• 11.04 "Микрофонсыз концерт". Казан. БКЗ. 18.00
  • 14.04 "Безнең җыр" иҗат лабораториясенең гала-концерты. Филармония. 18:30
  • 20.04 Вәис Бәйрәмовның иҗат кичәсе.Филармония. 18.30
  • 29.04 Фердинанд Фәтхинең юбилей концерты. Филармония. 18.30
Туган көннәр
  • 01 Апрель Көлкебик Шаянов
  • 01 Апрель Равил Кәримов
  • 01 Апрель Мөнир Мазунов (1918-1987)
  • 01 Апрель Роберт Әхмәтҗанов (1935-2008)
  • 02 Апрель Ренат Акчурин
  • 02 Апрель Эльвира Хамматова
  • 02 Апрель Наил Фәйзетдинов
  • 02 Апрель Ләис Зөлкарнәй
  • 03 Апрель Фидарис Мортазин
  • 03 Апрель Рүзәл Әхмәдиев
  • Казан.Губкина урамында 1 булмэле кв.озак вакытка арендага бирелэ.Барлык унайлыкларда бар.17 мен сум .Собственник. 89534003932
  • Актаныш,ярылган каен утыны сатыла! Телефон:89274777038
  • Ркб ягыннан квартира или булма снимать итабез тел 89393923808
  • Кама Тамагы районы, Сатлыган авылында йорты белэн участок сатыла. Янэшэдэ генэ кул бар, бик матур урында урнашкан. Жире 25 сутый. Тел 89053163640.
  • Авыл күкәе сатам (твыкныкы). 30 күкәйдән башлап бушлай китереп тә бирәм. Бәясе: 10 шт. - 70 сум. Гүзәл 89959816220 Казан).
  • АКТАНЫШТА СЕНЧЕК ХЭМ МАЛ ЧОГЕНДЕРЕ ОРЛЫГЫ САТЫЛА Т 8987413 8346
  • Актаныш.Жалюзи, Рулонные шторы, Москитные сетки (ремонт сеток), рольставни, римские шторы.89375814252 Айдар
  • Актаныш.тонировка бронь авто.89375814252
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Арча районы Курса-почмак авылы уртасында барлык уңайлыклары булган йорт сатам.37 сутый җире бар.Җиләк-җимеш бакчасы 16сут.каралган. тел.89510608150

 

 
Архив
 

               

12.04.2010 «65»

ВАГЫЙЗ АБЫЙ

“Үлем явын куып, туган илебездән,

Тугрылыкны раслый алган Солдат ул”

 

 Менә тагын җир өстенә шатлыклы да, күз яшьле дә, күңелле дә, бәгырьләрне өзәрлек күңелсез дә, сагынычлы да, көенечле дә Җиңү бәйрәме якынлаша. 65 ел инде безнең илебез фашистик Германияне җиңүен бәйрәм итә. 65 ел инде җир йөзе ямьләнә, яшәрә. Бу – үзе бер кеше гомере.

 

 Еллар уза, ә ветераннарның сафлары сирәгәйгәннән сирәгәя бара. Безнең авылда да бары тик бер исән ветеран яши. Соңгы ике елда вафат булган ветераннарның берсе –  Вахитов Вагыйз абый.

 

 Вагыйз абый 1918нче елда Лаеш районы Татар Янтыгы авылында колхозчы гаиләсендә туган. Гаиләдә дүрт баланың –  икенчесе. Кечкенәдән үк белемгә омтыла. 1929 нчы елда авылда мәктәп ачыла һәм Вагыйз абый беренче сыйныфка укырга керә. Ул бик тырыш, сәләтле укучы була. 1936нчы елда җидееллык мәктәпне тәмамлый. Шуннан соң Казанга механик - технология техникумына укырга керә. Монда да ул үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтә. Ләкин ул техникумны тәмамлый алмый. Аны 1939нчы елның көзендә хәрби хезмәткә алалар. Бер ел полк мәктәбендә укый, кече командир исеменә лаек була. Барлык солдатларга да үрнәк була Вагыйз абый. Ләкин аңа хәрби хезмәтне тәмамлап, туган якларына кайтырга насыйп булмый. Вагыйз абый сугышка китеп бара.

