поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
26.11.2018 Мәдәният

Айдар Фәйзрахманов: Миңа ул чакта ярдәм кулы сузучы булмады

Сәнгать кешеләре, сәнгать коллективлары турында язганда, минем күңелдә һәрвакыт бертөрле икеләнү, хәтта канәгатьсезлек дип әйтергә мөмкиндер, тойгысы була. Моның сәбәбе — әлеге өлкәдә чын мәгънәсендә белгеч булган осталарның фикерен ишетәсе килү. Тик, кызганыч ки, безнең сәнгать өлкәсендә татарча фикерли, анализлап яза ала торган белгечләребез юк диярлек. Шул сәбәпле, бу бушлыкны да, мөмкин булганча, журналист, язучыларга тутырырга мәҗбүр.

Татарстан Республикасының фольклор музыкасы дәүләт ансамбле турында да инде күптән фольклор музыкасы белгечләре тарафыннан өйрәнелеп язылган әтрафлы язмалар булырга тиеш иде. Алар юк... Әмма, халык арасында ансамбль белән кызыксыну бик көчле. Шуңа күрә, белгечләр өлешенә кереп тормыйча гына, мин, күп еллык күзәтүләремнән чыгып, әлеге коллектив турында фикерләремне укучыга җиткерергә җөрьәт итәм.
 
Әлеге ансамбльне оешкан вакытыннан ук беләм дисәм дә ялгыш булмас. Аның белән мине иң беренче Алмаз абый Монасыйпов таныштырды. Алмаз абый Мәскәүдә яши, Казанга бик еш килә иде. 1999 ел. Композиторлар берлегендә очрашып, минем сүзләремә язган яңа җырын тыңлаганнан соң: «Син беләсеңме, бик кызыклы ансамбль оешкан бит Казанда, фольклор ансамбле, — диде. — Алар хәзер зур концерт залында репетициядә булырга тиеш, кызыксынсаң, таныштырам». Шул танышудан әлеге ансамбльне чын күңелемнән яратып калдым. Яшьләр, матурлар, талантлылар, ачыклар һәм, иң гаҗәбе — барысы да җырлыйлар да, бииләр дә, музыка коралларында да уйныйлар. Кыскасы, универсиаллар. Алмаз абый Казанга бер килүендә: « Ансамбльгә җитәкче итеп Айдар Фәйзрахмановны куялар, син ничек уйлыйсың, Айдар аны үстерә алыр микән?» — дигән иде.
 
Бүген татар фольклор музыкасы аша милләтебезне бөтен дөньяга танытучы ансамбльнең тоткан кыйбласы, эшчәнлеге, репертуары — әлеге сорауга ап-ачык җавап.
 
Казанда булган концерт программаларын карап баруым өстенә, әлеге ансамбль белән миңа ерак юлларга чыгу да насыйп булды. Читтә, бигрәк тә чит илдә, милләтеңә кагылышлы бөтен нәрсәгә дә аерым бер тәэсир белән карыйсың. Чөнки, менә бу — синеке — үзәк-бәгыреңдәге, җаныңдагы! Ансамбль Улан-Баторда үткән «Россия —Монголия дуслыгының 48 нче айлыгы» кысаларында беренче тапкыр чыгыш ясаганда, мин күз яшьләремне тыя алмадым. Ничәмә-ничә кат тыңлаган җыр — «Бер алманы бишкә бүләек» мине шулкадәр дулкынландырды ки, мин аны бөтенләй яңа шәрехләүдә укыдым, яңача тойдым, җаным аша үткәрдем:
 
«Алма булып, бәхет пеште, —
 
Бер алманы бишкә әй бүләек...»
 
Бу аһәңгә барабаннарның бәргәләнү катыш тантаналы авазы, скрипкаларның үзәкне өзеп сызуы, тальянның тибрәнеп сулкылдавы кушылган. .. Шушы дәртле дә, сагышлы да, куанычлы да хисләрне бергә төйнәгән сулыш җанны әсәрләндерә, йөрәк түреннән купкан тойгылар өермәсе күзгә яшь булып каплана...
 
