|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.04.2010 Милләт
![]() ЯҢА УЕН – “ТАТАР-ДОЗОР”“Мин татарча сөйләшәм!” акциясе кысаларында 24 апрельдә “Үзебез” яңа буын хәрәкәте “Татар-дозор” уенын уздыра. Гадәтләнгән уен-маҗарадан аермалы, безнең квест тулысынча татар телендә һәм туган телгә, Казанның татарга кагылышы истәлекле урыннарына бәйле. Берьюлы кызыклы да, файдалы да булсын өчен төрле биремнәр, маршрутлар әзерләнде. Барсын да әйтеп бирү дөрес булмас, ләкин квестта катнашучыларга шәһәрдә татар теленең кулланыш даирәсен киңәйтер өчен көч һәм креатив фикерләүне эшкә җигәргә туры киләчәк. Кәҗәсе түгел, мәзәге кызык дисәләр дә, уен-бәйге булгач, бүләге дә кирәк. Җиңүчеләргә кыйммәтле призлар әзерләнде! “Татар-дозор”да катнашыр өчен мәктәп, гимназия, югары, урта уку йортлары студентлары, иҗади коллективлар, маҗара һәм татар телен яратучылар һ.б. командаларга туплана ала. Шартлар менә мондый. Командада 5тән азрак, 10нан артык кеше булмасын. (Аның исемен үзегезгә уйлап табасы.) Татар телен белү мөһим! “Телсез”ләр биремнәрне үти алмаячак. Команданың үз видеокамерасы, фотоаппараты булырга тиеш. Командалар шәһәр буенча “Мин татарча сөйләшәм!” логотибы төшерелгән футболкалардан йөриячәк. Экипировканы оештыручылар тәкъдим итә. Тагын бер шарт – күтәренке кәеф һәм җиңү максаты!
Җиңүчеләрне билгеләгәндә төп критерийларның берсе – ул биремнәрне тиз түгел, ә төгәл, сыйфатлы башкару.
Квестта катнашырга теләүчеләр 20 апрельгә кадәр оештыручыларга хәбәр итәргә тиеш.
“Татар-дозор” 24 апрельдә 12.00 сәгатьтә башлана. Җыелу урыны – татарча сөйләшү чаты (Бауман һәм Университетская урамнары киселеше). Мәзәк эзләүче тамашачылар да, журналистлар да, рәхим итегез! Ә бүләкләү 26 апрельдә “Мин татарча сөйләшәм!” акциясе вакытында булачак. Анысы, Алла бирса, 15.00 сәгатьтә гадәтләнгән урында башланачак.
Контактлар өчен:
Римма Бикмөхәммәтова – 89375209914, tatlikay@yandex.ru
Руслан Айсин – 89046637465, kuoo@mail.ru
Алия Сабирова – 89178903513, utrau@mail.ru |
Иң күп укылган
|