 

 Бөек Ватан сугышы... Кайларга гына алып китми кешеләрне. Вагыйз абый хезмәт иткән хәрби частьне дә 1941нче елның 8 нче июлендә вагоннарга төяп фронтка озаталар. "Мәскәүне төнлә үттек. Иртән Вязьма шәһәренә килеп җиттек. Бераз торганнан соң, һавада самолетлар күренде. Унсигез самолет. Ниндидер шомлы, куркыныч тавышлы иде алар. Шуннан соң бомба яудырырга тотындылар. Атлар, кешеләр яна. Аларның үзәк өзгеч әрнүле тавышлары әле дә ишетелеп тора кебек" – дип искә ала иде Вагыйз абый. Бу аның дошман белән беренче очрашуы була.

 

 Вагыйз абый сугышта командир булып хезмәт итә. Аның кул астында ундүрт солдат була. Аларның максаты: дошманны юк итү. Смоленск һәм башка бик күп шәһәрләрне алуда катнаша ул.

 

 Сугышта Вагыйз абыйга үлем белән күзгә күз очрашырга да туры килә. Берсендә снаряд шартлап, башы яралана, ә үзе җир астында кала. Бары тик кулы гына күренеп калган була аның. Сизгер дуслары аны тиз генә казып алалар. Ике сәгатьтән соң гына аңына килә, үлемне җиңә. Ләкин бу соңгысы булмый. Сугышта ул дүрт тапкыр яралана.

 

 Вагыйз абыйны сугыш әсир итә. Монда аңарга фашистларның бөтен әшәкелекләрен күрергә туры килә. Ләкин алар сынмыйлар, сыгылмыйлар. Тиз генә бирелергә дә уйламыйлар. Качарга дигән карарга киләләр. Сигез тапкыр уңышсызлыкка очрыйлар. Ә тугызынчысында хыяллары тормышка аша. Унҗиде кеше фашист "тырнагыннан" качып котыла ала. Шулар арасында Вагыйз абый һәм авылдашы Садриев Гыйльми абый да була. Артларыннан этләр белән куалар. Алда – сазлык. Алтмыш чакрым озынлыктагы сазлыкны бер тәүлек эчендә ерып чыгалар. "Бу – март ае иде. Өстә юеш кием. Тешләр тешкә тия иде", – дип искә ала иде Вагыйз абый. Аннары алар партизаннар белән очрашалар. Ул "Кутузовчылар" отрядында кала. Менә шуннан соң инде Вагыйз абый дошманга каршы партизаннар белән бергә сугыша башлый. Монда ул үзен чын патриот итеп күрсәтә.

 

 Сугыштан ул 1946 елның 15 маенда гына кайта. Армиягә генә киткән егет, олыгаеп, күкрәк тулы орден һәм медальләр белән кайта туган авылына.

 

 Сугыштан соңгы гомерен ул балалар укытуга багышлый. Физика, математика, тарих, физкультура фәннәреннән укучыларга белем бирә.Үз һөнәрен бик ярата, балалар да аны хөрмәт итә..

 

 Булачак тормыш иптәше Рабига апаны да ул мәктәптә очрата. Дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Аларга белем бирәләр, җәмгыятькә кирәкле кешеләр итеп тәрбиялиләр. Иң олы уллары Фәрит абый бүгенге көндә авыл мәдәният йорты директоры булып эшли. Икенчесе – Наил абый ТР эчке эшләр бүлегенең пропаганда бүлегендә хезмәт куя. Гөлсинә апа, Казан шәһәре Идел буе районының 17нче номерлы мәктәбендә директор урынбасары вазыйфасын башкара. Төпчекләре Хәмит абый КЭЗда баш инженер урынбасары булып эшли.

 

 Вахитов Вагыйз абый – зур җәмәгать эшлеклесе була. Ул 30 елдан артык районның алдынгы пропагандисты, озак еллар буе "Кызыл Ялкын" колхозының партоешма секретаре һәм мәктәп профсоюз оешмасы рәисе була.

 

 Шул заманның актив кешесе буларак, партия аңа нинди генә эш тапшырса да, ул җиренә җиткереп башкара. Бар җирдә дә үрнәк була. Хезмәт сөючән, үз-үзенә һәм башкаларга таләпчән, энергияле Вагыйз абый туган авылыбызда хөрмәтле кеше булып яшәде. Ул, исән чагында, мәктәпкә очрашуларга килеп, сугыш турындагы истәлекләре белән уртаклаша иде. Аны олыбыз да, кечебез дә олы ихтирам белән искә алабыз, аның белән горурланабыз.

 

Лаеш районы, Татар Янтыгы.

Айзат НАСЫЙРОВ
Матбугат.ру
№ |
Матбугат.ру печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казанская филармония
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Татаркино
Ханский дом
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Глобэкс промоушен
Dj Radik