйның“Туган як” газетасы белəн нинди мөгамəлəдə булуы турында кыскача сөйлəде һəм килəсе елларда, һич югында юбилейлы елларына багышланган шушындый хəтер чараларын туган авылында уздыру ягын карарга кирəк дигəн тəкъдим ясады, музеен да яңартылган авыл клубы бинасына күчерə алсак, Əхмəт абыйның исемен мəңгелəштерүдə бу алым күпкə уңышлырак булыр иде, диде. Юл уңаеннан шуларын да əйтеп үтəсем килə, мəскəүле якташ-миллəттəшлəребезгə бүлəк итеп “Туган як”ның дистəлəп калган элекке саннарын һəм əле яңа гына “табадан пешеп төшкəн” һəм 2019 елга караган төсле матур кален-дарьларыбызны алып барган идек. Басма матбугатка сорау зур булып чыкты һəм “Истəлек кичəсе” башланганчы ук алар таралып бетте.
 
Ə бу хəтер чарасы Əхмəт абый тарафыннан иҗат ителгəн, Наилə ханым Фатехова башкаруында Нижгар татарлары гимнына əверелгəн “Нижгарларым” җырын күмəк баш-кару белəн тəмамланды. Əмма лəкин Мəскəү татар мəдəнияте үзəге дирекциясе исəбенə корылган табын артында фикер алышу əле тар түгəрəктə дəвам итте.
 
Шунда Əхмəт абыйның төгəл туган елы һəм көне турында да сүз чыкты. Фаилə апа мəрхүмнең кыз туганы Разия ханымнан ул даталарны белешергə булды һəм бүген шик-сез əйтə алабыз: Əхмəт Саттар 1935 елның17 октябрендə туа һəм 2018 елның14 июнендə Анапада вафат була, 17 июньдə туган авылы Кочко-Пожар каберлеклəрендə җиргə куела.
 
Бу көнне Əхмəт абыйның рухы аеруча шат булгандыр, чөнки һəр чыгышта, һəр əңгəмəдə аның казанышлары, иҗат җимешлəре турында сүз барды. Бар куəтенə һəм көченə, бар сəлəтен һəм талантын эшкə җигеп газиз халкы өчен хезмəт иткəн, бар гомерен миллəтенə багышлаган Əхмəт ага Саттарны бөек миллəтпəрвəр шəхеслəребезнең бер могиканы дип өздереп əйтергə мөмкин. Əйе шул, аның кебек күренекле аксакалларыбыз безнең арадан бер-бер артлы китеп бара, ə аларга алмаш əлегə күренми.
 
Шуңа безнең төп бурыч– буыннар бəйлəнешен тəэмин итеп, бөек шəхеслəребез үрнəгендə килəчəк буынны тəрбиялəү.
 

Олег ӘНДӘРҖӘНОВ
Туган як
№ --- | 07.12.2018
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»