поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.03.2008 Криминал

КАЗАНДА ЯШӘҮЧЕ 23 ЯШЬЛЕК ЕЛЕНА ИКЕ УЛЫН ВАННАДА БАТЫРЫП ҮТЕРӘ

Казанда яшәүче егерме өч яшьлек Елена ундүртенче март көнне ике улын ваннада батырып үтерде. Балаларын ул сөяркәсенең фатирына юындырырга дип алып килә. Суда чупырдашып утырган дүрт яшьлек Роман белән өч яшьлек Даниэлга ачуы килеп, башта берсен, аннан икенчесен батыра. Соңыннан исә: “Алар миңа яраткан кешем белән бергә булырга комачауладылар”,- дип “аңлатмалы” хат яза.

ИСЕРЕК, ӘММА ҖҮЛӘР ТҮГЕЛ

Елена балаларының атасы Денис белән яшәсә дә, алар рәсми рәвештә язылышмаган. Шул ук вакытта хатын  Александр исемле ир белән дә йөргән. Газиз балаларын  “сөйгәне” белән кавышыр өчен үтергән.

Елена башта ваннага су тутыра. Аннан балаларны юынырга калдырып, кибеткә сыра һәм тәмәке алырга чыгып китә. Кибеттән кергәч, тиз генә сырасын чөмерә дә, ваннага юнәлә. Анда сабыйлар рәхәтләнеп  юынып яталар. Миен алкоголь томалаган хатын олы улының башын суга батыра. Романның үлгәнлегенә инангач, кечкенә улын эләктерә... Балаларның үле гәүдәләрен калдырып, аш бүлмәсенә чыга. Калган сырасын эчеп бетерә. Аннан яңадан ваннага кереп, суын агыза. Мәетләрне калдырып, фатирдан чыгып китә. Үзе берөзлексез Александрга чылтырата, тик тегесе телефонны алмый. Шуннан соң Елена бер танышына китә. Балаларын үтерүе турында сөйли һәм милициягә чылтырата. Хатынны кулга алалар. Тикшерүчеләргә ул барысын да сөйләп бирә. "Балалар миңа авыр йөк иде, аларны ашатырга, киендерергә акча булмады", –ди.

– Елена психик яктан сәламәт.  Димәк, хөкем карары кырыс булачак, законда мондый очракта егерме елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү каралган, –  диде Совет районы тикшерүчесе Алмаз Зиннәтуллин.

Акча  димәктән, хатын  автомобиль юучы булып  эшләгән. Тик алган акчасы  балаларына түгел, ә күбрәк  эчәргә китеп барган. Туганнары сүзләренә караганда,  балалар беркайда да теркәлмәгән, алар кәгазьдә юк.  Шул сәбәпле  балаларга тиешле акчаны да алмаган ана кеше (ана дияргә тел әйләнми хәтта).

Елена  Казанның Воровский урамында яшәгән дигәч,  башта шунда барган идем. Күршеләре бу хакта белми булып чыкты, яңа гына  күченеп килгәннәр имеш. Фаҗига булган Пионер урамындагы Александр фатирына да сугылдым. Ишекне  ачучы булмады. Еленаның әбисе Анна түти Питрәч районының Көек авылында яши дигәч, шунда  юл тоттым.

“КҮҢЕЛЕМ  МӘҢГЕ ЭРИЯЧӘК ТҮГЕЛ!”

Мин барганда мәетләрне алып чыгып кына киткәннәр иде. Башка йортлар белән чагыштырганда бу өй күпкә кечкенә. Кергән җирдә кечкенә сыңар итек ята Ð көздән  үк калган ахры. Иске бала ыштаны  эленеп тора. Ишекне шакыдым. Башына яулык бөркәнгән әби чыкты. Анна түти үзе икән. Кайдан, ни өчен килгәнемне әйткәч, өенә чакырды.

– И, кызым, мин күргәннәрне сөйләсәң... Өч малаемны  җирләдем мин. Елена олы улым  Михаилның кызы. Улыма башта ук әйттем: “Зинһар, башыңа бәла алма шул Люба белән”, – дидем. (Еленаның әнисе– Р.Р.) Юк, барыбер өйләнде. Люба яшьтән үк тәртипсез  иде. Ә Михаил йомшак холыклы, армиядән кайткан чагы гына. “Мин Любаны яратам”, – диде. Аннан бер-бер артлы  өч балалары туды. Лена – беренче балалары. Тәртипсез кеше гомере буе тәртипсез : килен эчте, чит ирләр белән йөри башлады. Малай, мескен, өзгәләнә, балаларны карарга кирәк бит. Люба гаиләсен ташлап, икенче ир янына китте. Балалар кечкенә, аларны бит  ашатырга, мәктәпкә әзерләргә кирәк. Бераз теге як әбиләрендә   азрак торалар да , аннан миңа киләләр. Минем дә аларны тәрбияләрлек чамам юк. Үзем җитмешнең теге ягында, картым 1975 елда ук үлде. Бу хәлне күреп, балаларны интернатка бирергә куштылар. Еленаны энесе, сеңлесе белән интернатка озаттык. Ялларга кайтып йөрделәр. Лена тәртипсез булып үсте. Укымады да. Егетләр белән йөрергә тотынды. Казанга китте. Денис белән яши башлаганын белдем. Аннан беренче баласы Романы тапты. Денис белән монда  кайткалап та  йөрделәр. Тагын икенчегә көмәнле дигәч, аптырап куйдым. Әле беренчесе дә тәпи китмәгән, инде икенчесен алып кайтырга җыена. Балаларын барыбер тәрбияли алмаячагын күңелем сизгән, ахры... "Улларын үтергән",  дигәч, ышанмадым. Нинди генә начар булса да, бу адымга бара алыр дип башыма да китермәгән идем. Кабәхәт ул! Мәңге күңелем эриячәк түгел! Мең елга утыртсыннар! Мин аның турында бүтән ишетергә дә теләмим.

