|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.11.2018 Матбугат
Чулпан Әмири: “Студиягә җырлап керәм!”“Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе моннан ике ел ярым элек “Хәбәрләр”не татар телендә дә сөйли башлады. Бер ел элек исә тормыш-көнкүрештәге төрле теманы яктырткан “Хәерле көн, Татарстан!” тапшыруы беренче тапкыр эфирга чыкты. һәм элекке дикторларның җиренә җиткереп, тәмле итеп сөйләгәннәрен әле онытып бетермәгән татар тамашачысы, кабат зәвыклы, саф татар сөйләмен рәхәтләнеп тыңлау бәхетенә тиенде. Бүгенге кунагыбыз — “Яңалыклар”ны сөйләүче һәм “Хәерле көн, Татарстан!” тапшыруын да алып баручы Чулпан Әмири.
— Чулпан, син элекке дикторларыбыз кебек бик оста сөйлисең, кайларда үстең син, кемнәр укытты үзеңне?
— Мин Арча төбәгеннән. әтием шул яктан, әнием Казан кызы. Икесе дә югары белемлеләр, әтием — авыл хуҗалыгы тармагында, ә әнием тарих, рус теле, әдәбият укытучысы һәм медицина өлкәсе белгече. Без гаиләдә ике кыз, Айназ исемле сеңлем бар.
Мин балачактан бик шук, кызыксынучан идем. Әтием белән әнием әйтүенчә, алар миңа кечкенәдән үк “Шүрәле”, “Мойдодыр”, “Айболит”ларны еш укыганнар. Мин шуларны хәтердә калдырып, яттан сөйләгәнмен, алар аны кассеталарга яздырып барганнар. Ул язмаларым әле дә саклана.
Көчен файдалы якка юнәлтик әле бу баланың дип, әтием белән әнием, мине дүрт яшьтән Арча музыка мәктәбенең хореография бүлегенә укырга биргәннәр. Анда Казаннан кайткан профессиональ хореограф Венер Хисамиев белән төрле биюләр өйрәнеп, дипломант, лауреат исемнәрен алу насыйп булды. Биюгә йөрим дип кенә әле басылмаганмын, шуңа күрә, мин тиктормасны баян классына да биргәннәр. Әтием үзе дә баянда бик матур уйный, искиткеч җырлый иде. Без сеңлем белән әтиемнең баян тавышына йоклап китә идек. Өебездә җыр-моң һаман яңгырап торды. әтиемнең әтисе, бер дигән балта остасы, тәрәзә йөзлекләрен карап туймаслык итеп ясаучы бабаем, тальянда матур уйный иде, әбием аш-су остасы иде. Гаилә белән Сабантуйларына баруыбыз һич исемнән чыкмый: бабаем — тальянда, әтием баянда уйный, бөтен урамга бәйрәм рухы, моң тарала...
Ә әнием ягыннан дәү әтием белән дәү әнием, сугыш михнәтләрен күргән ветераннар. Шунлыктан, без каникулларга Казанга килгәч, алар безне һәрвакыт Горький паркына, сугышта үлгән солдат хөрмәтенә куелган һәйкәл янына алып киләләр, безне музейларга йөртәләр иде. Алар менә шундый тәрбия бирүләре белән истә калган.
Әле әниемнең әтисенең әнисе — Сабира әбием бар иде. Ул 97 яшькә кадәр яшәде. Олы әбием (без аңа шулай эндәшә идек) миңа һәрвакыт мөнәҗәтләр, хәдисләр сөйли иде. Бала вакытымнан ул миңа биш асыл сыйфатны сеңдерде: намус, оят-әдәп, акыл, күңел ч исталыгы һәм сабырлык. Өч яшьтән асрамага эләккән олы әбиебез, бер сыйныф укымаса да, бик дини, ачык зиһенле, зирәк кеше иде. Шуңа без аны “профессор” дип йөрдек. Тормыш сабаклары биреп, асыл үрнәкләрдә тәрбияләгәннәре өчен, мин аларның һәрберсенә чиксез рәхмәтле.
— Мәктәпкә дә иртә кердеңме?
