поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
18.11.2018 Хәйрия

"Баламны бик тә терелтәсем килә"

Арча районының Казанбаш авылында гомер итүче Фәнил һәм Индира матур гына гаилә корып җибәрәләр. Бәхетләрен түгәрәкләп, уллары Фидан туа. Аңа бер яшь дигәндә, кызлы да булып куялар. Эльвина белән Фидан, бергә уйнап, игезәкләр кебек үсәләр. Тик аларның гаиләсенә уйламаган җирдән борчу-хәсрәт килә. Бар тормышларына сөенеп, шатланып гомер иткәндә, алты яшьлек уллары Фидан авырый башлый.

–  Улыбыз вакытында туды, сөйләште, тәпи китте. Бер җире дә авыртмый иде. Табибларга да күрсәтмәдек түгел, гел күренеп тордык. Тик алда ни көтәсен беркем дә белми шул, – дип сөйли баланың әнисе Индира. – 2013 ел иде. Фиданны йоклаганда көзән җыерды. Авылдагы фельдшерны чакырдык. Ул да аны-моны әйтмәде. Температура булгангадыр дип фаразладык. Әмма бер айдан соң өянәк тагын кабатланды. Бу юлы эчебезгә курку керде. Без баланы Казанга Республика клиник балалар хастаханәсенә алып киттек. Невропатологка күрендек. Алар баланың башын томографиягә төшерделәр. Авы­руның сәбәбен таптылар. Фиданда эпилепсия өянәкләре кабатлана икән. Башында үзгәреш күреп алдылар.
 
Фиданга бик күп төрле дарулар эчертергә кушалар. Бер елга якын гел даруда торган бала тазарып  китә. Ә өянәкләр кими, күзәтелми башлый. Индира бала сәламәтләнде дип тә уйлап куя. Тик  2015 елда тагын шул ук хәл  кабатлана.
 
– Бу юлы инде тизрәк Казанга чыгып киттек. Безне хастаханәгә салдылар.  Аннары Мәскәүгә тикшеренергә җибәр­деләр. Алар исә балага операция ки­рәклеген әйтте. Әмма аңа кадәр  дару эчеп карарга куштылар. Икенче кат башын караганнан соң, әлегә ти­мичә торырга ки­рәклеген әйтте­ләр. Риза булдык. Пычак астына керү дә куркыта бит, – ди Индира. – Әмма кермичә дә булмый. Быел улымның хәле тагын да начарланды. Бер як кулы эшләми башлады. Йөреше дә үзгәрде. Яза да алмый инде хәзер. Кашык та тота алмый. Сул якка өйрәнү өчен вакыт кирәк. Улымның хәле көннән-көн начарлана төсле. Аллага тапшырып, операциягә  барырга булдык. Башка чарабыз юк. Безне 20 ноябрьгә Мәскәүдә көтәләр.
 
Фиданның диагнозлары шул­кадәр күбәйгән, аларны санап кына да бетерлек түгел. Энцефалит, эпилепсия янәшәсендә тагын әллә ниләр бар.
 
– Гаиләдә ирем генә эшли. Әле бит безнең тагын бер кечкенә балабыз бар. Акчаны җиткерә алмыйбыз. Инде кредитлар да алдык, туганнар, дуслар да ярдәм итте. Тик авыру балага бик күп кирәк. Безгә тиешле даруларны бушлай бирмиләр, барысын да сатып аласы. Опе­рациядән соң да тернәкләндерү курслары кирәк булачак, диләр. Шуңа да борчылам. Әмма табиблар улымның тереләсенә ышан­дыра,– ди Индира. – Уң кулы эшләмәскә дә  мөмкин, әмма аягы рәткә киләчәк, өянәкләре бетәчәк. Тәмам савыгып бетәр өчен ике ел кирәк, диләр. Баламны бик тә терелтәсем килә. Андый бала түгел иде бит ул.
 
11 яшьлек Фиданга булышырга теләүчеләр өчен Саклык бан­кының әтисе Әхмәтгалиев Фәнил Фәнәвил улы исемендәге исәп-хисап счеты:
 
Счет получателя: 40817810762002289185
ИНН Банка получателя: 7707083893
БИК Банка получателя: 049205603
Корреспонденский счет: 30101810600000000603
Код подразделения: 42861007770

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 18.11.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»