поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
21.11.2018 Дин

Конгресс корылтай җыйды

8 ноябрьдə Уразавылның район мəдəният йортында Нижгар татарлары конгрессының исəп-хисап һəм сайлау конференциясе булып үтте. Эш органнары һəм президиум сайланганнан соң, мандат комиссиясе рəисе Ринат Абдрахманов: “Чакырылган 64 делегатның 56сы теркəү узды, димəк, конференция үз эшен тулы хокукта башлый ала”, - дип белдерде.

Ревизион комиссиянең отчетын аның рəисе Шəмил Нуретдинов тотты - 2014-2015 елларда конгресска өлкə бюджетыннан 400 мең сум акча бүленеп бирелде, 235 мең сум район казнасыннан һəм эшмəкəрлəрдəн җəлеп ителде. Бу сумма тулаем сабантуйлар уздыруга тотылды, шуның 220 мең сумы бүлəклəр алуга, 348 мең сумы кунакларны аш белəн тəэмин итүгə һəм 67 мең сумы транспорт чыгымнарына сарыф ителде. Барысы да кирəкле документлар белəн расланган. Ə 2016-2017 елларда конгрессның исəплəү счеты аша миллионлаган сум акча узды һəм аның күп өлеше район үзəгендə Рəшит Ваһапов белəн Хайдəр Бигичевка һəйкəллəр булдыруга юнəлтелде. Шушы отчет чорындагы финанс мəсьəлəлəргə караган кисəтүлəр булмады, - дип төгəллəде чыгышын Шəмил Хамзинович һəм яңа сайланган советка үз телəклəрен ирештерде. “Беренчесе - уставта күрсəтелгəнчə, совет даими рəвештə үз утырышларын уздырырга тиеш. Икенчесе - үз максатларына ирешер өчен, конгресс перспектив план буенча эш алып барсын иде. Аның системалы рəвештə эшчəнлеге күзəтелми, - диде ул һəм: конгресс белəн автономия бер ноктага сугарга, бер юнəлештə халкыбыз ихтыяҗын кайгыртырга тиеш”, - дип өстəп куйды.
 
Конференциянең көн тəртибе белəн президиум əгъзасы – К.Октябрь районы администрациясе башлыгы Халит Сөлəйманов таныштырды һəм делегатларны сəламлəү өчен сүзне өлкə Диния нəзарəте рəисе Гаяз хəзрəт Закировка бирде. - Ошбу корылтайга килгəн кадерле якташ-миллəттəшлəрем һəм газиз дин кардəшлəрем! Сезне дөнья йөзендə булган иң күркəм ислам сəламе белəн сəламлим: “Əссəлəмə галəйкүм вə рəхмəтуллаһи вə бəрəкəтүһ!” Аллаһы Раббыбыз рəхмəтлəре һəркайсыбызгадахəерлегомерлəр юрасын иде. Бүгенге өлкə татарлары җыенын шəхсəн мин корылтай дип атар идем, əмма лəкин без бу җыелышларны ничек кенə атасак та, иң мөһиме – халкыбыз файдасына булсын иде. Əлбəттə, алар барысы да игелекле төсмерлəр белəн сугарылган, əмма татарлар гына җыелган һəм татарлар язмышын гына хəл итүгə корылган шушындый чараларда рус- чалап чыгыш ясаулар күңелемне бимазалап тора. Шуңа күрə бөек шагыйребезнең түбəндəге юлларын янəдəн кабатлап үтəсем килə: “Сүз юк, урыс телен белү кирəк, Лəкин кайвакытта аны бутыйлар: Татар була торып татарларга Рус телендə доклад укыйлар”. Бу хакта руслардагы бер гыйбрəтле əйтемне дə китерəсем килə: “Это не наша вина, а наша
 
