поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
21.11.2018 Мәдәният

Быел да дегетсез булмады: «Татар кызы» кемне елатты, кемне таҗлы итте

Узган җомгада Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында дөньяның иң чибәр, иң сәләтле татар кызларын барладылар.

Фонограмма кирәк иде!
 
«Татар кызы» бәйгесе финалында быел 14 кыз чыгыш ясады. Конкурс чит ил катнашучылары булуы белән дә үзенчәлекле булды. Литвадан – Зиләрә Кәримова, Австриядән – Энҗе Бәйрәмова, Казахстаннан Динә Абдрахманова килгән иде.
 
Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев «Татар кызы»н тышкы матурлык бәйгесе генә түгел, ә кызларның эчке дөньясын, рухи байлыгын күрүче чара буларак тәкъдим итте.
 
Алдагы еллардагы кебек,конкурсант кызлар хореографлар, режиссерлар белән төрле номерлар әзерләгән иде. Башта һәр кыз милли киемнәрдән сәхнә уртасына чыкты, видеодан алар турында кыскача таныштыру булды. Аннан кызлар заманча рухта тегелгән милли киемнәр белән сәхнә буйлап дефиле уздырды. Артур-Марат төркеменә кушылып, «Эх, алмагачлары» җырына биеделәр дә каз өмәсе күренешен дә күрсәттеләр. Бу номердан соң: «Татар кызлары тагын фонограммага сөйли!» – дигән узган елгы гауганы кабат күтәреп алды журналистлар. Оештыручылар: «Техник сәбәпләр аркасында, бу номерны шулай эшләдек», – дип җавап бирде. Чыннан да, каз өмәсен кызлар театраль күренеш буларак куйды, җырладылар да, биеделәр дә, буталчык килеп чыкмасын өчен, тавышларны фонограммага яздырырга туры килгән. Ләкин башка сынауларны кызлар фонограммасыз узды.
 
Һәрберсе туган телләрендә үз төбәкләре, авыллары белән таныштырып чыкты. Әйтик, Санкт-Петербург кызы Алинә Нигъмәтуллина: «Безнең шәһәрдә иң беренче татар китабы басылган, «Нур» дигән беренче татар газетасы дөнья күргән», – дип кызыктырды залдагы халыкны. Илнара Надыйрова сүзләренчә, иң борынгы татар бистәсе Оренбургта икән. Зиләрә Кәримова: «Европаның иң борынгы агач мәчете – Литвада», – ди. Сүз уңаеннан, Зиләрә үзе дә биш ел дәвамында Казан федераль университетында журналистика һөнәрен үзләштергән иде. Хәзерге вакытта гаиләсе янына Литвага кайтып киткән.
 
Кызлар шулай ук, оркестрга кушылып, күренекле шагыйрьләрнең татар хатын-кызларына багышлап язган шигырьләреннән өзекләрне дә яттан сөйләде. Аларның туган телләрендә сөйләшергә омтылулары, бу эшкә күпме хезмәт куйганнары күренеп тора. Хәтта бер-ике кызның акцент белән сөйләшүе дә кәефне кырмады бу юлы. Васил Шәйхразиев үзе дә: «Финалга бары татарча белгән кызлар гына үтте», – диде бит. Киләсе елларда да шундый катгый таләпләр булса, бәйге татар кызларына үз телендә сөйләшергә тагын бер этәргеч булып торыр иде.
 
«Татар кызы» бәйгесе кызларга зур үрләр яуларга мөмкинлек ача. Әйтик, узган ел «Татар кызы» титулына ия булган Гөлназ Гатина хәзер «Яңа Гасыр» каналында «Яшьләр тукталышы» тапшыруында үз рубрикасын алып бара.
 
Быел да дегетсез булмады
 
Быел кызларны татар биюләре буенча белемнәрен дә сынадылар. Бу – матурлык бәйгеләрендә уза торган «логик бирем» этабы булгандыр, күрәсең. Сәхнәдә күрсәтелгән бию өзекләрен алар кайсы төбәк татарларына туры килүен бер кәгазьгә язарга тиешләр иде, ләкин кызларның җавапларын жюрига гына күрсәттеләр. Милли биюләрне кайсы кыз яхшырак белгәнлеген халык белми калды. Ә кемдер кызларга логик бирем өчен сораулар да әзерләп килгән булган.
 
– «Татарстан гүзәле» бәйгесендәге кебек, кызлар белән турыдан-туры аралашу булыр дип көткән идем. Нәкъ менә сорауларга җавап вакытында кемнең кем икәнен белеп була бит, – дип елмайды бер егет.
 
Кызганыч, тамашачыга да, кызларга да андый мөмкинлек бирмәделәр. Гомумән, кызларның һәрберсен шәхес буларак ачып, аларның сәләтләрен, көчле якларын аерып бетереп булмады. Хәер, бу бер кичтә генә ачыклап була торган эш түгел инде.
 
Бәйгенең төп этаплары тәмамлангач, бер сәгатьлек концерт күрсәттеләр. Бу вакытта жюри әгъзалары, аерым бер бүлмәгә кереп, фикер алышты.
 
