|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.11.2018 Мәдәният
Камал театры Ульянда Халыкара фестивальдә катнаша8 декабрьдә Ульян шәһәрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Хәсән Туфан һәм Туфан Миңнуллин әсәрләре буенча режиссер Айдар Җаббаров сәхнәләштергән "Агыла да болыт агыла..." спектаклен тәкъдим итә. Спектакль И.А.Гончаров исемендәге Ульян драма театры сәхнәсендә "Россия дәүләте тарихы. Ватан һәм язмыш" IV Халыкара театр фестивале кысаларында уйнала. Фестивальдә, шулай ук, Кишинев, Минск, Мәскәү, Мытищи, Тверь һәм Ульян шәһәрләреннән театрлар катнаша.
Фестиваль турында:
"Россия дәүләте тарихы. Ватан һәм язмыш" проекты язучы Николай Карамзинның тууына 2016 елда 250 ел тулу уңаеннан үтәчәк бәйрәмнәр турында 2013 елны Президент Владимир Путинның күрсәтмәсе нигезендә барлыкка килә. IV фестиваль Россиядә үтәчәк театр елының прологы булып тора. Фестиваль ачылышына «У Никитских ворот» Мәскәү театрыннан махсус кунак - Россиянең халык артисты Марк Розовский да килде. «Фестивальнең миссиясе – театр сәнгате ярдәмендә илнең тарихи юлын төрле яклап күрсәтү. Театр елында сәнгать, җәмгыять һәм дәүләт мөнәсәбәтләре, тарихи хәтер һәм заман тәкъдимнәре дискуссияләрнең сәбәпчесе булып әверелергә тиеш», - диде фестиваль ачылышында Ульян драма театры директоры Наталья Никонорова.
Спектакль хакында:
Яшь режиссер Айдар Җаббаров, С.В.Женовач режиссерлык курсының IV курс студенты (РИТИ-ГИТИС). Беренче адымнарыннан алып, аны һөнәренең формалык иҗаты, шигъри театр, сүз һәм ишарә сәнгате кызыксындыра. Үзенең педагогы Илгиз Зәйниевның бөек татар шагыйре хатлары һәм шигырьләре буенча куелган «DERDMEND» спектакле режиссеры ассистенты итеп алына, мөстәкыйль рәвештә шагыйрь Газинур Морат текстлары буенча спектакль куя. “Агыла да болыт, агыла” диплом алды спектаклен яшь режиссер бөек татар шагыйре Хәсән Туфанга багышлый. Спектакль нигезендә Туфанның Новосибирскта сөргендә язылган шигырьләре ята. Шигырь текстлары Туфан Миңнуллинның биографик пьесасы эпизодлары буенча тезелгән. Спектакльнең төп темасы итеп ялгызлык, туган якны өзелеп сагыну тора. Шагыйрь мәңгегә сөргенлеккә эләгә, туган ягына әйләнеп кайта алмавы аның күңелен әрнетә. Хәсән Туфанның шигырь юллары аның кайгы-хәсрәтен, үткәнен, бүгенгесен берләштерә һәм киләчәккә илтә.
--- |
Иң күп укылган
|