— Районда кеше бер-берсен яхшы белә бит инде. Миңа 6 яшь тулганда беренче сыйныфка укучыларны данлыклы Клавдия Михайловна туплаган. Шуңа күрә мине мәктәпкә иртә биргәннәр. Әнием беренче укытучым Клавдия Михайловнага: “Кызым сулагай, аны уң кул белән эш итәргә өйрәтеп булырмы икән?” — дип сорады. “Юк, кирәкми, шулай калсын, сулагай хәтта борчаны да дагалаган”, — диде укытучым. Шулай итеп, мин бүгенге көнгәчә сулагай. Дөрес, Коръәндә кушылганча, ризыкны уң кул белән тотып ашарга тырышам.
Тугызынчы сыйныфтан соң мин Арча педагогия колледжының музыка факультетына кердем. Безне легендар ветеран педагог Илдус Сәгъдиев җитәкчелегендәге коллектив укытты. Шунда мин “Арча егетләре” ансамбленә эләктем. Аны Айдар Фәйзрахмановның олы абыйсы Марсель абый Фәйзрахманов җитәкли иде. Ул безне сәнгатькә, җырга, музыка уен коралларында уйнарга өйрәтеп кенә калмады, тормыш сабаклары да бирде: авыр чакта югалып калмаска, нык булырга, үз сүзеңне һәрвакыт әйтә белергә, куркак булмаска, гадел һәм тырыш булырга өйрәтте. Уку җиңел түгел бит, репетицияләрдә кайвакыт елап та бетә идек. “Менә сез елыйсыз, өйрәнгәндә авыр булса да, тормышта җиңел булыр”, — дия иде. Безне шулай чыныктырды. Аның һәр сүзе афоризм кебек иде. “Бары тик яраткан эшеңдә генә рәхәтләнеп, бирелеп эшлисең, ә яратмаган эштән китүең хәерле”, — дип әйтә иде. Кызганыч, Марсель абый бүген арабызда юк инде, әмма ул өйрәткән сәнгать һәм тормыш дәресләре һәрвакыт истә.
— Чулпан, ә Казанны ничек “яуладың”?
— Миңа колледжны тәмамларга бер ел кала, әтиемә Казанда эш тәкъдим иттеләр. Гаиләбез Казанга күченде, ә миңа мөстәкыйль яшәп, Арчада укып бетерергә туры килде. Шул вакытта Нурия апа белән Илдар абый Абдуллиннарның, Банат, Сәгыйдә апаларның киңәше, ярдәме зур булды. Колледжны кызыл дипломга тәмамлап, Казанга килгәч, мин Педагогика институтының музыка факультетына, Мәдәният һәм сәнгать институтының актер-режиссерлык факультетына керү өчен имтиханнар тапшырдым. Икесенә дә кабул ителдем, әмма яңалыкка омтылуым сәбәпле, актер-режиссерлык юнәлешен сайладым. Курс җитәкчесе Наил абый Дунаев, кураторыбыз Азат абый Зарипов, сәхнә теле укытучысы Наил Самат улы икәнен белгәч, аеруча сөендем. Студент еллары биредә дә бик күңелле дәвам итте. Шулкадәр абруйлы, күренекле Наил абый Дунаев без — студентларга карата һәрвакыт гади булды. Уку белән беррәттән, татар-төрек лицеенда ике ел музыка да укыттым. Шунда егетләр ансамбле оештырып, кассетага татар, төрек җырларын яздырдык. Ул вакытта лицей директоры Ирхан бәй, моңа рәхмәт йөзеннән, безне юллама белән Төркиягә җибәрде. Шунда мин “Королек птичка певчая” фильмындагы төп героиня Фәридә-Айдан Шенер белән таныштым, аның белән аралашу күңелемә якты хатирә булып кереп калды.
— Син актриса-диктор икән!
