|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.12.2018 Мәдәният
Кариев театры яңа логотип сайлый (ФОТО)Сентябрьдә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры үз стилен уйлап табу буенча конкурс игълан иткән иде. Ноябрьдә логотип сайлап алуның беренче этабы башланды. Конкурска Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы студентларыннан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән 44 эш кабул ителде. Алар арасында экспертлар тарафыннан 16 логотип сайлап алынды. Икенче этапта Кариев театры артистлары һәм хезмәткәрләре үзләренә охшаган логотип өчен тавыш биргәннән соң, финалга 3 лидер чыкты. Хәзерге вакытта театр социаль челтәрләрендә конкурсның өченче этабы бара: анда тамашачылар үзләре җиңүчене сайлый.
Тавышны театрның Вконтакте челтәрендә бирергә мөмкин.
P.S. Театр җитәкчелеге соңгы карарны кабул итү хокукына ия.
--- |
Иң күп укылган
|