|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.11.2018 Криминал
Азнакайда 84 яшьлек әби белмәгән кешеләргә бер миллионга якын акча биргәнТелефон аферистлары Азнакайда яшәүче 84 яшьлек әбинең 700 мең сум акчасын урлаган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. «Татар-информ» язуынча, кичә пенсионер әби полицейскийларга, аңа бер атна дәвамында билгесез кешеләр шалтыратып, моңарчы сатып алган дарулары өчен компенсация түләргә вәгъдә итүләре хакында сөйләгән.
Җинаятьчеләр аннан, имештер, чыгымнарны каплау өчен билгеләнгән акчаның күпмедер өлешен таләп иткән. Нәтиҗәдә, әби мошенникларга 710 мең сум акча күчергән.
Әлеге факт буенча «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
--- |
Иң күп укылган
|