поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
24.11.2018 Җәмгыять

"Гомерем буе әни сүзен әйтергә тилмереп яшәдем"

Бүген – Әниләр көне. Әниләрне олылауга багышланган халыкара бәйрәм Россиядә 1998 нче елдан бирле билгеләп үтелә. Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтүенчә, Татарстанда быел беренче бәбиен алып кайткан әниләр саны алдан фаразлаганнан да артып киткән. Моңа яшь әниләргә яңа төр пособие түләү дә ярдәм итә, ди министр. Әниләрне ничек кадерләргә?

Илүсә Галиҗанова, китапханәче:
 
– Әнием үлгәндә миңа 3 яшь булган. Шуннан соң әти тагын  өйләнгән. Мин гомерем буе әни сүзен әйтергә тилмереп яшәдем. Үги әнине мин дә, апаларым да кабул итә алмадык. Әти бәхетле яшәсен дип, сүз әйтмәдек. Тик ул озын гомерле булмады. Ә менә шуннан соң башланды инде хәлләр. Төп йортка үги әнинең кызы гына кайта тор­ган булды. Үз нигезебезне сагынып яшәдек. Тик олыгайгач, үги әнигә ярдәм кирәк булды. Менә шулчакта мин аны үзебезгә алып кайтып карадым. Бу га­мәлемә сөенеп бетә алмыйм. Үсеп килүче ике кызыма үр­нәк булган икән бу эшем. Еллар узды. Хәзер инде мин үзем – дәү әни. Кызларымнан, кияүлә­рем­нән игелек күрәм.
 
Айгөл Биктимерова, Татарстан Диния нәза­рәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе:
 
– Әниләребезнең бер тулгагы гына да, гомер буе игелек итеп тә, кайтарып бетерә торган түгел. Алла­һы Тәгалә һәр баланың күңеленә анасына хөрмәт күрсәтә алырлык изгелек орлыклары салсын иде!   
 
Камил Шәрәфиев, эшмәкәр:
 
– Мине әни кечкенә вактымда әтинең әнисенә калдырып киткән. Әбиемне әни­ем төсле яратып яшә­дем. Ничек кенә кадерләп калырга тырышмадым. Ул да, син үз баламнан да артык, ди торган иде. Узган ел туган көненә кызыл  розалар күтәреп кайттым. Шунда әбием рәхмәтен белдереп, әле безнең авылда кемнең баласы шушындый чә­чәкләр бирә, диде. Шуннан соң ике атна да узмады, ул мәңгелеккә күзләрен йомды. Күңелемә әбием бик тә җит­ми. Яратып яшәсәм дә, бар назымны бирмәгәнмен төс­ле.
 
Лилия Шәрипова, декрет ялындагы әни:
 
– Әниләр көненә бер атна алдан әзерләнә башладым. Күпләп сату базарыннан бакча җиләге, җимеш­ләр сатып алып кайттым. Хәзер шулардан баллы букетлар ясыйм. Әниләрен матур да, файдалы да бүләк белән сөендерергә теләү­челәр күп. Унбишләп бу­кетка заказ алдым. Әни­ләргә дигәч, бәясенә дә акча кызганмыйлар. Бер букет бәясе уртача 1 мең 500 сум тора. Мәсәлән, быел 8 Март бәйрәмендә күбрәк 600-800 сумлык букетлар ясадым.
 
Алсу Мөхәрләмова, 15 бала анасы:
 
 – Әнием исән түгел. Ба­лаларның бишесе мәктәп­тә укый, калганнары зурлар инде. Иң олысы Хәлилгә – 32, кечесе Зөһрәгә – 8 яшь. Без­нең заманда хәзерге кебек посо­биеләр бирү юк иде. Һәр бала үз ризыгы белән туа. Берсен дә акча өчен дип тапмадык. Бәйрәмнәрдә мине дә, әти­ләрен дә игътибарсыз калдырмыйлар. Кайта алмаганда, шалтыратып булса да котлыйлар. Миңа күбрәк чәчәк, өй кирәк-яраклары бирергә яраталар. Бергәләп телевизор бүләк иткәннәре дә бар. Кечкенәләре үз куллары белән нәрсә булса да ясап сөендерә. Бәйрәмнәрдә генә түгел, һәрвакыт аларның игъ­­тибарын тоеп яшим. Дөнья яме  – балаларда! Әти-әни өчен иң мөһиме – алар­ның тәрбияле булуы.

Кадрия Идрисова, республика “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗ­тимагый оешмасы җи­тәкчесе:

– Безнең әни 81 яшькә кадәр яшәде. Ул исән чагын­да, командировкага юлым Актаныш аша үтә икән, беркайчан да әни янына керми калмый идем. Әнине соңгы юлга озат­каннан соң, авылга ул кадәр ашкынып кайта ал­мыйсың. Әни ул – ана корт кебек бергә җыючы. Ана корт үлгәч, күч тарала. Әни исән вакытта кадерли белергә кирәк. Аннан соң елап йөрү, үкенү – әнине түгел, үзеңне кызганып елау ул. Менә шуны һәр кешегә аңлатасым килә.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 24.11.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»