Безнең белән барган мәскәү галимнәре дә шулкадәр тәэсирләнгәннәр иде: «Шушы матурлыкны күрү өчен Монголиягә килү кирәк булган икән безгә !» — диделәр. Мин үзебезнең егетләргә-кызларга горурланып карадым. Милли костюмнар киеп алган, тиңсез бер хәзинә кебек кадерләп кулларына милли уен коралларын тоткан артистлар илаһи бер яктылык белән өртелгәндәй тоелды миңа. Әле генә аралашкан гап-гади егет-кызлар түгел инде болар; сәхнә, моң, милли аһәң аларны җирдән биегрәк күтәреп, аерым бар халәткә керткән иде. Ансамбльнең көче дә нәкъ шунда — әлеге халәткә керә алуда, һәм тамашачыны шул халәткә китерә алуда. Бу, әлбәттә, һөнәрмәндлек (профессиональлек). Әмма бу һөнәрмәндлек эчендә икенче бик тирән катлам — тәрбия, милли үзаң, тамыр тирәнлеген тою бар. Монысы — иң мөһиме. Бу инде җитәкченең милләттән, гаиләдән килгән тәрбияне тирәнәйтеп, үзаң дәрәҗәсенә җиткерә алуы. Бу инде аерым зур хезмәт. Монда ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахмановның педагоглык сәләтенә сокланмый мөмкин түгел. Бу аңарда нәселдән, табигатьтән килә. «Айдар, кайберәүләр кебек, музыка мәктәбендә яисә концерваториядә генә татарча җырларга өйрәнгән кеше түгел, — дип язган иде аның турында Разил Вәлиев. — Татар аһәңе аның күңеленә бишек җырлары, кичке уеннар, аулак өйләр, сабантуй моңнары аша балачакта ук иңгән. Хәтта милләтсез опера театры да аны тулаем Европа кысаларына куып кертә алмаган. Ә инде 2002 елда фольклор ансамблен җитәкләп, тора-бара университет профессоры дәрәҗәсенә җиткәндә, ул инде татар җыры, татар моңы сагында торучы, аны табып-туплап, эшкәртеп халыкның үзенә кире кайтаручы «Остага һәм Остазга» әверелә. Фольклор ансамбле репертуарындагы һәр җыр, борынгы яисә бүгенге булуына карамастан, татар милли музыкасының чын үрнәге, эталоны дәрәҗәсендә башкарыла. Шуның өстенә әлеге башкару миллилек һәм музыкаль камиллек белән бергә мавыктыргыч һәм гыйбрәтле театраль тамаша төсен дә ала».
 
Һәркайсы үзе шәхес, аерым бер дөнья булган артистларны уртак хезмәттә күңелдәш, фикердәш итеп оештыра алу — үзе бер талант, минемчә. Шуңа ирешкәндә генә, ансамбль бербөтен итеп кабул ителә һәм тамашачыны үз дөньясына алып керә ала.
 