беда”. Əйе, татар авылларында мəктəплəр ябылу сəбəпле, күбесе татар балалары татар əлифбасын өйрəнүдəн мəхрүм ителə. Шуңа күрə балаларыбызга татар теленə, хак динебезгə, милли мəдəниятебезгə һəм гореф-гадəтлəребезгə мəхəббəтне гаилəдə тəрбиялəргə кирəк. Ə моның өчен алар алдында татарча аралашу - безнең бурыч. Аллага мең кат шөкер, төбəгебездə тулы канлы “Туган як” газетасы бу өлкəдə зур эш башкара, ул, чын мəгънəсендə, безнең халкыбызның елъязмасын алып бара, матур татар телендə безгə бөтен мəгълүматны атна саен җиткереп тора, əдəби телне камиллəштерү ниятеннəн чыгып булса кирəк, күренекле язучыларыбызның əсəрлəрен бастырып килə. “Туган як” редакциясе хезмəткəрлəренə, гомумəн, бирегə килгəн һəрбарчыгызга милли тор- мышыбызны якын күргəн, ана телебезне һəм хак динебезне хөрмəт иткəн өчен олы рəхмəтлəремне белдерəм. Сездəй миллəтпəрвəр шəхеслəребез булганда, телебез дə, динебез дə, мəдəниятебез дə югалмаячак һəм үзебез, иншаллаһ, татар булып калачакбыз. Һəрхəлдə, шундый ышаныч белəн Аллаһы Раббыбызга хəер-догалар кылам, - дип төгəллəде үз чыгышын өлкə мөселманнарының Диния нəзарəте рəисе. Милли районның җирле үзидарə һəм Земство җыены органнары исеменнəн делегатларны һəм хөрмəтле президиум əгъзаларын К.Октябрь районы башлыгы Рафаэль Ильясов сəламлəде, кон- гресс эшенə югары бəя бирде. Ə Гаяр Абдрахманович үзенең отчетында конгрессның барлыкка килүен аңлатты, аның тарафыннан халкыбыз ихтыяҗына башкарылган иң мөһим чараларны билгелəп үтте, үзгəртеп кору җиллəре белəн башланып киткəн милли хəрəкəтне җанландыручы олуг шəхеслəребезне искə алды, бүгенге иҗтимагый оешмала- рыбызны җитəклəүчелəргə олы рəхмəтлəрен белдерде һəм алар белəн алга табан да тыгыз хезмəттəшлектə торуын əйтте. Аеруча Казанда Нижгар якташлыгын һəм Рəшит Ваһапов фондын җитəклəгəн күренекле продюсер, Нижгар татарлары конгрессына зур проектларны тормышка ашыруда нык ярдəм күрсəткəн Рифат Əхмəт улы Фаттаховны, аның милли мəдəниятебезне саклап үстерүгə, мəртəбəле якташларыбызның исемнəрен мəңгелəштерүгə куйган эчкерсез хезмəтлəрен ассызыклап узды. Гаяз хəзрəтнең фикерен дəвам иттереп, ана телебезне гаилəдəн башлап сакларга кирəк, диде. Конгрессның эшчəнлеге буенча фикер алышуда зур нотыкны өлкə татар автономиясенең баш- карма директоры Рамил əфəнде Салихҗанов тотты. - Конгрессның эшен билгелəп үткəндə, аның иҗтимагый оешма булуын онытмыйк. Ə алар бары тик иганəчелек аркасында гына үз эшчəнлеклəрен җəелдерə ала. Шуңа күрə һəр иҗтимагый оешманың финанс базасын бул- дыру мəҗбүри. Əйе, безнең автономия эшлекле миллəттəшебез җитəкчелегендə эш алып барганга күрə, безгə хезмəт хакы түлəнə һəм шуңа сорау да зур. Еллык һəм перспектив план буенча эшлибез, журнал чыгарабыз, сайт алып барабыз, зур-зур милли-мəдəни чаралар оештырабыз, иҗади конкурслар игълан итəбез, Татарстан белəн элемтəне, өлкə
 