— Әйе. Соңгы курста диплом спектакле итеп Генрих Ибсенның “Кукольный дом” әсәрен куйдык. Мин анда төп героиня Нораны уйнадым. Наилә апа Гәрәеваның: “Булдырасың, Чулпан!” — дигән сүзе минем өчен бик зур бәя булды. Диплом спектакльләрен республиканың төрле театрларыннан килгән режиссерлар, белгечләр, җитәкчеләр карап, өметле күренгән актерларны сайлап алалар. Миңа да тәкъдимнәр булса да, шул вакытта гаиләбезгә олы хәсрәт килде — әтием вафат булды. Һич көтелмәгән бу югалтудан мин олыгаеп киттем, әниемә терәк булырга, әле мәктәптә генә укып йөргән сеңлемә ярдәм итәргә кирәк дигән карарга килдем. Тормышта бер нәрсә дә очраклы гына килеп чыкмый, мин моңа яши-яши ныграк инанам. Институтны кызыл дипломга тәмамлаган көннәрдә, телевизордан “Татарстан — Яңа гасыр” каналына корреспондент-хәбәрчеләр кирәк дигән игълан күреп алдым. Тәвәккәлләп бардым. “Син ниндирәк юнәлештә эшләп карар идең?” — дип сорадылар. Мин танылган бөек шәхесләрнең балалары турында, “Алмагачның алмасы” дигән рубрика эшләргә теләвемне әйттем. Хупладылар. Чакырылган кунаклар ихластан, ачылып китеп сөйләшерлек булсын дип, җылы мохит табарга тырыштым. Таптым. Ялкынланып янган чын камин янында тапшыруны төшерә башладык. Беренче героем итеп күренекле язучыбыз Сибгат ага Хәкимнең улы Рафаэль Хәкимовны чакырдым. Ул чакта Рафаэль Сибгатович беренче Президентыбыз Шәймиев Минтимер Шәриповичның дәүләт киңәшчесе иде. Ничек батырчылык иткәнмендер, хәзер уйлыйм да, аптырап китәм. “Яшьләр, яшьләр — кыю халык”, — дип тикмәгә җырламыйлар шул. Аннан Аяз Гыйләҗевнең улы Искәндәр Гыйләҗев, Туфан абый Миңнуллин кызы әлфия Миңнуллина белән тапшыру эфирга чыкты. Барлыгы 17 герой белән әңгәмә кордым. Дөньяга карашымны киңәйткәннәре, күп яңалык, файдалы гыйлем биргәннәре өчен, мин ул геройларымның һәрберсенә рәхмәтле. Алар белән очрашу мөмкинлеге биргән язмышыма рәхмәт.
— “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясенә ничек килеп керүеңне дә сөйлә әле, Чулпан.
— “Татарстан — Яңа гасыр”да мин килешү буенча, кемнеңдер урынында вакытлыча гына эшләдем. Шул чакта һөнәри осталыгымны үстерү өчен төпле һөнәр, җигелеп, рәхәтләнеп эшләрлек ышанычлы, даими эш урыны кирәк дигән фикергә килдем. һәм “Алмагачның алмасы” тапшырулары яздырылган дискларымны күтәреп, “ТНВ” янәшәсендәге “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясенә кереп киттем. Ул чакта коллективны Айрат Сибагатуллин җитәкли иде. “Карарбыз, чылтыратып үз сүзебезне әйтербез”, — диде. Күпмедер вакыттан соң, мине чакыртып, Заһидуллина Лия Михайловна җитәкчелегендәге Милли тапшырулар редакциясенә эшкә алдылар. Бик куандым, чөнки “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе, белгәнегезчә, элек-электән легендар шәхесләребез, дикторларның профессиональлеге белән данлыклы. Эшкә килүгә, кызыксынып, архивларны өйрәнә башладым. Әминә Сафиуллина, Иркә Сакаева, Лия Заһидуллина тапшыруларын карап, үрнәк тәҗрибә алдым. Лия Михайловна миңа “Иҗат” “Замандаш”, “Бәхетем минем” тапшыруларын ышанып йөкләде. Шулай ук күренекле шәхесләр турында рус телендә “Современник” тапшыруларын да алып бардым, һөнәремнең барлык нечкәлекләрен белергә кирәк дип, корреспондент буларак та эшләдем. Коллективка зур рәхмәт, бик җылы кабул иттеләр. Бүгенгәчә бер гаилә кебек киңәшеп, ярдәмләшеп хезмәт итәбез.
