поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
11.04.2010 Мәдәният

ЯЛКЫНЛАНЫП ТИПСЕН ЙӨРӘКЛӘР!

Самараның Мәдәни чаралар Сараенда төбәгебезнең «Ялкынлы яшьлек» җыр, бию һәм шигърият халык ансамбленең 40 еллыгы уңаеннан зур кичә булып узды.

 

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.

Нәрсәдән бу? Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

 

Ямьле язның апрель аенда – бөек шагыйребез Габдулла Тукай дөньяга килгән вакытта тугангамыдыр инде, «Ялкынлы яшьлек» – җыр-моң гына түгел, ә шигърияткә дә бай ансамбль. Һәм менә инде 40 ел буена ул һәр программасын эчтәлекле шигырьләр белән дә бизәп, әлеге исемне лаеклы яклап килә. Шуңа күрә мин дә язмамны сөекле Тукаебыз иҗат иткән шигъри юллардан башлап җибәрүне дөрес дип таптым.

 

Бәйрәмдә дә ансамбльнең бу ягына аеруча басым ясалып, сәхнәдән тирән мәгънәле, матур шигырьләр яңгырады. Ә аларны халыкка хисле итеп, концертта катнашыр өчен бүгенге көндә армиядә хезмәт иткән урыныннан соралып кайткан Линар Нуретдинов җиткерде. Гомумән, «Ялкынлы яшьлек» программасындагы һәр җыр һәрвакытта да шигырьләр белән игълан ителә. Һәм, әйтергә кирәк, ансамбль башкалардан шушы күркәм күренеш белән аерылып тора да инде.

 

Юбилей тантанасына «Ялкынлы яшьлек» өр-яңа программа әзерләгән иде. Кичәне алып баручылар Айсылу Әбдиева белән Линар Абсаттаров йомшак, аһәңле тавышлары белән ансамбльнең тарихы турында сөйләп торганда залда утыручылар һәр вакыйганы үз күзләре белән күргәндәй булганнардыр. Ә инде концертта коллективның элеккеге җырчылары да катнашуы халык өчен зур яңалык һәм көтелмәгән бүләк иде, чөнки биредә төрле яшьтәге, төрле елларда чыгыш ясаган тамашачының ихтыяҗын канәгатьләндерерлек һәвәскәр артистлар катнашты. Гөлсинә Әхмәтҗанова, Галия Мостафина, Искәндәр Әхмәтов, Гөлфия Әхмәтҗанова-Салихова, Гөлчәчәк Гайсина-Гатауллина, Гыйльменур Салихованың искиткеч матур тавышларын, Идеал Галәветдинов уйнаган тальян гармуны моңнарын ишеткәч, күпләр үзләрен яшь чакларына, 70, 80, 90нчы елларга кайтып килгәндәй хис иткәннәрдер.

 

Ә менә Руфия Җиһангирова-Кәрипова минем күңелемә үзенең «Кыр казлары» җыры белән кереп калган. Ул вакытта әле студент кыз, мин «Ялкынлы яшьлек»нең концертларына еш йөри һәм Руфия ханымны яратып тыңлый идем. Бер дә үзгәрмәгән икән әле ул. Бу юлы яраткан җырымны башкармаса да, аны кабат күрүемә шатландым. Күп еллар сәхнәгә чыкмаган кеше димәссең дә үзен: шул ук югары дәрәҗәдәге тавыш, шул ук профессионалларча җырлау.

 

Кырык ел артык күп вакыт булмаса да, шушы дәвердә «Ялкынлы яшьлек» ансамбленда бихисап җырчылар, музыкантлар үсеп чыгып, берсеннән-берсе оста, талантлы артистлар булып танылдылар. Бик күп булулары сәбәпле, кызганычка, аларның барысының да исемнәрен атап булмый, әлбәттә. Шундыйлар арасында юбилейда Татарстанның халык артисты, танылган баянчы Рөстәм Вәлиев, бүгенге көндә Берлинда яшәүче, «Җиде йолдыз» халыкара музыка фестивале лауреаты, «Урмай моңы» халыкара җыр фестивалендә Гран-прига лаек булган Гүзәл Курмаева, нәфис сүз остасы, Самара татарларының рәсми сайты мөхәррире Наилә Сабирҗанова, Камышлы районының Мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Гайсина-Гатауллина һәм башкаларның исемнәре аталу бик тә урынлы булды.

