|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.11.2018 Криминал
ЮХИДИ хезмәткәрен үтергән җинаятьчене алты елга ирегеннән мәхрүм иттеләр
Бүген Татарстан Югары суды 31 яшьлек Артур Садретдиновны рәшәткә артына озатты. Аны юл-патруль хезмәте инспекторы үлемендә гаепле дип таптылар. Дәүләт гаепләүчесе Артур Садретдиновка карата элегрәк белдерелгән «Хокук саклау органы хезмәткәренең тормышына зыян китерү» һәм «Чит кеше милкенә карата зыян китерү» маддәләре буенча гаепләүләрне «Исерек хәлдәге кешенең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы нәтиҗәсендә саксызлык буенча кеше үлеменә китерү» маддәсенә алыштырырга кирәк дигән карар чыгарды, дип яза Татар-информ.
Нәтиҗәдә, Артур Садретдинов алты елга гомуми режимлы колониягә озатылды һәм ике елга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде.
Исегезгә төшерәбез, 27 апрельдә әлеге ир-ат полицейскийлардан качып төнге шәһәр буйлап «узыш» оештырган. Стритрейсерны туктату өчен патруль машинасы аның юлында «тере калкан» булып баскан. Патруль машинасы БМВ белән бәрелешү нәтиҗәсендә автоинспектор Юрий Матренинның гомере өзелгән. Икенче инспекторның баш мие селкенгән.
--- |
Иң күп укылган
|