Татарстан Президенты карары нигезендә 2012 елда “Авыл клублары” дигән республика программасы гамәлгә керде. Шул уңайдан “Мәдәни учак” дигән проект булдыру идеясе туды. Шуннан без — телевидениедә инде 40 елдан артык эшләүче оператор Таһир абый Хәсәнов, күренекле режиссер Зәйтүн абый Яркәев һәм мин, яңа Мәдәният йорты ачылган барлык районнарны, авылларны йөреп чыктык, халыкның шатлыгын “Мәдәни учак” тапшыруында яктырттык.
— Чулпан, сине 2016 елның 16 маенда “Татарстан” телевидениесендә татар телендә беренче тапкыр эфирга чыккан “Яңалыклар”ны алып баручы итеп ничек сайлап алдылар?
— Үз һөнәрләренең осталарыннан торган абруйлы жюри әгъзалары җентекләп тикшерде: камера алдында үзеңне ничек тотасың, югалып калмыйсыңмы, дөрес сөйлисеңме — барысын да исәпкә алдылар. Әле бит тапшыру туры эфирда бара, ә ул зур җаваплылык дигән сүз. “Яңалыклар” — профессиональ үсешемдә яңа бер этап, алга бер баскыч булды.
— Син элекке дикторлар кебек ягымлы, тәмле итеп сөйлисең.
— Рәхмәт! Миңа бу вазыйфаны ышанып тапшырган җитәкчеләрнең өметен акларга, легендар дикторларыбыз эшен лаеклы дәвам итәргә кирәк дип эшлим. Рус мәктәбен тәмамласам да, чиста татар мохитендә үскәч, ана теле бар нечкәлекләре белән канга, йөрәккә сеңгән.
Әминә Сафиуллина, Иркә Сакаева, Лия Заһидуллина, Рөстәм Нәбиуллин, рус дикторларыннан Анна Шатилова, Игорь Кириллов турындагы барлык мәгълүматны бүгенге көнгә кадәр укып барам. Һәм кызыклы нәтиҗәгә килдем: дикторларның күбесе йә педагоглар, йә артистлар икән. “Время” тапшыруын 40 елдан артык алып барган Кириллов һөнәре буенча актер, Шатилова педагог-физик-математик, Лия Заһидуллина актриса, әминә Сафиуллина актриса... Үземне алар дәрәҗәсенә куюым түгел, фактны гына әйтәм, мин дә башта укытучылыкка белем алдым бит. Безнең эштә бу һөнәрләрнең икесе дә кирәк. “Хәерле көн, Татарстан!” тапшыруын бергә алып баручы хезмәттәшем Раил Садри — Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган журналист. Ул миннән яшь булса да, бик эзләнүчән, белемле егет. Ул да кайвакыт: “Безгә дә сәхнә, сөйләм теле, дикция, интонация дәресләре укытылган булса, бик яхшы буласы иде”, — ди. Күп кенә журналистлар белән аралашканда алар да шул фикерне әйтә.
— “Татарстан” телеканалында сөйләм бик дөрес, чиста. Сез — алып баручылар, заманнарны бутап нервыга тимисез, ялгышмыйсыз. Яңалыкларны сезгә кем язып бирә?
— Бу — күмәк коллектив эше. Шеф-редактор да, продюсер да, корреспондент та, тәрҗемәче, диктор да үз өлешен кертә. Корреспондент урынга барып, ике телдә дә мәгълүмат алып кайта. Аннан текстларны эшкәртәбез, монтажлыйбыз, тикшерәбез. Үзебезнең тәрҗемәчебез бар — танылган радиожурналист Фәнис Мөхәммәтов. Текстларны шеф-редакторлар карый, ахыр чиктә ул алып баручылар карамагына күчә. Мин текстны һәрвакыт укып чыгам, кирәк икән хәтта төзәтмәләр кертәм. Тамашачыга ни хакында сөйләячәгебезне ике сүздән аңларлык итәргә тырышабыз. җитәкчебез — “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе директоры Фирдүс Гыймалтдиновның тапшыруларны җентекләп, иләк аша үткәреп караганын беләбез, бу безгә тагын да камилләшергә, илһамланып эшләргә стимул бирә.