 

Әйе, дөньяда һәр кешенең үз ризыгы, үз юлы. «Ялкынлы яшьлек» язмышында катнашкан күп оста һәвәскәр артистларга коллективтан аерылып, үзләрен башка эш-һөнәрләргә сынарга язган булса, кайберәүләр исә әле дә ансамбль белән бәйләнгән ныклы җепләрен өзмичә, аңа хезмәт итеп яшиләр. Монда инде, әлбәттә, иң беренче итеп үзешчән композитор, оста баянчы Наил Нурмөхәммәтовны атау дөрес булыр. Аның утыз елдан артык гомере «Ялкынлы яшьлек» концертларында катнашып үткән һәм бүген дә ул ныклы җилкәсенә якын дусты – гармунын асып, сәхнәдән төшми. Ә юбилей тантанасы Наил әфәнде өчен, гомумән, икеләтә бәйрәмгә әверелде, чөнки концерт нәкъ ул туган көнне узды.

 

Шулай ук 30 елдан артык «Ялкынлы яшьлек»кә хезмәт итүче тагын бер артист – ул Айсылу Әбдиева. Бу җырчы сәхнәгә гадәттә аккош сыман йөзеп чыгып, үзенең матур тавышы, ягымлылыгы белән халыкны үзенә гашыйк итә дә куя. Юкка гына аны Самара тамашачылары арасында моң чишмәсе дип атамыйлардыр. Ә менә ансамбльнең тагын бер «аксакалы», якташым Илнур Алтынбаев миңа аеруча якын. Бигрәк тә мин бу җырчының, элеккеге вакытлар белән чагыштырганда, ел саен профессиональ яктан үсә баруына сөенәм. Кеше бер урында тукталып калса, аның иҗади тормышы сүнә башлый. Ә Илнурның үз-үзе өстендә даими эшләве әллә кайдан күренеп тора.

 

Кырык яшь тулса да, «Ялкынлы яшьлек»не мин яшь ансамбль дип атар идем. Ник дисәгез, бүгенге коллектив күбрәк яшьләрдән тора: Ринат Азизов, Илдар Иваев, Җәмил Нугаев, Әлфия Йосыпова, Азалия Абделвәлиева, Эльвира Хәбибуллина, Илнур Салихов һәм башкалар. Ансамбльнең биючеләр составы да күпкә яшәргән. Гомумән, әле һаман ялкынланып, дәртләнеп яши «Ялкынлы яшьлек».

 

Бигрәк тә Илнур Салихов һәм Әлфия Йосыпованы билгеләп үтәсем килә. Илнурның кечкенә чакларындагы чыгышларын да хәтерлим әле мин. Шул вакытларда ук аның тавышына хәйран калып, сокланып утыра идем. Ябык кына гәүдәле яшүсмердән ничек шулкадәрле көчле, моңлы тавыш чыга ала икән соң?! Илнурга, һичшиксез, профессиональ музыкаль белем алып, үз юлын шушы юнәлештә дәвам итәргә кирәк. Һәм, кем белә, бәлки, киләчәктә икенче Илһам Шакиров безнең Самара төбәгендә туып-үскән, дип горурланып сөйләрбез әле. Амин, шулай булсын инде.

 

Олы юбилеен билгеләп үтүче «Ялкынлы яшьлек» ансамбленә өлкә хөкүмәте, татар милли хәрәкәте җитәкчеләре тарафыннан зур игътибар бирелүе халык алдында коллективның данын тагын да күтәреп җибәрде. Өлкә хөкүмәте аппаратының милли эшләр һәм дини конфессияләр буенча баш консультанты Надежда Осипованың:

 

– 70нче елларда Самарада Идел буе рус халык хорыннан башка бернинди музыкаль коллектив та юк иде. Ә менә бүген без шәһәребез сәхнәләрендә осетин, чуваш, мордва, башкорт һәм халык исемен йөртүче 40тан артык башка милли ансамбльләрнең чыгышлары белән горурлана алабыз. Тик шулай да 70–80нче елларда милли коллективлардан «Ялкынлы яшьлек»нең беренчесе һәм бердәнбере иде, – дигән сүзләре генә дә ни тора бит!

