|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.11.2018 Җәмгыять
Татарстанда үзара салым буенча референдумда тавыш бирү пунктлары ачылды
Татарстанда үзара салым буенча референдумда тавыш бирү пунктлары ачылды. Бүген республиканың 43 районында 844 авыл җирлегендә кешеләр үзара салым өчен тавыш бирә. Референдумга чыгарылган үзара салым суммаларын биредә яшәүче кешеләре кабул итәргә я кире кагарга тиеш. Сумма 100 дән 2 мең сумга кадәр аралыкта билгеләнгән, дип яза Татар-информ.
2017 елда үзара салым буенча референдум Татарстанның 43 районында 875 авылда булган иде. Татарстан халкы 203,5 млн сум акча җыйды. Ул вакытта референдумга килгән кешеләрнең 90 проценты әлеге практика өчен тавыш бирде.
Кагыйдә буларак, үзара салым программасында катнашкан җирлекләргә Татарстан бюджетыннан финанслашу тәртибендә җыелган акчалардан дүрт тапкырга күбрәк сумма бүлеп бирелә. Барлык акчалар да өстенлекле мәсьәләләрне чишү өчен кулланыла.
--- |
Иң күп укылган
|