поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
28.11.2018 Язмыш

"Операция ясарга теләмәделәр. Үз аягыма бас­канчы, инвалид арбасында утыр­дым"

Балтач районының Арбаш авылында яшәүче Әнисә Фазылҗанованы язмыш инде әллә ничә кат сынарга өлгерә. 19 яшен тутырган кызга катлаулы операцияләр аша узарга да, инвалид арбасына да утырырга туры килә.

Мин гаиләдә дүртенчә бала булып туганмын. Уң як кулымда биш түгел, алты бармак булган. Мөгаен, моны табиблар да күр­мәгәндер. Чөнки әбием артык бармакны бары тик мине өйгә алып кайткач кына шәйләп ала, – дип сөйли Әнисә. – Бер яшьтә миңа операция ясаганнар. Артык бармакны кисеп ташламыйлар, ки­ресенчә, икесен берләштереп, тегеп куялар”.
 
Нәселләрендә Шарко-Мари дип аталган авыру барлыгын алар­­ның барысы да белә. Әти­сендә дә, бабасында да булган бу авыру. Фазылҗановлар әлеге чир­нең балаларын урап узганына сөенеп туя алмыйлар. Чөнки берсендә дә аның билгеләре сизелми. Әмма иртә шатланганнар икән. Әнисәгә өч яшь тулгач, әлеге авы­руның кайбер билге­ләре күренә башлый. Еллар уза тора, авыру кимеми, көчәя генә. Мәктәптә укучы кыз авырдан йөри башлый. Җитмәсә, кызга 11 яшь чагында гаиләләре таркала: әтисе белән әнисе аерылышалар. Сабый бу хәлне бик авыр кичер­гәндер, күрәсең, авырулары бер­мә-бер көчәеп китә. Башта үр­мәләп йөри алса, соңрак аяклары бөтенләй тыңлаусызга әй­лә­нә. Хәтта укуын да өйдә генә тә­мамлый.
 
– Әмма мин йөри алмавым белән һич кенә дә килешмәдем. Тулы канлы тормыш белән яшисем килде. Районда узган “Милли тавыш” дигән программада катнаштым. Кастингны үткәч, концертларда чыгыш ясый башладым. Сәхнәдә басып тору шул­кадәр авыр булса да, түзә идем, – ди ул.
 
– 2016 елда Казанда элемтә техникумына укырга керергә насыйп булды. Әмма озак укый алмадым. Аягым тагын да начарланды. Менә шул чакта миңа әтием ярдәмгә килде, аянычлы хәлгә җиткермәс өчен бар көчен бирде. Үзенең дә физик мөмкинлеге чикләнгән, көчкә аяк­ларын сөй­рәп йөри иде ул. Тик миңа гарип­ләнергә ирек бирмәде. Кирәкле табибларны тапты. Алар исә миңа операция ясарга теләмәделәр. Ә әтием аларны үгетләп, минем хакыма барысын да эшләде. Бер елда ике катлаулы операция киче­рергә туры килде. Үз аягыма бас­канчы, инвалид арбасында утыр­дым.
 
Шөкер, Әнисә киредән үз аяк­ларына баса. Техникумда яңадан укуын дәвам итә башлый. Кулыннан килмәгән эше юк. Иҗат итүен ташламый, районда оештырылган “Фикердәш” клубы әгъзасы булып тора, апасыннан кул эшләренә дә өйрәнә. Башка кызлар кебек ул да  матур гаилә корырга, бәхетле булырга хыяллана.
 
“Үземә килгән сынауларны язмышымдыр дип кабул иттем. Аллаһы Тәгалә көчле кешегә генә мондый авырлыклар җибәрәдер. Әмма мин күп нәрсәгә өйрәндем. Тормышка башкача карый башладым. Хәзер сәламәтлекнең кадерен беләм. Үз аякларыңда йөрүнең, күзләрең күрү, кулла­рың эшләүнең кадерле бүләк икәнен аңладым. Әгәр язмыш кушуы буенча инвалид арбасына утырасың икән, югалып калмаска кирәк. Анда утырып та, хыял канатларында очарга була. Иң мөһиме – тормышны яратырга кирәк”.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 28.11.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»