поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
21.11.2018 Сәясәт

Сабырлыгы, тыйнаклыгы белән матур иде

Бервакыт газета редак­ция­сенең хатлар бүлегенә бер апа килде. Керә-керешкә:
– Мин Тынычлык бис­тә­сеннән Хәбирә исемле булам, – диде. – Газетагызда бер ке­ше­гә рәхмәт яздырасым килә.
– Андыйлар күп инде ул, бөтен яхшылыкны да язып бетереп булмый, – дигән булдым.

– Юк, сеңлем, бер генә, ул – Президент хатыны. Сөй­лим әле сиңа, тыңлап кара, калганын үзең хәл итәрсең, – диде.
 
Бисмилләсен әйтеп, бик матур итеп сөйләп китте. Мин, кымшанырга да куркып, дөньямны  онытып тың­ла­дым. Бик матур вакыйга, булган хәл.
Ул елны Хәбирә апаның бик тә корбан чаласы килгән. Акчасы да булган, корбанлык кына таба алмаган. Хәзер инде, корбанлык таба алмаган, дигән сүзгә кеше ышанырлык түгел. Ә бит бар иде шундый еллар, йә акча җыештырып бетереп булмый, йә корбанлык булмый иде. Аз, санаулы кешеләр генә корбан чала иде.
 
– Каяндыр китермәс­ләр­ме дип, мәчет, кибет, базар тирәләрен өч көн урадым, – ди Хәбирә апа. – Үзем дә чала алмадым, чалучылар да бер калҗа ит бирмәде, – ди. – Күңелем тулды, кесәм­дәге акчамны учлап мәчет тарт­масына салдым да елый-елый кайтып киттем. Шатланырга да белмим, кайгырырга да. Өем мәчеттән шактый читтә, юл буйлап акрын гына елый-елый кайтам. Бер зур, биек, ялтырап торган машина, әкренәеп, әйләнеп узды да нәкъ барасы юлыма килеп басты. Әй, Раббым! Миңа юлымны бүләргә шул машина гына җитми иде, дим. Шул урында кире борылдым да килгән ягыма киттем. Кинәт артымнан ишетелгән ягымлы сүзгә борылып карасам, ниндидер бик ягымлы матур хатын миңа эндәшә, миңа таба атлый. Мин дә аңа каршы киттем, без күптәнге танышлар кебек бер-беребезне кочаклап алдык. Аллаһының сә­ламнәрен, рәхмәтләрен җиткерешеп, Корбан бәй­рәм­нәре белән котлаштык. Ул арада шоферы аңа зур бер пакет китереп тоттырды. Корбан ите. Мин югалып калдым: “Болай күп булмый бит ул”, – дидем. Ул тагын шоферына эндәште, тагын берне яныма китереп куйдылар. Телем аңкавыма ябышты, көчкә-көчкә: “Син кем кызы?” – дидем. Ул: “Мин – Сә­кинә Шакир кызы, каенатам Шә­рип атлы”, – диде. Бернәр­сә аңламадым, шулай да исемен истә калдырасы бар, дога кылырга тиешмен бит әле. Ярый әле авызым сүз ясады: “Син – Аллаһының илчеседер, фә­рештәседер”, – дидем. Кем икәнен белмәдем, ул арада кузгалып та китте­ләр. Тагын шулай зиһенемне җыя алмыйча күпме басып торган булыр идем, машинасыннан күрше малаеның: “Хәбирә апа, син кайтасың­мы?” – дип кычкырганыга ай­нып киттем. Күршем машинасына үзе күтәреп куймаса, мин күтәрә алмас идем. Үзе үк өемә дә кертеп бирде: “Хә­бирә апа, корбан чал­дыңмы әллә?” – диде. “Ми­нем өчен чалганнар”, – дидем. Яшьләр укымышлы, белемле шул, бер дә ишет­кәнем юк иде, тиз генә сөйләп алды: “Хә­бирә апа, беләсеңме, Пәй­гамбәребез Мөхәммәд Мос­тафа сал­ләл­лаһу галәйһи вә сәлләм дә корбан чаласы килеп тә, чала алмый калганнар исеменнән Аллаһ ризалыгы өчен корбан чала торган булган. Синең исемең­нән дә корбан чалганнар булып чыга бит. Яныңа Президент машинасы туктаган иде. Әйе, бу шул үзе – Сәкинә ханым, мин аның сайлауга килгәнен телевизордан күргән идем”.
 
