поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
15.11.2018 Ана теле

Хәрәкәттә – бәрәкәт. Бу хакыйкать сөйләмгә кагыламы? Хәрәкәт мәгънә белдерү чарасымы?

Сөйләм берәмлекләре, аеруча әйтмә сөйләмдә, үзенчәлекле: анда тел берәмлекләреннән тыш пара,-экстралингвистик чаралар да актив кулланыла. Аларны өн берәмлекләре дип атарга тәкъдим иткән идек. Өн берәмлекләре ике юл белән барлыкка килә: тын берәмлекләре џәм аваз (тавыш) берәмлекләре.

Тынны махсус сузу, өзү, кыска вакытка туктатып тору һ.б.хәрәкәтләр ярдәмендә мәгънәле берәмлек барлыкка килә. Мәсәлән, тын кинәттән эчкә җыела да, кырт туктап кала – куркуны белдерә; тын җыелып күтәрелә дә кинәт өзелеп, тиз генә тышка өрелеп чыга – “арыдым”. Бу мәгънә яисә хис төсмере интонациянең басым һәм пауза категорияләре белән белдерелә. Басым турында без инде тәфсилле генә бәян иткән идек. Бик кыскача гына пауза турында. Без аның сөйләмдә мәгънә белдерү чарасы икәнен, тик куллана булмәвебез, өйрәнмәвебез турында әйткәләгән идек инде. Радио сөйләменнән мисалларны хәтерлисездер:  “Температура бер – өчградус”. Бердән алып өчкә кадәр мәгънәсендә. Тик бер белән өч арасында пауза белдерелми, “Бер өч кило бәрәңге алып кер әле”, дигәндәге кебек мәгънә килеп чыга. Яисә “Президент Төркиягә китте.Һәм һава торышы”. Фразаны гына түгел, текстларны бәйләү чарасы булып бу очракта бернинди мәгънә белдермәгән мөнәсәбәтлек – “һәм” кулланылган. Ул булмаса, аның урынына  гап-гади тын, ягъни пауза булса да сөйләм дөрес төзелгән булыр иде. Фикерне “һәм инде” дип гайре татарча бәйләү чиргә әйләнеп бара  – пауза кебек чараны санга сукмау, белмәү чире. Сөйләмнең бу әһәмиятле чарасы турында галимә Равия Абдуллинаның хезмәтләреннән ( “Риторика һәм интонация.– Яр Чаллы, 1999. һ.б.) мул мәгълүмат алырга була.
   
Тавышның мәгънә һәм хис белдерүнең иң көчле экстра,-паралингвистик чара икәненә инандык шикелле. Янә төшендек ки:  өстәвенә әле адәм баласының тавыш  белән бәйле тагын  күпме әгъзәсе хәрәкәткә килә (тел, иреннәр, күз, каш, кул, бармаклар, ияк, муен, кулбаш, гәүдә, аяк һ.б.), шулар белән нинди генә мәгънә һәм хис төсмерләре белдерелгән ым, ишарә, хәрәкәтләр ясалмый!
   
Сөйләмнең бу чараларын да фәнни нигездә куллану алымнары тупланган, аларны белергә, өйрәнергә кирәк. Әнә Татарстан радиосында    Рәкыйп Гаффар артист ханым белән әңгәмә кора. Чираттагы соравы: “Мәсьәләсе бик кызы-ы-ык”. Язуда бернинди сорау интонациясе юк, ә әйтүдә – сорау мәгънәсе. Әңгәмәдәше аңа җавап бирә.
   
“Курай” радиосында Камилә Шәйхиева дигән алып баручы гел көлеп сөйләшә иде. Бүген  “Болгар”да Айгөл Хәйруллина, Дилбәр үзләре  күренмәсә дә тавышлары гел көлү интонациясе белән.  Бүтән вакытта да көлеп кенә торалардыр шикелле – йөзе бер дә үзгәрми торган курчаклар сыман. Ярый ла әйткән сүзләре чыннан да көләргә, елмаерга нигез булса, “бензин тагын кыйбатланды” дигән хәбәрне әйткәндә дә авызы ерык бит! Ә мин – еларга җитешкән хәләттә. 
   
Көлү, елау турында аерым бер язма бирербез. Ә бүген сөйләмдә кулланыла торган экстра,-пара лингвистик чараларның уңай һәм тискәре тәэсире турында гомуми күзәтү ясап алыйк. Сөйләмнең төрләре бихисап булганга, аларның саны-рәвеше дә хисапсыз. Аерым алганда, без аларны җыр җанрында махсус күзәтеп, анализладык.Гадәттә җырның кайда (көнкүрештә, сәхнәдә, телевидение-кинода, радиода һ.б.) башкарылуына карап сүзне музыка йә бүтән тавыш, хәрәкәт яисә күренеш-манзара озата бара, тулыландыра. Гадәттә бу күренеш-өстәмәләр башкару дигән төшенчә белән гомумиләштерелә. Җырны башкару дигән фәнни термин да яши. Җырлау дип кенә чикләнеп булмаганда.Әңгәмәбезнең берсендә җырның авторлары өчәү генә түгел (шагыйрь, композитор, җырчы), ә дүртәү дип сөйләгән дә идем. Җырны музыка ягыннан оештыручы, моң үзәге белән сүз үзәген бәйләүче зат истә тотылган иде. Ә аның берничә кешедән (әйтик, ансамбль, оркестр)  гыйбарәт булуы бар. Димәк ки, башкару берничә хезмәт төре белән дә бәйле. Башкару, күбебез уйлаганча,  мәгънәле сүзне көйләп  әйтү генә түгел; Җыр гадәти сөйләмнән (монолог, әңгәмә, гәп) аерыла. Тамаша кылган кеше анда гәүдә тотышы, авыз, ирен, караш, кул, аяк, кулбаш, бил, бот-аяк хәрәкәтләренә игътибар итми калмый. Аларның табигый мөхиттә (сәхнәсез), сәхнәдә, радиода, телевидение, кинода җырлау аерымлык-үзенчәлекләре барлыгын  һәркем күрә, ишетә, бәяли. Без җырны жанр дип, әсәр дип күзәтү, өйрәнү яклы. Бу аспект  аны сөйләм төре буларак карарга мөмкинлек бирә. Сөйләм  – фәнни категория. Димәк, аңа фәнни анализ ясап, дөрес бәя биреп була. Әйтик, җырга сөйләмнең төп мотивларыннан берсе сөйләм иясенә карап бәя бирергә кирәк ди.  Башкаручы турында еш уйланыла, сөйләнелә бит. Бервакыт (2017, март) Уфада беренче тапкыр җурналистлар белән пресс-конференция үткәргәндә Салават Фәтхетдинев болай диде: Бар Илһам Шакиров, бар Әлфия Афзалова, бар Фәридә Кудашева, бар “һәм башкалар”. һәм башкаларга мин дә керәм һәм башкалар да керә;
   