2010 елда Клайпеда шәһәрендә (Литва) үткән I Халыкара милли сәнгать фестивалендә дистәләгән коллективлар арасыннан безнең ансамбльне аерып алып бәяләгәндә, Балтыйк буе республикаларында яшәүче милләттәшләребезнең (ансамбльне күрү өчен төрле шәһәрләрдән җыелып килгәннәр иде алар) хисләр ташкынын күрсәгез иде сез! Сәнгатьнең милләтне берләштерү көчен тойсагыз иде! Кеше күңелендә шундый тирән милли хисләр уята алуы белән кадерле миңа бу коллектив. Бу җәһәттән, мин ышанып һәм ышандырып әйтә алам, дөньяның теләсә кайсы почмагында татар милләтен иң югары дәрәҗәдә зур тарихлы, матур, затлы-зыялы халык итеп таныта ала торган ансамбль бу. Милләт өчен эшли торган коллектив. Соңгы биш-алты ел эчендә йөргән юлларына гына күз салсаң да, искитәрлек. Казан шәһәрендә, Татарстан районнарында, авылларда, мәктәпләрдә ясаган чыгышларыннан тыш, күпме чит мәмләкәтләрдә татарны танытканнар алар: 2008 ел — Германия, Тунис, Төркия, Монголия; 2009 ел — Литва, Төрекмәнстан; 2010 ел — Франция; 2011 ел — Германия, Оман Солтанатлыгы, Франция, Төркия, Чехия; 2012 ел — Германия, Төркия (ике тапкыр), Голландия; 2013 ел — Германия. Бу гастрольләрдән тыш күпме зур концерт программалары («Дастан», «Риваять –концерт», «Шүрәлесен, Шүрәле дә...», «Көй эзләү»...) эшләнгән, клиплар төшерелгән, видеоальбомнар чыгарылган... Әле яңа гына дөнья күргән «Онытырга мөмкин түгел» дип исемләнгән җыентык исә — милли-мәдәни тормышыбызда үзе бер вакыйга.
 
«Тәкъдим ителә торган хезмәттә татар музыкаль сәнгатенең тарихы мөмкин булган тулылык белән чагылган. Чыннан да, монда халкыбызның төрле вакытта, төрле төркемнәре тудырган, аларның үзенчәлекләрен чагылдырган җыр-моң тупланган. Онытылып беткән диярлек уен кораллары да нәкъ үз авазлары белән яңгыраш тапкан.
 
Халкыбыз үзенең затлы һәм шул ук вакытта фаҗигале тарихын әнә шул моңыбызга салган. Анда ул тарих бөтен тулылыгы белән ярылып ята. Аларны тыңлаганда, нәкъ Тукаебыз язганча, күз алдына Болгар һәм Агыйдел буйлары килеп баса. Алар халык күңелләрен кузгаталар, аның нечкә кылларын тибрәтәләр.
 
Җыентыктагы материаллар белән танышканда үзеңне әнә шул бай тарих эчендәге кебек хис итәсең.
 
Шул ук вакытта бу җыр-моң җыентыгы гына түгел. Бу ансамбльнең музыкаль байлыкларыбызны барлап үткән бай һәм нәтиҗәле юлы да», — дип бәя бирә әлеге хезмәткә академик Индус Таһиров. Бу үткән юл, ул юлдагы уй-гамьнәр, борчу-шатлыклар турында ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Фәйзрахмановның үзеннән сөйләтсәк дөресрәк булыр.
 
«2002 елда мине ансамбльнең сәнгать җитәкчесе итеп эшкә чакырдылар. Мин ул чакта Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында эшлим, Казан дәүләт педагогия институтында укытам, кыскасы, бөтен барлыгым белән эшкә чумган кеше идем. Шулай да Илһам Шакиров белән филармониянең ул чактагы директоры Әсхәт Сафин мине күндерделәр: бер ай уйлаганнан соң, бер ел эшләп карарга ризалык бирдем. Бер елдан соң репертуарны яңарту өчен фольклор материалына кытлык туды. Әле студент вакытта ук Казан дәүләт университеты студентлары белән фольклор экспедицияләрендә катнашып йөргәнлектән, Татарстан Фәннәр академиясендә бик бай материал тупланганлыгын белә идем. Омск, Томск өлкәләрендә җыйган материалларны да без Роза Исхакова-Вамбага алып кайтып тапшырган идек. 1976-77 елларда фольклорчы галимнәр Илдус Хөснуллин, Марсель Бакировлар белән Курган өлкәсендә экспедициядә йөреп, халык арасында сакланган байлыкка таң калып кайтканым да хәтердә. Дөнья менә шундый кызык — түгәрәк бит ул: шул материалларны кабат эзли башладым. Архивларга чыктым, галимнәргә мөрәҗәгать иттем. Дөресен әйтим, миңа ул чакта ярдәм кулы сузучы булмады. Мин бик гаҗәпләндем: ул байлыкны кешеләрдән яшереп, архивларда черетеп ятасы түгел, аны халыкка кайтару зарур бит. Ә халыкка кайтаруның төп юлы — сәнгать аша. Менә бу урында шундый четерекле сорау килеп туа: фольклор материалы аутентик рәвештә генә, ягъни, халыкта ничек сакланган, нәкъ шул килеш кенә бирелергә тиешме, әллә сәнгати эшкәртелеп, тәкъдим ителергә тиешме? Монда инде нинди коллектив, нинди максатны күздә тота — шуны бик ачык аңларга кирәк. Әгәр коллектив чиста фольклор ансамбле икән, әлбәттә, аутентиклык сакланырга тиеш. Ә безнең ансамблебез, мин һәрвакытта да ассызыклап әйтәм, фольклор музыкасы ансамбле. Ягъни, без фольклор материалын алып, эшкәртеп, сәнгати югарылыкта тәкъдим итәбез.
 