Ул елны корбан чалырмын да, корбан ашлары, Коръ­ән мәҗлесләре үткә­рермен дип адарынган, әзер­ләнеп куйган идем. Ул итләр­нең, алып куйган ризык­лар­ның бәрәкәтен күрсәгез иде. Өч табын мәҗлес үткәрдем. Беренче – ир-атлар, икенче – хатын-кызлар, өченчесе – яшь­ләр, тирә-күршегә, туганнарга, бала-чагаларга да җитте. Әй, сеңлем Фәния, шуларга бер рәхмәт яз инде, – диде дә елап җибәрде.
 
Мин дә кушылдым. Тынычландырырга теләп:
 
– Һичшиксез язачакмын, Хәбирә апа, ләкин бүген-ир­тәгә генә түгел, – дидем.
Минем шуңа охшаш хәл­ләрне тирә-күрше авыл, бис­тәләрдә ишеткәнем, Сә­кинә ханымга рәхмәт язуымны сораган кешеләрне оч­ратканым булды. Хәбирә апага сүз бирсәм дә, өстемә зур васыять алсам да, язганым булмады.
 
Тыйнак кешеләрне мактап та, кәефләрен бозарга мөмкин икәнен беләм. Кылган изгелекләренең савабын киметермен дип курка идем. Гаҗәп дәрәҗәдә сабыр, акыл­лы, сөйкемле ханым, ханбикә иде ул. Мөселман йөзле, нур бөркелеп тора торган сөйкемле хатын иде. Татар хатыны нинди була, нинди булырга тиеш дигән сорауларга тулы бер җавап ул. Татар театрын, Камал театрын ярата иде алар. Әгәр парлап килеп керсәләр, тамашачылар, дәррәү кузгалып, кул чабарга тотыналар иде. Ә бит театрга премьераларга аны күрер өчен барган, хат, үтенеч, сораулар тап­­шырган, аларның уңай хәл ителгәннәрен дә белә, күрә идек.
 
Гомеремнең бер чорында мин ат чабышлары, машина ярышларына йөри, телевизордан уллары Айрат бе­лән Радикның машина узышларын күрә идем дә, бу Сә­кинә ханымның йөрәге ничек чыдый икән, дип куя идем. Аңа бу дөньяда беренче Пре­зидентның хатыны булу бер дә җиңел булмагандыр. Ул үзе дә туктаусыз хәрәкәттә, борчуда булгандыр. Күп еллар элек Минтимер Шәри­повичтан: “Сезнең хезмәт­челәрегез бармы?” – дип сораганнар иде. Ул рәхәт итеп көлеп җибәрде: “Әгәр хез­мәтче алсак, Сәкинә апагыз аңа да хезмәт итә башлаячак”, – диде. Шулайдыр, аның аш-су тирәсенә чит кешене катнаштырмаганын да ишет­кәнем бар. Павлюхин почмагындагы урам чатында авыл кешеләре сатып торган базардан яшел үләннәр, кү­кәй алып торганын күр­гәнем бул­ды. Анда да ул матур, яшел җирлеккә ак борчак төшкән, килешле крепдешин күлмәк, аягына ак босоножка кигән, кешеләр белән елмаеп сөй­ләшә, ягымлы, сөй­кемле иде.
 
Алар матур, тигез, бә­хет­ле пар, яр булып, 57 ел гомер иттеләр. Килгәннәр китә, беркемне дә бернәрсә дә алып кала алмый, 79 яше тулгач, Сәкинә апа да мәңгелек сәфәренә кузгалды, гамәл дәфтәре ябылды. Аллаһ аны ишетте. Хушлашу җеназа­сында Минтимер агай: “Сә­кинә, кеше җомга көнне вафат булса, бу кеше изге булган, җомга көнне китте, дия иде”, – диде. Әйе, Сәкинә ханым нәкъ Рәшидә абыстай кебек җомга көнне вафат булды, җомга көнне гүр куенына иңдерелде. Аны Тукай, Мәрҗани (күп инде алар), күп галимнәр, яхшы кешеләр, хәзрәтләр яткан татар зиратына җирләделәр. Ул вафаты, җирләнгән урыны белән дә зур сабак биреп, Минтимер агайга тау кадәр эш калдырып китте. Моннан соң татар зираты бу хәлдә була ал­мый, аны карыйсы, тө­зек­ләндерәсе, чистартасы бар. Агаебызның нинди эш­ләргә сәләтле икәнен күреп бе­ләбез. Аннан соң да ул мондый эшләрдә ялгыз тү­гел, уллары, без, Хәбирә апалар, татар халкы бар. Инде әллә ничә кеше: “Сәкинә Шакир кызы рухына Коръән чыга башладым, 40 Йәсин укыйм”, – дип шылтыраттылар. Аллаһ күрүче, Аллаһ бе­лүче, “Изге эшләрдә ярышыйк”, һәр барчабызга да мөселман булып кубарылырга язсын.

Фәния ХУҖАХМӘТ
Ватаным Татарстан
№ --- | 21.11.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»