поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
30.11.2018 Мәдәният

Татар Моклокасында тантана

Узган атна азагында Татар Моклокасында бер дигән балалар мәйданчыгын тантаналы ачу чарасында катнашып кайттык, моклокалыларның шатлыкларын бүлешеп, бәйрәм өлеше алдык. Авылның киләчәк буынына шушындый искиткеч бүләкне хәлле һәм мәрхәмәтле авылдашлары Наил Билялетдинов ярдәме белән “Җирле инициативаларга булышлык» өлкә программасы кысаларында төзегәннәр. Бу хакта авыл башлыгы Салех Щегалев сөйләде.

“Туган авылыбызны төзекләндерүдә һәм матур итүдә планнар күп, хыяллар зурдан. Әмма күп очракта теләкләр мөмкинлекләр белән тәңгәл килми шул. Авылыбызның нәкъ үзәгендә диярлек басып торган гасырлык тарихи агач түбәнлегендәге шушы шакшы урынны тазарту хыялы күңелемне күптән борчып торды.
 
Аллаһыга рәхмәт яусын, язмыш Наил Хәсәнович белән очраштырды һәм ул бу мәсьәләне чишүдә ярдәмен ышандырды. Без тиз арада кирәкле кәгазьләрне тупладык та, менә шушындый балалар мәйданчыгы ясыйбыз дип, проектны өлкә комиссиясенә юлладык. Ә ул югарыда хуплау тапкач, җиң сызганып эшкә керештек: вагонлап чүп-чар чыгардык һәм шул кадәр үк ком ташыдык. Аллага мең шөкер, морадыбызга ирештек һәм шул уңайдан Наил Хәсәновичның әти-әнисенә, район хакимиятенә олы рәхмәтләремне белдерәм”, - дип сөйләде Салех Сафинович һәм бу эштә төп спонсор булган Наил Билялетдиновны Хөрмәт грамотасы белән бүләкләде.
 
 
Спас район администрациясе башлыгы Татьяна Бирюкова да, җирле мәктәп директоры Сергей Бунегин да балаларга заманча ял урыны булдырырга нык булышкан Наил Хәсәновичны Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр, аның исеменә күп җылы сүзләр әйттеләр. “Шундый мәрхәмәтле кешеләр безнең арада күбрәк булсын иде. Наил Хәсәнович ярдәме белән төзелгән әлеге балалар мәйданчыгы киләчәк буында туган якка мәхәббәт тәрбияләүдә зур роль уйнаячак, кече ватанга хөрмәт уятачак”, - диде Татьяна Валентиновна.
 
 
Ә Сергей Викторович Салех Сафиновичны үзенчәлекле рәссам дип атады. Аның фикере буенча, җирле администрация башлыгы бар рәссамнарга хас булган пумала белән түгел, ә бүгенгедәй конкрет эшләре белән авылга өстәмә ямь биргән һәм файдалы булган мөһим гамәлләрен тормышка ашырып, туган авылы турында тарихка кереп калырлык үз рәсемен ясый. Чынлап та, район администрациясе башлыгы урынбасары Салех Кинзябаев әйтүенчә, “Җирле инициативаларга булышлык» программасы эшли башлаган елдан алып, Татар Моклокасы администрациясе бу проектның даими катнашучысы. Ә районның мәдәният бүлеге мөдире Елена Синева моклокалыларны, аеруча балаларны яңа мәйданчыкка сак карашлы булырга өндәде.
 
 
Әти-әниләр исеменнән күп балалы аналар – Гализә Кукаева белән Рәйсә Хабибуллина чыгыш ясадылар. Шуннан соң символик кызыл тасманы бәйрәмнең төп сәбәпчесе Наил әфәнде белән икенче класс укучысы Диләрә Салимҗанова кистеләр һәм, буа өзелгәндәй, халык агымы “Ручеёк” исемле ял паркына ашкынды, күз ачып йомганчы бар булган җиһазлар хәрәкәткә килде, парк бала-чага белән тулды. Бу көнне алар аеруча шат иделәр. Шуның өстенә спонсор нәни авылдашларына татлы күчтәнәчләр дә өләште, көзге күктәге кояш та җәйге сыман җылы нурлары белән сөендерде, моклокалыларның куанычларын күреп, елмаеп тора төсле иде.
 
И.Садеков фотолары.

Олег ХӨСӘИНОВ
Туган як
№ --- | 30.11.2018
Туган як печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»