“Хәерле көн, Татарстан!” тапшыруына исә сценарийны Раил Садри белән икәү язабыз, соңыннан аны Милли тапшырулар редакциясе җитәкчесе Илнур Фәйзрахманов үзе карап, эфирга чыгара. Шунысы куанычлы, ул безгә иҗади ирек бирә. Тапшыруга шундый кызыклы шәхесне чакырсак ничек булыр дигәндә, һәрвакыт тыңлый, хуплый. Мин “Яңалыклар”, “Хәерле көн, Татарстан!” тапшыруларын караган тамашачылар: “Их, дәвамы булса иде”, — дип әйтерлек итеп эшләргә тырышам.
— Тамак карлыкмасын, тавыш чиста чыксын өчен нинди күгенүләр ясыйсың?
— Бу җәһәттән минем үземнең ысул — эфирга кергәндә җырлап керәм. Тын юллары киңәя, дикция көйләнә.
— Чулпан, эфирда синең йөз-кыяфәтең, киемнәрең дә сокланып карап торырлык. Киемнәрне үзең сайлыйсыңмы?
— Стилистым — сеңлем. Айназ икътисадчы, бик иҗади шәхес, чын эстет. “Кием тыйнак та булсын, шул ук вакытта күзгә рәхәтлек тә бирсен”, — ди. Ул да музыка мәктәбен тәмамлады, бәйрәмнәрдә, гаилә белән җыелганда фортепианода уйнап, күңелгә рәхәт ял бирә.
Безнең өйдә элек зур картиналар аз иде. Әниебез рамкаларга алып, төрле бөек шәхесләрнең афоризмнарын стенага элеп куя иде. Антон Чеховның “В человеке все должно быть прекрасно: и лицо, и одежда, и душа, и мысли” дигән канатлы сүзе аеруча истә калган. Дикторның чәченнән алып, үкчәсенә кадәр матур, пөхтә, күзне иркәләрлек булырга тиеш. Әйтик, әлеге дә баягы Анна Шатилова, эфирга һәрвакыт крахмалланган ак күлмәктән, кызыл костюм яки шарфтан чыга иде. Ул Япониягә барып кайткач үзенә шул стильне булдырган.
Минем һәрьяктан иң беренче тәнкыйтьчем — әнием, сердәшем һәм киңәшчем — сеңлем. Бервакыт “Хәерле көн, Татарстан!” тапшыруына чәчемне бөдрәләтеп чыккан идем. Өйгә кайтканда урамда бер ханым: “Сез “Яңалыклар” алып баручы Чулпанның туганы түгелме?” дип, мөрәҗәгать итте. Үзем булуымны белгәч: “Фирменный” прическагыз бик килешле, үзгәртмәгез”, — диде. Миңа тамашачы фикере шулай ук кадерле.
Мин студиягә шатланып, елмаеп, мәшәкатьләрне онытып керәм, чөнки бу ыгы-зыгылы тормышта тамашачыга алып баручының моңсуланып утыруы кирәк түгел. Укытучы дәресне һәр баланың аңына барып җитәрлек итеп аңлаткан кебек, диктор да һәр яңалыкны кешегә җиткерә белергә тиеш. Хәбәрләрне укыганда тавыш йә көчәя, йә әкренәя, чөнки һәр мәгълүмат йөрәк аша үтә. Тамашачыны якының, туганың кебек күрергә кирәк. Кемдер каналларны күчереп утырганда гына сиңа тап булырга мөмкин, кемдер бәлки көтеп аладыр, кемнеңдер күтәренке кәеф белән өйдә ял итеп утырган вакытыдыр, кемдер, бәлки, ялгызлыктан аптырап яңалык карарга уйлагандыр һәм мин үземә бирелгән вакыт эчендә, тамашачының мәшәкатен оныттырып, борчулы уйларыннан арындырып тора алганмын икән, димәк, бүгенге көнем бушка узмаган дип саныйм.
