|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.11.2018 Шоу-бизнес
Альберт Нурминскийның сәер җыры башта атналар буе әйләнә (ВИДЕО)Октябрь аенда чыккан бу клип ничек күренми генә калган? Яшьләр арасында популяр җырчы Альберт Нурминский бик сәер җыр яздырып тагын да сәеррәк клип төшергән. Җырның сүзләрен аңламаганнр өчен, әлеге җыры белән җырчы аның кайсыдыр фотосын лайкларга өнди һәм фотога лайк куелмаган булса, әткәен чакырачагын әйтә.
Җыр «Лайкнулмы соң?» дип атала. Шул ук фраза җырның куплеты да. Ләкин иң сәере шунда, Нурминский сүз булмаганнан сүз булсын дипме, әллә кәттә күренер өченме җырына инглиз сүзләре дә кыстыра. Ә менә әлеге сүзләргә нинди мәгънә салуын җырчы үзе дә белми ахрысы. «F*ck you my soul» — инглизчә «Минем җаным белән җенси мөнәсәбәтләргә кер» — дигән сүз (бик йомшак итеп әйткәндә).
Альберт Нурминскийның әлеге җыры башта атналар буе әйләнеп йөри ала.
--- |
Иң күп укылган
|