Бу урында кайбер галимнәрнең безгә тагын шундый дәгъвасы бар: фольклор музыкасы ансамбле булгач, без биергә тиешме, юкмы? Бию нигезендә дә музыка, халык көе костюмнарыбыз белән дә, камил дәрәҗәдәге аппратура белән дә ята бит. Һәм, гомумән, фольклор ансамбле ул берьяклы гына була алмый, фольклор үзе үк бөтен жанрларны берләштерә. Анда җырны, биюне, музыка коралында уйнауны бер-берсеннән аерып алып карап булмый. Ул нәкъ менә шул ягы белән кызыклы, үзенчәлекле. Кабатлап әйтәм, без фольклор материалы нигезендә эшләүче, фольклор әсәрен шомартып, заман таләпләренә туры китереп (костюмнарыбыз белән дә, камил дәрәҗәдәге аппратура белән дә), сәхнәгә алып менүче ансамбль. Әлбәттә, фольклор материалының асылын, миллилеген саклап. Миллилекне тою миңа табигатьтән салынган, бу мәсьәләдә мин бернинди хилафлыкка юл куймыйм. Ә фольклор материалы ул бик күпкырлы. Нинди дә булса әсәрне, ул нәкъ менә шулай гына башкарылган, дип әйтеп тә булмый, аларның төрле вариантлары бар. Әйтик, «Карурман»ның да төрле вариантлары бар, ә без аны Илһам Шакиров башкаруындагы вариантта кабул иткәнбез. Рәшит Ваһапов башкарган «Урман җыры» да, «Рамай» да шулай ук төрле вариантта булган. Үткән елны Самара шәһәрендә узган «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклоры фестивалендә Ульян өлкәсеннән килгән коллектив «Ел тиз уза» дигән җырны нәкъ без башкарган вариантта тәкъдим итте. Мин моңа бик шатландым. Без шулай бер-беребезне баетып, үстереп яшәргә тиеш тә. Бу җырны миңа Илгиз абый Кадыйров биргән иде, мин аңа бик рәхмәтле.
 
Ә «Түгәрәк уен» фестиваленә килгәндә, ул үзе бер мәктәп. Монда инде, чынлап та, чиста фольклор коллективлар материалны аутентик рәвештә башкарып күрсәтә. Бу — коллективларны яңа эзләнүләргә, үсешкә этәрә торган чара. Ә халык арасында безнең әле әллә никадәр җәүһәрләребез саклана. Дөрес, фольклор материалның бөтенесен дә сәхнәгә алып менеп булмый, йөздән бер-икесен чыгарып була. Халык арасында бер зур катлам — совет чоры фольклоры бар. Ул катламның әле тиешенчә өйрәнелеп, сәхнәгә менгәне юк. Ә менә һәр этник төркемнең үзенә генә хас, тирәннән
 
