|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.11.2018 Мәдәният
Татар дәүләт филармониясендә «Яхин - Гала» йомгаклау концерты узачак27 ноябрьдә (18.30) Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Яхин - Гала» йомгаклау концерты белән Рөстәм Яхин исемендәге IV классик музыка фестивале ябыла. СССРның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Яхинның җырларын һәм романсларын Россия һәм татар эстрадасының күренекле җырчылары – Татарстанның атказанган артистлары Динә Гарипова һәм Алинә Шәрипҗанова; Динар Шәрәфетдинов, Зәрина Вилданова, Илгиз Зәкиев һәм Илүса Хуҗина башкарачак. Сәхнәдә ике зур оркестр – Татарстан Республикасы Филармония джаз оркестры һәм La Primavera Казан камера оркестры уйный. Дирижер – Филармония джаз оркестрының сәнгать җитәкчесе Сергей Васильев. Гадәти булмаган кушма эстрада-симфоник оркестры Яхин романсларына эстрада-джаз төсмерләре өстәячәк. Концертны Әмир Әхмәдишин һәм Марина Ясельская алып бара.
--- |
Иң күп укылган
|