поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Бөтен нәрсә артты инде быел.
    – Алай димә, хезмәт хакы артмады.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Октябрь
  • • Миләүшә Шәйхетдинова - актриса
  • • Илдус Якупов - композитор
  • • Празат Исәнбәт (1927-2001) - режиссер
  • • Әнвәр Шәрипов - әдәбият тарихы галиме
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
Архив
 
03.12.2018 Мәдәният

Балаларның хыяллары чынга аша

Казанның “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексында “Игелекле дулкын” Бөтенроссия балалар иҗаты фестиваленең гала-концерты узды. Проект кысаларында күп балаларның хыяллары тормышка ашты.

“Игелекле дулкын” фестивале – Казан Башкарма комитеты белән җырчы, композитор, Россиянең халык артисты Игорь Крутой һәм популяр музыка академиясенең уртак проекты. Фестиваль – сәламәт һәм мөмкинлекләре чикле балаларның уртак иҗат мәйданчыгы булып тора.
 
Сәләтле балаларны котларга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, РФ Президенты каршындагы балалар хокуклары буенча төп вәкиле Анна Кузнецова, фестивальнең генераль продюсеры, композитор Игорь Крутой килде. Шулай ук гала-концертны ачу тантанасында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның фестивальдә катнашучыларга котлау телеграммасы укылды:
 
“Әлбәттә “Игелекле дулкын” Россиянең талантларга бай булуын, бездә мавыгучан, хезмәт сөючән балаларның күп булуын үз күзләребез күрү мөмкинлеге бирә. Алар үз казанышлары белән иҗади яктан үз-үзеңне күрсәтү өчен киртәләр булмавын исбатлый”, — дигән Владимир Путин. Телеграмма текстында Россия Президенты фестиваль финалчыларын һәм җиңүчеләрен котлаган, уңышлар теләгән.
 
Аннан балаларны котларга сүз Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка бирелде.
 
“Игелекле дулкын” фестиваленең исеме үк аның нинди чара икәнлеге хакында сөйли. Беренче чиратта, матди яктан булышуны үз өстенә алган Россия Президентының ярдәм фондына зур рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Бу бәйрәм балаларга үзләрен күрсәтергә һәм сәләтләрен ачарга мөмкинлек бирә. Финалның Казанда узуына без бик шат, Татарстан мондый проектларга һәрвакыт ачык”, — диде ТР Президенты үзенең чыгышында.
 
Аннан концертны фестивальнең генераль продюсеры Игорь Крутой дәвам итте. Ул Казан һәм Татарстан җитәкчелегенә фестивальне оештырганнары өчен рәхмәт белдерде һәм киләсе елда катнашучылар тагын да күбрәк булачагына ышаныч белдерде. “Казанда шундый җылы кабул итүләре өчен бик зур рәхмәт, Президент гранты өчен ил Президентына аерым рәхмәт, шуның аркасында безнең илнең 10 төбәгендә сайлап алу турларын үткәрү мөмкинлеге барлыкка килде. Киләсе елга бу шәһәрләр күбрәк булыр дип өметләнәм, чөнки, кызганычка каршы, һәр шәһәрдә кайгы җитәрлек, һәм без шәһәрләрне күбрәк колачлаган саен, балаларыбызга җылылык күбрәк бирелер”, — дип билгеләде Игорь Крутой.
 
Конкурсның финалына 10 регионнан 130 талантлы бала узды. Бу балаларның һәркайсы җиңү юлында зур адымнар ясады.
 
“Хыялларны үти” дигән сүз — фестивальнең девизы гына түгел, ә яшь талантларны әлеге фестивальга җәлеп итү, һәм һәркайсына үзләрен күрсәтүгә мөмкинлекләр бирүне дә аңлата. Катнашучыларның күбесе, сәламәтлекләре чикләнгән булуга карамастан, югары уңышларга ирешә алган. Шуларның берсе — Самарадан 11 яшьлек Даниил Хачатуров. Ул күп еллар онкология авыруы белән көрәшкән. Һәм әлеге авыру эзсез узмаган – малайның күзләре күрми торган булып калган. Әнисе сүзләре буенча: ”Даниил беркайчан да бирешмәскә өйрәнде, ул бик көчле егет. Үз дигәненә ирешүчән, тырыш. Кайчакта аңарда шулкадәр көч каян килә икән дип үзем дә аптырыйм.”
 
Николай Василенко сәхнәдә үзен иркен тота. Малайның күзләре күрми, әмма иҗатта бернинди чикләнүләр дә юк. 11 яшьлек малайның хыялы-акустик гитарада уйнау һәм безнең вакытның популяр башкаручылары белән танышу. Аның җырлавын зал тын да алмый тоңлады.
 
Бер мең тамашачы алдына Севастопольдән килгән Михаил Непип чыккач, күпләр сүзсез калды. Малайда церебраль паралич. Тик бу бала Сергей Есенинның “Әни хаты” шигырен укыгач, тамашачылар күз яшен тота алмадылар, ә чыгышыннан соң зал аягүрә басып алкышлады. Михаил күптән Игорь Крутой белән очрашырга хыялланган булган һәм аның хыялы бүген чынга ашты.
 
Хәер, фестивальдә катнашкан барлык балаларның да хыяллары чынга ашты. Яшь талантлар Россия эстрадасының танылган артистлары – Филипп Киркоров, Сергей Лазарев, Валерией, Юлия Караулова һәм Динә Гарипова белән бер сәхнәдә чыгыш ясадылар. Артистлар балалар өчен җырлар гына башкарып калмыйча, аларга истәлекле бүләкләр дә тапшырдылар.
 
Балаларның хыяллары гала-концерттан соң да тормышка ашырылачак. Фестивальдә катнашучыларның берсе – Татарстаннан Тимур Фазлыев. Аның хыялы – аякка басу. Әмма әлеге хыялны тормышка ашырыр өчен Германиядә кыйммәтле операция кирәк. Баланың теләге бик тиздән чынга ашачак, чөнки әлеге концертта сатылган билетлар акчасы тулаем Тимурны дәвалауга тотылачак.

---
Идел
№ --- | 03.12.2018
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы