|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.12.2018 Җәмгыять
Фаҗигагә очрап инвалид калган Илшат Әкбәров куллары белән могҗиза ясый (ФОТО)1992 елда БМО Генераль ассамблеясе 3 декабрьне Халыкара инвалидлар көне дип игълан итте. Андыйларга карата игътибарыбызны шушы инвалидлар ункөнлеге кысаларында гына күрсәтеп калып чикләнмәсәк иде, алар арасында бит безгә үрнәк булырдай чын талант ияләре дә бар. "Матбугат.ру" укучыларын шундый авыр сынауга дучар булып та, тормышка мәхәббәтен югалтмаган, шул мәхәббәтне картиналарында чагылдырган якташыбыз белән таныштырырга телибез. Балык Бистәсе районы Иске Арыш авылында яшәүче Әкбәров Илшат Сәрвәр улы 2013 елда авариягә очрап 1 группа инвалид булып кала. Ләкин рухы белән сынмый, тормыш өчен җаны-тәне белән көрәшә. Өйләнгән, ике улына үрнәк әти. Тормышка булган мәхәббәтен Илшат үзлегеннән ясаган картиналар аша чагылдыра. Мөмкинлеге чикләнгән гади авыл егете ясаган дияргә тел әйләнми. Бу картиналар чын сәнгать әсәре!
--- |
Иң күп укылган
|