Анна түти яшьләрен сөртте. Роман белән Даниэлның үзе янына кайтып, уйнап йөргәннәрен искә алып сөйләде. “Матур, тере балалар иде. Кем уйлаган шулай булыр дип. Табутта да йокыга киткән шикелле генә яталар. Йөзләре үзгәрмәгән. “Рәнҗемәгез, балалар...”,- дидем.”

Елена турында әби кеше бер генә җүнле сүз дә әйтмәде. “Кайтып бәрәңгесен, кишерен, суганын төяп китә иде. Ә булышырга уенда да булмады. Ялкау иде. Узган ел бернәрсә дә бирмәдем. Карт башым белән бөтенегезгә  җитәрлек яшелчә утырта алмыйм инде хәзер, әнә, бакча зур, кирәк булса үзегез утыртыгыз,  дидем. Әнисенә охшаган ул. Балаларының атасын ташлап, икенче ир белән чуала башлады. Денис балаларын ярата иде. Эчеп кенә кешелектән чыкты. Бүген монда ул, зиратка китте. Бик бетерешкән. Бәлки үзен дә гаепле сизәдер.

Ул арада зираттан өч хатын-кыз кайтты. Берсе Еленаның бертуган сеңлесе икән. Елап шешенеп беткән, ябык гәүдәле бу кызны күргәч, кызганып куйдым. Аның турында авыл кешеләре  уңай фикер әйткәннәр иде. Анна түти дә картлык көнендә таянычы булыр дип ышана. Апа белән сеңелнең мөнәсәбәтләре әйбәт булмаган. “Зинһар, аптыратмагыз аны. Болай да бик кыен аңа, – диде хатыннарның берсе.  –  “Кеше күзенә ничек күреним, минем дә бит гаилә корасым, матур яшисем килә. Бу хәлләрдән соң нинди  егет безнең гаилә белән туганлашсын дип елый. Апасының шундый җүнсез булуында гаебе юк бит аның”.

 Мин, саубуллашып, ишеккә юнәлдем. Анна түти озата чыкты. “Ходай кичерсен инде”, – диде.

ҖӘЗА НИНДИ БУЛЫР?

 Ул көнне авыл халкы әлеге коточкыч фаҗигане генә  сөйли иде. Берәүләр Ленаны иң әшәке сүзләр белән сүкте. “Кулларын кисәргә кирәк яки атарга! Безгә андый законны күптән кертергә вакыт . Мондый җинаять эшләгән адәм актыгыннан нәрсә көтәсең? Унбиш елын утырып чыгар да, тагын кеше үтерер. Җәмгыять өчен куркыныч андыйлар", – диде берсе. “Дәүләт тә гаепле. Гомер буе эчкән, җавапсыз, аракыдан башка әйбер кирәкмәгән хатыннарга ни өчен бала таптырырга? Андыйларны йөккә уза алмый торган итәргә кирәк. Шундый кайсы хатынның баласына рәхәт күрсәткәне бар? Юк! Һәм булмаячак та, чөнки бала кирәкми аларга”, – диде икенче бер ир, нәфрәтләнеп.

 Лена яшендәрәк, аны яхшы белгән кыз белән сөйләштем: ”Кечкенәдән сәеррәк иде ул, бик тәртипсез. Кызлар белән дә дуслыгы булмады. Монда кайтып әбисенең әйберләрен дә урлаштыргалады. Берничә тапкыр ул аны куып та чыгарды. Кәкре куллы булганга өйләренә кертергә куркалар иде. Балаларын үтергән дигәч шаккаттым. Барыбер азмы-күпме ярата иде шикелле  ул аларны. Һәрһәлдә, киендерә, ашата иде. Нык эчүдән башы эшләми башлагандыр. Сүзем юк. Коточкыч бу!”

 Казанда яшәүче туганнарының телефоннарын табып чалтыраткан идем: “Без аны күптән кешегә санамыйбыз. Бу хәлләрдән соң бигрәк тә. Ул безнең өчен юк!”- диделәр.

 Елена нәрсә эшләгәнен аңлый. “Балаларны интернатка бирәсем килмәде. Минем язмышны кабатлауларын теләмәдем. Ә аларны тәрбияләргә акчам юк иде”, – дип тә язган. Балаларның атасы Денис та эчкән, беркайда да эшләмәгән. Тикшерүчеләргә ул үзен акларга тырышып: “Мин аңа икенче баланы тапмаска куштым. Көмәнен төшерттерергә дип акча да бирдем. Ә ул аборт ясатмаган. Корсагы беленә башлагач кына аңладым”,- дигән.

 Алма алмагачыннан ерак төшми. Тик Елена әнисеннән аермалы буларак, газиз балаларын ташлап китмәгән, ә үтергән. “Синең белән бергә булыр өчен шулай эшләдем. Мин сине яратам", – дип   Александрга язылган хатны күрсәткәч, ир куркуга калган: “Ленаның миңа беркайчан да алай  дип  әйткәне булмады. Мин белмим”, - дигән.

 Тагын ике айдан соң суд  булачак. Бәлки егерме ел  бирерләр, бәлки азрак яки күбрәк. Әмма иң гадел хөкем Ходай каршысында көтә аны.


Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 39 | 22.03.2008
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»