|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.12.2018 Җәмгыять
Нефтекама халкы "канлы" җимешләргә тап булып чаң сугаНефтекама шәһәрендә яшәүчеләр чаң суга: алар урындагы кибетләрнең берсендә сатып алган бананнарының эчендә канга охшаш кызыл таплар барлыгын күреп шаккаткан. Әлбәттә, мондый азыкны беркем дә ашамаган. "Канлы" бананнар хакында халык социаль челтәрләргә язып салган, дип хәбәр итә Кызыл таң. "Сак булыгыз, моның нәрсә белән бәйле икәнен белмибез!" - дигән әлеге күңелсез хәлгә таручылар.
Ә менә азык-төлекнең сыйфатын тикшерү белән шөгыльләнүче оешмалар банандагы кызыл тапларның аларның бактерияләр белән зарарлануы сәбәпле барлыкка килүен билгеләгән.
Бозыла башлаган азык-төлекне ашап агулануың да бик мөмкин, шуңа күрә шикле бананнарны чыгарып ташлау хәерлерәк, әлбәттә.
Фото: new.infoportal.iv сайтыннан
--- |
Иң күп укылган
|