 

Ансамбльнең даими иганәчесе, Самара өлкә Иҗтимагый палатасы әгъзасы, СамараҖәмигъ мәчетенең попечительләр советы рәисе, «Прогресс-А» ремонт-төзү президенты, Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе Вазыйх әфәнде Мөхәммәтшин исә коллективның алыштыргысыз җитәкчесе Илгиз Колючевны зурлап, хәтта «Ялкынлы яшьлек»не киләчәктә аның исеме белән атарга тәкъдим итте. Ә бит, чыннан да, техник белемен үзләштереп, авиация моторлары ясаучы заводта конструктор булып эшләүче Илгиз абый сәнгатьне шулкадәр яратуы аркасында 40 ел буена шундый күпкырлы ансамбльне җитәкләп, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре һәм «Дуслык» ордены кавалеры исемнәренә лаек булган шәхес.

 

Шөкер, Илгиз Колючев, Камил Шамкаев, Шамил Сатдаров һәм Мидхәт Галимуллин инициативасы буенча барлыкка килгән ансамбль бүген дә яши, иҗат итә, халыкны шатландыра. Юбилярны котлап тантанада чыгыш ясаган хөрмәтле кунаклар – Самара өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Вагыйз хәзрәт Яруллин, Самара губерна Думасы, өлкә хөкүмәтенең Мәдәният министрлыгы, Самара шәһәр округы, Камышлы муниципаль администрацияләре, Иске Ярмәк авылының «Ак каен» ансамбле, Татарстанның безгә күрше Лениногорск шәһәрендә урнашкан танылган «Бәкер» шифаханәсе вәкилләре дә «Ялкынлы яшьлек» ансамбленең бай милли мирасыбызны, фольклорыбызны, мәдәниятебезне үстерүгә һәм Самара өлкәсендә яшәүче төрле халыклар арасында дуслыкны, толерантлыкны ныгытуга зур өлеш кертүен ассызыклап, коллективның фидакарь хезмәтенә югары бәя бирделәр. Аеруча монда Колючевның роле зурдан булуы билгеләп үтелде. Әйе, Илгиз Исмәгыйль улы беренчеләрдән булып Самара төбәгенең мәшһүр татары исеменә юкка гына лаек булмагандыр.

 

Рухи мәркәзебез Казанның да Самара төбәгендә яшәүче милләттәшләре турында беркайчан да онытканнары юк. Һәрдаим Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының игътибарын, булышлыгын тоеп яшәгәч, безгә көч-куәт, дәрт өстәлә, үзебезне якланган-сакланган итеп хис итәбез без. Юбилярны котларга казаннан бу юлы вәкилләр килә алмаса да, Бөтен дөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе Ринат әфәнде Закиров бик матур тәбрикләү җибәргән иде. Аны сәхнәдән халыкка өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте директоры Шамил Баһаутдин җиткерде.

 

Нигезле сәбәпләр аркасында бәйрәмгә килә алмаган өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте президенты Фәхретдин Канюкаевның да котлавы да яңгырады. Ансамбльнең алыштыргысыз баянчысы Наил Нурмөхәммәтовка, элеккеге балетмейстеры Гүзәлия Хисаметдинова-Сафинага, җырчысы Гүзәл Курмаевага Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров исеменнән Ихтирамнамәләр тапшырылды.

 

Гомумән, тантанада мондый бүләкләүләр бик күп булды. «Ялкынлы яшьлек» коллективы һәм аның аерым-аерым артистлары өлкә һәм шәһәр хөкүмәте, губерна Думасы, Мәдәният министрлыгы тарафыннан бирелгән Рәхмәт хатлары алдылар. Һәм, әйтергә кирәк, аларның барысы да моңа, һичшиксез, лаеклылар.