килә торган фольклоры — ул инде бәһасез байлык. Халык турында аның җырына, биюенә, уен коралларына карап фикер йөртәсең бит. Бу җәһәттән, безнең татар фольклоры гаҗәп киң — монда халыкның зурлыгы да, төрлелеге дә, затлылыгы да, тырышлыгы да, холкы-табигате дә аерым ачык күренә. Арча якларында биелә торган «Кетеки», Балтачның «Чабата»сы, Самара өлкәсе Камышлы районының «Ярмәк вагы», Свердловск өлкәсенең Әрәкәй авылы биюе — барысы да уникаль. Халык аларны буыннан-буынга тапшырып саклаган, бүгенге көнгә китереп җиткергән. Безнең бурыч — бу байлыкны дөньяга күрсәтү. Шулай ук Чиләбе өлкәсендә яшәүче татарлар фольклорыннан «Без барабыз Аскындин», «Каз канат», керәшен татарларының «Париж көе», урал татарларының «Ак чатырлар» җырлары безнең репертуарыбызның матур бер өлеше. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында татар әсирләреннән немец галимнәре язып алган фольклор байлыгы да илебезгә кайтты. Аның бер үрнәген — «Аһ син, заман» җырын без дә үзебезнең тамашачыга тәкъдим иттек. Бу җыр, беренчедән, үзенең милли эчтәлеге, рухы белән кадерле булса, икенчедән, ул шундый авыр шартларда — тоткынлыкта да безнең милләттәшләребезнең шушы җырны җаннарында саклавы белән тетрәндерә.
 
Дөньяда, гомумән, татар милләте белән кызыксыну бик көчле. Күп илләрдә гади халык арасында ялган идеология нәтиҗәсендә тудырылган «татар-варвар» төшенчәсе дә әлегә кадәр яши. Безнең чыгышларны караганнан соң, алар татарның чын йөзен, асылын аңлап калырга тиеш. Бу да безнең максатларыбызның берсе.
 
Хезмәтебезнең тагын бер юнәлеше — яшь буында милли хәзинәбез белән кызыксыну уяту. Шөкер, ул кызыксыну бар — мәктәпләрдә биргән концерт- дәресләребезне балалар шык та итми карыйлар. Ә бит анда йөзәрләгән бала утыра. Уен коралларын тотып карыйлар, киемнәребез белән кызыксыналар. Без аларда сәнгать аша милли рух тәрбияләргә тырышабыз. «Сорнай» ансамбле дә, яңа оешкан «Риваять» ансамбле дә бу практиканы куллана. Үтә кирәкле, чын мәгънәсендә файдалы эш бу. Бездә профессиональ фольклор ансамбльләре күп түгел, безнең һәркайсыбызга да мәйдан җитәрлек. «Сорнай» — ул иң беренче оешып, үз кыйбасын тапкан һәм шуңа тугъры кала алган профессиональ фольклор ансамбле. Мин бу ансамбль белән горурланам. Чөнки аларның хезмәтен бик яхшы аңлыйм, бәяли алам. Сәхнәгә чыгып концерт бирү — ул бит айсбергның күренеп торган өлеше генә. Ә аның төп өлеше —көндәлек хезмәт —тамашачы күзеннән ерак. Без һәр елны репертуарыбызга алты-җиде яңа әсәр кертәбез. Тамашачы кабул итәрлек итеп сәхнәгә алып менү өчен аларның бит һәрберсен ювилер кебек эшкәртергә кирәк. Бүгенге көндә безнең хәзинәбездә 150дән артык әсәр бар. Шуларның яртысыннан күбесен мин үзем таптым. Бу җәһәттән минем хезмәтемне аңлаучы кешеләр булды, алар миңа бик ярдәм иттеләр. Аларның барысына да рәхмәтлемен. Аерып, Айдар Хәлимгә рәхмәтемне җиткерәм, ул миңа күп материал бирде. Хәзерге көндә миндә үз гомеремә җитәрлек материал тупланган. Һәм без үз юлыбызда шактый мирас калдырабыз дип уйлыйм

Илсөяр ИКСАНОВА
Түгәрәк уен
№ --- | 26.11.2018
Түгәрәк уен печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»