|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.11.2018 Мәдәният
Кариев театрында «Кәҗүл читек» премьерасы көтелә (ВИДЕО)30 ноябрь Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Кәҗүл читек» спектакле премьерасы! Автор – Гаяз Исхакый, режиссер һәм пластик режиссер – Ренат Әюпов, инсценировка – Нәзифә Кәримова, рәссам – Илшат Вильданов, композитор – Миләүшә Хәйруллина. Гает бәйрәме – халкыбызның дини йолаларының берсе. Гает бәйрәмен өлкәннәр дә, балалар да көтеп аладыр, мөгаен. Иртән мичтә пешкән тәмле коймакның хуш исенә уянып китеп, тәмләп чәй эчү... Матур, чиста киемнәр киеп мәчеткә бәйрәмгә бару... Спектакль герое Әхмәдулланың да күптәнге хыялы бу. Чөнки әтисе бәйрәмгә яңа кәҗүл читек алып кайтырга вәгъдә бирде бит...
Спектакль Ренат Әюповның пластик режиссер буларак беренче тәҗрибәсе һәм яшь артист Ләйсән Закированың Әхмәдулла ролендә дебюты белән үзенчәлекле. Тамаша «Бердәм Россия» Гранты ярдәмендә тормышка ашырыла.
--- |
Иң күп укылган
|