поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
23.11.2018 Дин

Рәсүлебезгә салават

Үткән сишәмбедә Самараның Киров мәйданындагы Иҗат сараенда мөселманнар Мәүлид ән-Нәби - Мөхәммәт пәйгамбәребезнең туган көнен бәйрәм иттеләр.

Эш көне булуына карамастан, залда алма төшәрлек урын юк иде. Чара алдыннан фойеда да халык күп йөрде. Кемдер Самараның “Ак калфак” оешмасы хатын-кызларының кул эшләренә карап сокланды, кемдер рәссам Тәслимә Мостафинаның картиналарын күзәтте, кемдер “Бердәмлек”кә язылырга ашыкты (ел ахыры бит, кадерле укучыларыбыз 2019 елның беренче яртысына язылырга онытмаганнардыр, дип ышынабыз), кемдер “Түбәтәй” тиз ашау кафесыннан китерелгән татар милли ашлары белән сыйланды, ә кемдер "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Разия Әюпованың аш-суларыннан авыз итте.
 
Ә күргәзмәләр артында шашка өстәлләре тезелеп киткән. Бу яңалык турында үзе дә, шашка буенча дөнья чемпионы булып танылган Фәхретдин Канюкаевтан сораган идем, шаярыбрак җавап бирде бугай:
 
- Муллалар яшьләргә якынрак булсын дигән идек. Менә, таныш булыгыз, Халыкара гроссмейстер Олег Дашков, Россия чемпионаты призеры Анастасия Дикушина яшьләребезгә мастер-класс күрсәтәчәкләр. Бәлки, шушы көннән башлап, шашка спорты татарлар арасында тагын да популяр булып китәр әле.
 
Уен башлану белән малайлар шашка өстәлләрен сырып алдылар һәм, залга тамаша карарга да кермичә, кич буе уйнадылар.
 
Төрле авыллардан, шәһәрләрдән, Самараның үзеннән килгән халык утырышып беткәч, сәхнәдә зур экран кабынды һәм фильм башланды. Карале, артистлары Самараныкылар икән бит! Үзебезнең татар кызлары һәм егетләре чын профессиональ дәрәҗәдә төшергән кыска гына фильм беркемне дә битараф калдырмады. Төп герое - яшь кенә татар егете (рольдә “Яктылык” мәктәбен тәмамлап, югары уку йортында укучы Илнур Биккулов) төне буе кызлар белән типтерде, дуслары белән сыра эчте, өенә кайткач, төшкә кадәр йоклады. Аны уятырга кергән әнисе (“Яктылык” мәктәбе директоры сәркатибе Лилия Вакказова) улын битәрли башлаган иде, егет аңа катырак сүз әйтеп, чыгып йөгерде һәм, дусларының эшләре буенча машинага утырып китеп, юл һәлакәтенә эләкте. Аңсыз яткан егетне шайтаннар алып китәргә дип килгәннәр иде, ләкин әнисенең догалары саклап калды һәм Аллаһы Тәгалә, хаталарын тану һәм төзәтү өчен, кабат аны җиргә кайтарды...
 
Фильмның тормыштагы өлеше - экранда, ә Мәхшәр мәйданындагы хәлләр сәхнәдә барды. "Яктылык" мәктәбе укытучысы, яшь режиссер Вәсимә Фәрдиеваның бу идеясе бигрәк тә уңышлы барып чыккан. Күпчелек ханымнар, кешегә күрсәтмичә генә, күзләренә килгән яшь бөртекләрен сөртеп утырдылар. Дөрестән дә, безнең арабызда да бу егет кебек аңы җитлекмәгән үсмерләр юк түгел бит?! Алар акылга утырганчы әле күп еллар үтәргә, күп хаталар ясалырга мөмкин. Ә шушы кыска гына фильм ярдәмендә яшьләрне Аллаһыга якынайтырга, намазга бастырырга, мөселманча яшәү рәвешенә өйрәтергә була.
 
Олы яшьтәге бер әби: “Нәрсә дип моны күрсәтәләр инде, муллалар сәхнәгә чыксын иде”, - дип боргалана башлаган иде, шул рәттә утырган имамнарның берсе: “Тынычлан әби, гыйбрәт өчен бу”, - дип аны шундук тынычландырды. Чыннан да, гыйбрәт булды инде.
 
Әлбәттә, сәхнәгә мулла да чыкты. Дөресләп әйткәндә, Мәүлид ән-Нәби бәйрәмен оештыручылар - региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин һәм Бөтендөнья татар конгрессы бюросы әгъзасы, өлкә “Дуслык” татар иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты Фәхретдин Канюкаев халыкны бишенче тапкыр уздырылучы Мәүлид ән-Нәби бәйрәме белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерделәр. Шулай ук губернатор администрациясенең милли һәм конфессиональ сәясәт идарәсе җитәкчесе Надежда Осипова губернаторның һәм үзенең котлау сүзләрен җиткерде. Надежда Петровна Дмитрий Игоревичның йөкләмәсен үтәп, Камышлы мөх-тәсибәтенең имам-мөхтәсибе Рамил Кәримовка, Яңа Усман авылы имам-хатыйбы Ринат Кәлимуллинга, “Дуслык” татар иҗади-иҗтимагый оешмасы президенты киңәшчесе Идеал Галәүтдиновка һәм башкаларга губернаторның Рәхмәт хатларын тапшырды. Ә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров татар халкы үсешенә керткән зур өлеше өчен Бөтендөнья татар конгрессының иң югары бүләгенә - медальгә ия булды. Шулай ук “Прогресс-В” компанияләр төркеме президенты Вазыйх Мөхәммәтшин Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
 
Искиткеч матур бу бәйрәм “Яктылык” татар мәктәбе укучылары башкаруындагы җырлы-биюле номерлар белән үрелеп барды. Чара Татарстан Республикасының халык артисты, җырчы, мөгаллим Миңгол Галиев һәм аның укучысы Ильяс Халиковның Мөхәммәт пәйгамбәргә багышланган җырлары һәм мөнәҗәтләре белән тәмамланды.
 
 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 23.11.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»