 

Бәйрәмдә чыгыш ясаган өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Миннәхмәт Хәлиуллов һәм Самараның шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗинда «Ялкынлы яшьлек»не Самара өлкәсе үзешчән сәнгатенең йөзек кашы, дип атап, аның белән чын күңелдән горурланулары турында әйттеләр. Туплидә туып-үскәнгә, Рифкать әфәнде Хуҗин коллективның иң беренче гастрольләре туган аның авылында узганын һәм ул чакта яшь һәвәскәр артистларга күмәк хуҗалык рәисе, мәрхүм Борһан Әбүзәров ярдәм кулын сузып искә төшерде. Ә әлеге мәрхәмәтле олуг шәхеснең улы, бүгенге көндә Похвистнево шәхәре һәм районның эчке эшләр бүлегеген җитәкләүче милиция полковнигы – Таһир Әбүзәровның «Ялкынлы яшьлек»не хөрмәт итеп, яратып, юбилей концертына махсус килүе Илгиз әфәнде Колючев һәм ансамбль коллективы өчен зур мәртәбә иде, әлбәттә.

 

Ярдәм итү дигәннән, Самараныңшәһәр татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Җәмил Вәлиуллинга алмашка килүче буларак, Рифкать әфәнде Хуҗин аның күп еллар буена «Ялкынлы яшьлек»не үз канаты астында тотып, ансамбльгә гастрольләргә йөрер өчен транспорт белән булышып торуын билгеләп үтте.

 

Җыр-моңга, шигърияткә генә түгел, биюләргә дә бай ансамбльнең концерт программалары. Бигрәк тә мәрхүм Альберт Гаязов, Рәшит Гыйззәтуллин кебек элеккеге балетмейстерлар тарафыннан сәхнәгә куелганнары югары дәрәҗәләрен әле дә югалтмыйлар. Әйтик, миңа аеруча Гүзәлия Хисаметдинова-Сафинаның «Әниләргә мәдхия» композициясе ошады. Аккоштай биегән кызларның киемнәре, хәрәкәтләре, музыка – барысы да яхшы уйланылып, бик матур бию барлыкка килгән. Ә никадәрле ихласлык, мәгънә, аналарга рәхмәт хисләре чагыла аңарда!

 

Илгиз Колючев «Бердәмлек»кә юбилей концерты алдыннан биргән әңгәмәсендә әйткәнчә, «Ялкынлы яшьлек» ансамбле үзгәртеп кору чорына кадәр гөрләп яшәгән. Күз алдына гына китерегез сез: ул вакытларда коллективта 30лап кешедән торган хор, 15ләп кешедән торган бию төркеме, вокал-инструменталь ансамбль, нәфис сүз осталары булган! Кызганычка, боларның барысы да артта калган инде, һәм бүгенге авыр – акча эшләү, мәшәкать белән чабу заманында, элеккеге еллар белән чагыштырганда, ансамбльнең составы күпкә кыскарып, репертуары да бераз саега төшкән.

 

Тик 40 ел буена эшләп, тырышып-тырмашып яшәүче, үз йөзен булдырып, татарның һәвәскәр сәнгате дөньясында иң алдынгыларның берсе булган «Ялкынлы яшьлек»кә әле барысы да яңадан кайтыр, һәм ул канатланып, тагын да югарыга күтәрелер, дип ышанабыз. Ялкынланып торган яшьләре булган ансамбльдә башкача булырга тиеш тә түгелдер. Йөрәк типсә, тән яши бит ул!

 

 

 

 

Айсылу Әбдиева Наил Нурмөхәммәтов гармуны көенә моңлана.

 

 

Вазыйх Мөхәммәтшин һәм Раушания Ситдыкова юбилярны тәбриклиләр.

 

 

 

Илгиз Колючевка «Бердәмлек» газетасының баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллиннан бүләкләр.

 


Миләүшә ГАЗИМОВА
Бердәмлек
№ | 04.04.2010
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»