поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
05.12.2018 Җәмгыять

Чәч буйыйм дип... үлә язган

Бүгенге көндә яшьләр дә, олы яшьтәгеләр дә, хәтта ир-егетләр дә чәч буйый. Бәлки шуңа да, чәч буявы бизнесы гөрләп чәчәк ата. Кибетләрдә аларның төрлелегәннән хәтта күзләр камаша. Кызганычка каршы, кайбер буяуларының сәламәтлеккә зур зыян салуы мөмкин. Моңа мисаллар хәттин ашкан. Шуңа бәйле Парижда булган түбәндәге вакыйга күпләребезгә сабак булырлык.

19 яшьлек Эстель исемле кызыкай супермакеттан кара чәч буяуы сатып ала. Буяу чарасына беркетелгән инструкциядә фенилендиамен парына аллергия булу-булмавын тикшереп карарга киңәш ителгән була. Кызыкай тест белән файдалануын- файдаланган, әмма 48 сәгать урынына 30 минут кына көтәргә түземлеге җиткән.
 
Чәчләрен буяганнан соң санаулы минутлар эчендә, кызның баш түбәсе кычытып, шешенә башлый.  Иртән торуга башы 56дан 63 сантиметрга кадәр зурая. Маңгае ике тапкырга шешенүе нәтиҗәсендә башы лампочкага охшап кала. Әнисе дәваханәгә алып бара, әмма анда дарулар язып, өенә кайтарып җибәрәләр.
 
Тагын бер төн үтүгә Эстельнең хәлләре тәмам мөшкелләнеп китә. Тончыга, теле кабара, йөрәге еш-еш тибә башлый. Тагын дәваханәгә алып китәләр. Бу юлы аңа адреналин инъекциясен кадыйлар. Бу төнне кыз табиблар күзәтүе астында кала. Икенче көнне хәлләре яхшыргач, өенә кайтырып җибәрәләр.
 
Керфек озынайтам дип күзсез кала язган кызлар да бар. Канадада яшәүче 20 яшьлек бер кыз күзләренә ясалма керфекләр ябыштыру җилеме аллергия бирүе аркасында күзләрен бик озак ача алмый җәфалана.
 
Ярый ла, безнең мисаллардагы кызлар, матурлык корбанына әверелмичә, исән-сау калганнар. Матурлык хакында уйлаганда, сәламәтлек турында онытып җибәрәбез шул.  
 
Фото: https://pixabay.com

---
Өмет
№ --- | 05.12.2018
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»