— Син бик яратып эшлисең алайса?
— Җанны, күңелне биреп эшлим. Кечкенәдән хәтерлим, әтием һәркөнне “Время” карый иде, ә мин башыма табурет киеп (телевизор, янәсе), алар өйрәткән әкиятләрне сөйли идем. әтием: “Кызым, әлегә мин сине сүндереп торам, “Время” беткәч, син кабат эфирга чыгарсың”, — дип әйтә иде. әтиемнең мине шулай дикторга тиңләп сөйләшкән чагыннан башлап, әкрен-әкрен адымнар белән телевидениегә якынайганмын, димәк. “җомга көн кич белән” альманахын яратып карый, радиодан “Тел күрке — сүз”не йотлыгып тыңлый, радиоспектакльләрне көтеп ала идек. Казанга каникулга килгәч, дәү әти сеңлем белән мине утыртып куя иде дә, хәзер театрга барабыз дип, радионы кабыза һәм без бер сәгать барган спектакльне тын да алмыйча тыңлап утыра идек. Аннан мин Арчага кайткач, хәзер театрга барабыз дип, әтием белән әниемне дә утыртып, радиодан спектакль тыңлата идем. Болар да һөнәр сайлавыма йогынты ясаган инде, әлбәттә.
— Чулпан, син бик ачык, көр күңелле. Боек, сөмсере коелган кеше телевидениедә эшли дә алмыйдыр ул, шулай бит?
— Билгеле. Кешеләрне яратмасаң, эфирда эшләү мөмкин түгел. Мин оптимист. Эчемә тискәре уйлар кертмәскә тырышам. Моны көчле шәхесләр генә булдыра ала, ә мин, мактану булмасын, ул яктан үземне көчле дип саныйм. Эшкә шатланып киләм, гаиләмә канәгатьлек хисе тоеп, куанып кайтам. Иртән торуга якты көнне күрүемә, сәламәт булуыма рәхмәт әйтәм, кич йокларга ятканда көн дәвамында очраган кешеләргә күңелемнән рәхмәт җиткерәм, чөнки һәр кеше сиңа ниндидер гыйлем бирә, эчке дөньяңны баета. Кешеләрне гаңәпләндерә белгән һәм үзе гаҗәпләнә торган кешеләрне яратам. Табигатькә чыгарга, машинада җилдерергә, атка атланып йөрергә яратам. Сабантуйларында да гаиләбез белән тизрәк ат чабышларын карарга ашыгабыз.
Бала чактан тальян-баян моңнарын тыңлап үскәнгәдер, җырдан-көйдән аерылганым юк. Инде дүрт еллап Казандагы Химиклар Мәдәният йортында Роберт Гарипов җитәкчелегендә эшләүче һәвәскәр гармунчылар клубы белән тыгыз иҗади элемтәдә торабыз. Төрле һөнәр ияләреннән тупланган клуб бердәм, зур иҗади коллектив булып, бүгенге көндә дә бик матур эшли. Аларны “Хәерле көн, Татарстан!” тапшыруында да күрсәттек.
Әле эшли генә башлаган чорымда күп кенә танылган җырлар авторы Гөлсәрвәр апа турында тапшыру эшләгәннән соң, ул миңа “Иң бәхетле кеше” дигән шигырен бүләк иткән иде. Аңа көй яздырдым. әтием истәлегенә шулай ук Гөлсәрвәр апа “әткәй” җырын, “җиргә бәхет өстәүче” (“Табиб”) җырларын да иҗат итте. Аллага шөкер, җырдагыча, мин үземне һәр яктан иң бәхетле кеше дип саныйм. Шулай ук хөрмәтле “Татарстан яшьләре” газетасын яратып укыган күпсанлы тамашачыларга, гомумән, “Яналыклар”, “Хәерле көн, Татарстан!” тапшыруларын көтеп алган һәркемгә, тормышның тәмен белеп, бик-бик бәхетле яшәүләрен телим!
Әңгәмәдәш — Назилә САФИУЛЛИНА.
--- |
Иң күп укылган
|