|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.04.2010 Җәмгыять
ТАШУ КИТТЕ!Чынлап торып яз җитүнең билгесен – ташу китүне карап, балаларым белән чын ләззәт алдык. Үз гомеремдә беренче тапкыр башыннан азагына кадәр эләктем. Башка елларда йә иртәрәк төшелә, аннары вакыты туры килмичә, йә онытылып, күреп калып булмый торган иде. Яки бозлар китеп, мул сулар ташып бетеп барганда, гаҗәп тамашаның койрыгына гына эләгелә иде. Быел иртә дә түгел, соң да түгел – нәкъ үзәгенә туры килдек. Бер-ике көн элегрәк су буеннан, Сарманның Минзәлә елгасындагы буа тирәсеннән әйләнеп кайткан идек – ара-тирә су ачылган, бозлардан тулысынча арынган өлешләре дә бар иде. Ә агым буенча өстәрәк өлештәге бозлар авыр сулап, көчкә эләгеп торалар иде инде. Көннәр дә җылытып җибәрде, бу араларда көндезләрен температура кояшта 15-16 градусларга кадәр күтәрелде. Кыскасы, халык көтте. Менә ташу китәчәк, менә боз кузгалачак. Су буеннан халык гел өзелми башлады, тамаша көтте. Узган шимбә-якшәмбедә дә бик каты көткәннәр иде – китмәде. Ә менә сишәмбе төштән соң башланды... Кичке бишенче яртыларда су буенча зур-зур бозлар агып килде. Аннары ул бозлар күбәя башлады, тагын, тагын... Бер-берсе өстенә өелергә тотынды. Ташу китүне бик тиз була торган нәрсә дип уйлый идем. Алай ук түгел икән. Табигать, махсус уйлап куйгандай, боз китүне күбрәк кеше күреп калсын диебрәк, вакытын да бик уңайлы китереп куйды. Бозлар ага, өелә торды, ул арада халык, бер-берсенә шалтыратышып, бик күпләп җыела башлады. Гөжләп аккан су шавына бала-чага чырылдавы, музыка тавышы кушылып, ташу китү киче бөтенләй бәйрәм рухы алды. Кайберәүләр шунда ук, машина капотында табыннар корып, бәйрәм икән – бәйрәм булсын дип, ныклап бәйрәм итә башлады.
Ә ул арада бозлар өелә торды, шаулап килгән су ташкыны күпер астын тулысынча тутырып агарга тотынды. Бозлар бөтенләй тыгылып, күперне алып китмәс микән дип шикләнеп торган арада, буа буена коткару буенча махсус хезмәтләрнең техникасы җыела башлады. Су суыртучы машина, зур бульдозер, газ хезмәтеннән – берсе дә калмады. Тәртипне тикшереп торырга милиция дә килеп җитте. Быел ташу куркыныч килә, боз катламы нык калын, су басулар булмагае дигән сүзләр күп булды. Шуңа күрә әзерлек чараларына да кыштан ук тотынганнар иде. Көннәр-төннәр буена туң җирне бульдозер белән эттереп, "КамАЗ"ларга экскаватор белән төяп, Минзәлә елгасының буасы янында өстәмә уентык ясадылар – күтәрелгән су шунда да тулып, аның көчен күпкә киметте.
Халыкка: "Йә, барыгыз да җыелып беттегезме, киттекме?" – дигән кебегрәк, күпер янына өелеп җыелган бозлар сәгать җиденче яртылар тирәсендә шулчак дәррәү кузгалып, алга томырылдылар һәм ташуның кульминациясе башланды! Ничә сәгать тулгактан интеккән хатын-кызның бала таба башлаган мизгеле шикеллерәк иде бу. Яртышар метр калынлыктагы боз кисәкләре дөбер-шатыр итеп күпергә килеп бәрелде, сыешмаганнары өскә үк сикереп менде, күпер өстен су басты. Зур дулкыннар чайкалып-чайкалып ярларны тутырды, диңгез хасил булды. Күпер аша суның аръягына чыгып карап тора идек, күперне агызып китсә, ничек кайтырбыз микән, дигән уй да баса башлады. Шөкер, күпер үз урыныда калды, боз ташкыны акты-акты да тынычлануга таба китте. Халык әкренләп таралыша башлады.
Иң кызыгы бетеп, ташуны озаткач, соңга калып килеп җитүчеләрне күзәтүе дә күңелле икән. Ашыга-ашыга машинадан төшкән булалар, нидер карамакчы булалар, тик инде тү-тү – концерт бетте. Табигать быел аны икенче мәртәбә күрсәтмәс. Гомер буе Сарманда яшәгән олы яшьләрдәге ике апа да соңарып кына төшеп җиткән. "Бетте бит инде", – дигәч, кәефләре кырылды. "Башка елларда күргәнегез бардыр әле", – дип әйткән идем, берсе, авыр сулап, болай диде: "Гел күргәнем юк шул". Ә менә без күрдек, фотога төшердек һәм салкын, озын кыш белән саубуллаштык!
Лилия СӨНГАТУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|