хөкүмəте белəн мөнəсəбəтне тыгыз тотабыз. Яшьлəрне милли хəрəкəткə җəлеп итəр өчен, ав- тономия канаты астында аларны берлəштерүче орган булдырдык, ə хатын-кызларыбыз “Ак калфак” оешмасында уңышлы гына милли традициялəребезне алга сөрə. Гомумəн, безнең эшчəнлек күпкырлы һəм ул тулысынча газиз халкыбыз ихтыяҗын кайгыртуга, башка миллəт вəкиллəре белəн дустанə мөгамəлəлəрне ныгытуга корылган. Узган көннəрдə генə Түбəн Новгород администрациясе белгечлəре һəм берничə башка миллəт оешмалары рəислəре, җирле СМИ җитəкчелəре составындагы делегация төбəгебездə “Халыклар дуслыгы йорты” булдыру максаты белəн Ульян һəм Иваново калаларына барып кайтты. Анда “Дуслык йортлары” бик уңышлы эшлəп килə һəм, иң мөһиме – алар җирле хөкүмəт балансында тора, дистəлəгəн кеше шунда стабиль хезмəт хакына эшли. Əлеге про- блема белəн Т.Новгород башлыгы Владимир Панов нык кызыксынды һəм шул көннəрдə ул өметле сəфəргə чыгучылар белəн очрашачак. Берсе аңлашылмый, кайвакытта милли район тарафыннан безнең гамəллəргə тулаем битарафлык күрсəтелə. Мəсəлəн, өлкə губернаторын сайлаулар алдыннан Татар Моклокасында авыл советлары рəислəре катнашында автономия советының киңəйтелгəн утырышын уздырдык. Йөздəн артык кеше килгəн иде, бары тик К.Октябрь районыннан гына берəү дə күренмəде. Безнең башлангыч эшлəрне Пильна, Спас, Сергач районы хакимиятлəре күтəреп ала, кызганычка, сезнең хакта шулай дип əйтə алмыйбыз. Телебезне, мəдəниятебезне сакларга телибез икəн, читтə басып тормаска, халкыбыз өчен актуаль булган мəсьəлəлəргə битараф калмаска кирəк. Аллага шөкер, “Туган як” газетабыз, “Татар радио”быз, ТНВ телеканалыбыз чал тарихы- бызны барлауда, хак динебезне саклауда, милли мəдəниятебезгə һəм ана телебезгə мəхəббəт тəрбиялəүдə мөһим эшлəр алып баралар. Урыннардагы татар милли оешмаларыбыз белəн дə без эшлибез. Өлкə үзəгендəге “Туган як” татар мəдəнияте үзəге белəн дə тыгыз хезмəттəшлектə торабыз. Аның җитəкчесе Марат Кадерович олыгаеп китеп, сəламəтлеге какшау сəбəпле, бу оешманы яшьлəр кулына тапшырасы иде. Диния нəзарəте белəн дə аңлашучанлыгыбыз əйбəт. Йомгаклап шуны əйтмəкче булам, халкыбыз ихтыяҗын бер тəртəгə җигелеп тартырга кирəк, шул вакытта гына уңай нəтиҗəлəргə ире- шербез, үзебезнең бердəм миллəт икəнебезне күрсəтербез, - дип, оптимистик рухта тəмамлады үз чыгышын Рамил Əхмəтович. “Татар радиосы”ның төбəгебездə эшлəп килгəн редакциясен җитəклəгəн Фəрит Аймалетдинов бу информацион-музыкаль чыганакның эшчəнлеге турында сөйлəде һəм делегатларны яңа составтагы совет əгъзалары исемлеге белəн таныштырды, аны делегатлар өстəмəлəр белəн бертавыштан кабул иттелəр. Шуннан соң конгрессның рəисе итеп кабат Гаяр Абдрахманович сайланды, ə аның урынбасарлары итеп – Таһир əфəнде Юсипов һəм Гөлнара ханым Абдуллина. Көн тəртибендəге мəсьəлəлəр хəл ителгəннəн соң, конференция делегатлары түбəндəге карар
 
про- ектын кабул иттелəр: - конгресс эшен камиллəштерү буенча агымдагыелның 20 декабренə кадəр яңа сайланган советка ике еллык план эшлəп чыгарырга; - татарлар компакт яшəгəн районнарның мəгариф һəм культура органнары белəн берлектə татар телен, мəдəниятен һəм традициялəрен саклап үстерү эшен дəвам иттерергə; - татар телен, мəдəниятен, традициялəрен һəм рухи мирасын саклап үстерү буенча “Нижгар татар- лары” журналы, өлкə “Туган як” һəм җирле “Авылым хəбəрлəре” газеталары редакциялəре, Сергачтагы “Татар радиосы” дирекциясе белəн даими хезмəттəшлектə торырга; - Казан уку йортларында мəгариф һəм мəдəният өлкəсендə белгечлəр əзерлəү буенча Татарстан хөкүмəте һəм Бөтендөнья татар конгрессы белəн мөнəсəбəтлəрне җайларга; - өлкəбездə эшлəп килгəн барча иҗтимагый һəм рухи оешмалар белəн тыгыз элемтə урнаштырырга; - конгресс эшчəнлегенə финанс ресурслар җəлеп итү буенча ре- визион комиссия (Ш.Х.Нуретдинов, Р.А.Абдрахманов, Ш.А.Сафин, Р.Х.Юнисов, Х.Л.Хəсəнов) һəм совет əгъзаларына җитди эш алып барырга. Корылтай эшенə йомгакны Халит Мөхəммəтович ясады, ə делегатлар конгрессның эшчəнлеген “канəгатьлəнерлек” дип бəялəде.
 
 

Олег ХӨСӘИНОВ
Туган як
№ --- | 21.11.2018
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»