– Кичә бик матур башланып киткән иде, менә шушы концерт булмаса, тагын да яхшырак булыр иде, – ди Зөлфирә ханым Шәфигуллина. Ул, «Татар кызларын» карарга дип билет алып, махсус килгән. – Милли җанлы бәйрәм икән, нигә инглиз, рус телендәге җырлардан торган концерт оештырырга? Бөтен бәйрәм ямен әнә шул концерт дегет белән буяп куйды. Безнең татар кызлары бигрәк матур, сәхнәдә дә аларның гүзәллегенә шаккатып, «Сөбханаллаһ!» дип утырдым. Ләкин экрандагы фотосурәтләрен генә дөрес сайламаганнар. Кайбер кызларның сурәтләре бигрәк уңышсыз иде. Нигә профессиональ фотосессия ясамаганнар икән дип, алар өчен борчылып утырдым. Бу хатын тырнак астыннан кер эзли дип уйламагыз, менә шул уйлап бетерелмәгән әйберләр бәйгенең бөтен матурлыгын ала инде.

Удмуртиядән, ләкин үзебезнеке!
 
Ниһаять, җиңүче кыз исемен белер вакыт җитте! Башта һәр кызны «Иң нурлы», «Иң шаян» кебек аерым бер номинация буенча бүләкләделәр. Нәтиҗәдә Златоуст осталары эшләгән таҗ һәм «Лада гранта» машинасы Удмуртия өчен чыгыш ясаган Диләрә Гыйльметдиновага эләкте. Кыз үзе – Татарстанның Түбән Кама шәһәреннән. Медицина университетында белем алырга дип, Удмуртиягә киткән. Ул – булачак терапевт. Чит республикада яшәвенә дә алты ел була икән инде.
 
– Безнең академия кызлары һәрвакыт «Татар кызы» бәйгесендә катнашып килде. Мин дә аларга кызыгып йөри идем, быел катнашырга тәвәккәлләдем. Әти-әнием Түбән Камада яши. Әтием – шофер, әнием – хисапчы. Сеңлем бар, – дип, үзе белән таныштырды Диләрә.
 
Шәһәрдә туып-үссә дә, рус мәктәбендә белем алса да, Диләрә саф татарча сөйләшә. «Минем телем татарча ачылды, балалар бакчасында гына рус телен өйрәттеләр әле миңа», – дип елмая ул. Булачак табиб, ныклап, иҗат белән дә шөгыльләнә. Түбән Камада музыка мәктәбе каршындагы хорга йөргән. Хәзер исә театр студиясендә актерлык осталыгын шомарта. Моңарчы үзен вокал бәйгеләрендә сынап караган ул. 2015 елда үз уку йортында студентлар арасындагы матурлык бәйгесендә җиңү яулаган.
 
Бәйгедән соң без аңа шалтыраттык. Өенә кайтып бәйрәм итәргә дә вакыты булмаган икән әле. Удмуртиягә кайтуга, «Татар кызы 2019» бәйгесенең төбәк этабы сайлап алу турына чакырганнар. Киләсе елга бәйге Удмуртиядә узачак бит.
 
– Мин анда жюри да булдым, кызларның сорауларына да җавап бирдем. Бөтенесе дә: «Ничек җиңдең?» – дип кызыксына. Җиңү серем гади. Минемчә, ихлас булырга гына кирәк, – ди кыз.
 
Машинасы да әле Казанда калган икән.
 
– Машина йөртү таныклыгым да юк әле. Документларын да тәртипкә китерергә кирәк. Хәзер укырга керәсе булыр инде, – дип елмая Диләрә.
 
Диләрә өчен җан атарга иң зур делегация — 27 кеше килгән иде.

Татарстан кызына ник игътибар булмаган?
 
Татарстан данын бу юлы Балтач кызы Гүзәл Габдрахманова яклады. Узган ел Гөлназ Гатина Казанга җиңү китергәч, быел да республика йөзен күрсәтүче кыз лаеклы булырга тиеш иде. Гүзәл йөзгә кызыллык китермәде. Оештыручылар гына кызартты. Бөтен конкурсант кызларны радио-телевидениеләргә чакырган булганнар, ә Гүзәл күләгәдә калган. Хәтта Балтач район газетасы да аның турында бер язма бастырмаган. Без үзебезнекен үзебез күрә белмибез шул инде.
 
– Мин узган елны да кастингтан узган идем, ләкин җитди сәбәпләр аркасында, катнаша алмадым. Быел алдан ук: «Җиңмәячәксең!» – дип кисәтеп куйдылар. Янәсе, ике ел рәттән Казан җиңү яулый алмый. Ләкин мин ахырга кадәр: «Җиңәрмен!» – дип өметләндем. Җиңмәсәм дә, Татарстан данын намус белән якладым. Хәзер эчтә дөрләп янган ялкынымны сүндерделәр. Икенче елга катнашу мөмкинлеге булса да, белмим, бүтән катнашыр идемме икән?! Һәрхәлдә, Татарстан өчен тагын шулай катнашырга теләгем юк, – ди Гүзәл.
 
Балтач Гүзәле турында газетабызда ике тапкыр язып чыккан идек инде. Ул «Урман гүзәле» Россиякүләм бәйгесендә дә үзен күрсәтте, баскетбол буенча да зур җиңүләре бар, авыл хуҗалыгы бәйгеләрендә дә алдынгы ул, хәтта трактор да йөртә. Ләкин «Татар кызы» бәйгесе аңа көткәнен бирмәде...
 
«Татар кызы» бәйгесенә Чиләбе өлкәсе нигез салган, диләр. Бәйгене анда 2011 елдан оештыра башлаганнар. Аны, русчалатып, «Татарочка» дип атаганнар. Хәер, хәзер дә бәйге Уфа белән Казанда гына «Татар кызы» дип йөртелә. Шул ук вакытта Татарстанның үзендә дә 1990 еллар ахырыннан мәктәпләрдә «Татар кызы» бәйгесе үткәрелеп килә.

Алисә ШӘРӘФИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 20.11.2018
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»