Фикер бердәйлегенә якынаю өчен, инде әйткәнемчә, җырны сөйләм төре дип күзаллау хәерле. Җыр “җыртыкларын” мотивларга бәйләп аңлатырга була. Менә, әйтик,  сөйләм мотивларының янә берсе, ул – ният. Ә һәр җырның  иң төп нияте – ул  аның мәгьнәле  булуы мәҗбүри, үзәктә – мәгънәле сүз. Икенче үзәге – көй, моңа да бу таләп – шул ук: мәгънә белдерәме?  Асылы – тон мәгънә дигәнне аңлата лабаса. Һәр җырчы шулай инанса икән дә! Әнә яшь кенә кыз җырлый: “Яшьлек хисләремне аяк асларыңда таптадың...”. Шушы күңелсез мәгънәне ул көлеп-елмаеп, сөенеп әйткәндәге тонда җырлый. Музыкасы да кыз бала яшьләрчә хәрәкәт белән терт-терт асфальттан килгән кебек күңелле яңгырый.
   
Бик еш кына хатын-кыз артистларыбыз җырлаганда ирләре кыйнаганда ачыргылангандай, ыңгырашкандай, җылау-сыктау тавышы чыгара. Өстәвенә әле сәхнәдә, телевизорда бу ыңгырашу-үкерү биюгә тартым боргалану, сикеренү хәрәкәтләре белән кушыла – кай җирләреннән тир бәреп чыга икән бичараларның, дип жәлләп,  үзең дә тиргә бата барасың...; “Болгар” радиосы Асылъярның “Көнбагыш” җырын башкарасын боеграк тавыш белән, көнбагышның үзеннән дә  моңсу-төшенкерәк кыяфәттә  әйтте; күңел “менә моңсу бер көй була” дип тибрәнә генә башланганда, китте даңгор-доңгыр, чиләк төбен кагу!  Бәй, җырның беренче сүзе үк “сагыш” иде түгелме соң!?  Сагыш шушындый була микәнни?!
   
Ә бит бу кытыршылыклар чагыштырырга уңай мисаллар булганга хәтергә уела: –Таһир Якуповның Татарстан радиосыннан бер сәгатьлек концертын тыңладым. Баштук һәр җырда һәр  сүзенең ап-ачык әйтелүенә диккать итеп, барлык җырларында да шушылай микән дигән максат куеп тыңладым. Аңлашылмаган, авыр аңлашылган бер генә сүзе, бер генә гыйбарәсе дә булмады.
   – Сөйләм мотивларының янә берсе ул – адресат. Фән Вәлиәхмәт җырлый. Аның кемгә багышлап җырлаганын тоя башлыйсың: “Бәгыренә”  мөрәҗәгать итә икән – шул сүзне ул аерып алып, үтемлерәк,  тәэсирлерәк, моңлырак  итеп әйтә: “Бәгърем бергә булсак сүз бир: ни күрсәк тә чыдарга”, ди. Әйе, җырчының кемне күз алдында тотып җырлавы зарурдыр. Мәсәлән, Зөлфәт Хәким: “Ничек сиңа ярдәм итим, газиз халкым”, ди;  Тик икенче берәүләрнең кемгә адреслануы  бөтенләй тәгаенләнмәгән:  теләсә нәрсә турында, мәгънәсез диярлек такмаклары, кем әйтмешли, композицияләр... тисә тиенгә, тимәсә ботакка. Тыңлаучы да аңа битараф кала.
   – Шәхсән үзем “башкару”  төшенчәсен күзаллаганда Зилә Сөнгатуллина җырлавын  искә төшерәм: җырны сәнгать әсәре итеп тоясың – аның “техника”сы сизелә, хәтта күренә дә кебек: ритм, төгәллек, рифма, авазларның, тын-сулышның төгәл бирелеше, аларның дөрес бәйләнешен тоя белүе, шуны тоюдан, шуны тыңлаучыга да җиткерә алудан ләззәт, тәм табуы. Моңа, чыннан да, үзенә бер сәләт, кодрәт-көч кирәктер!
   
Күренә ки, осталык тавыш-өн хәрәкәтләре белән бергә башкаручыларның башка (тән-гәүдә һ.б.) хәрәкәтләре белән дә тыгыз бәйләнештә икән. Бу инде – үзенә аерым сөйләшү темасы.
                                         Илдар Низамов,
                            филология фәннәре докторы.
 

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 15.11.2018
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»