поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
15.11.2018 Мәдәният

Алсу: Мин татарча сөйләш­мим, әмма ипи-тозлык бе­ләм

Кызганыч, кечкенә чакта гаиләдә урыс телендә генә аралаштык. Мохит булмагач, сөйләшергә авыр. Аның каравы татар телен­дәге җыр­ларны бик теләп башкарам, – диде җырчы Алсу, егерме еллык иҗатына багышлап, Казанда уздырган концертында.

Алсу  концертында, милли  бизәкләр төшерелгән ак күлмәк киеп, “Ак каен” дигән  җыр башкарды. “Хәерле кич, Казан!”, “рәхмәт” кебек татарча берничә сүз әйтте. Бу  хакта  соңыннан: “Минем тел байлыгым моның белән генә чикләнми. Бик дулкынландым. Татар телен камил белмим бит, – диде ул. – Мәктәп­ләрдә татар теле өйрәтелергә тиеш дип саныйм.  Әгәр мине кечкенә чакта татар теленә өйрәтсәләр, җиңелрәк булыр иде. Татар җырларыннан  торган “Туган тел” дигән  альбом чыгарган идем. Ул без­нең өйдә гел яңгырап тора. Балалар шуны тыңлый, сүз­ләрен кабатлый. Кызганыч, алар  татарча белми. Милли ризыклар әзерлим. Бу яктан гореф-гадәтләрне сакларга тырышабыз”.  
 
Өченче баласы Рафаэльне табып, декрет ялына кит­кән  Алсуны Казан тамашачысы сагынган булып чыкты. Ун мең кешегә исәп­ләнгән “Тат­нефть-Арена”  уз­ган шимбәдә халык белән тулган иде. Башка шәһәр­ләрдән дә иҗаты белән кызыксынучы җа­на­тарлар кил­гән. Концерт башлануга ук тамашачы яраткан җыр­чы­сына чәчәк бәй­ләмнәре ташый башлады. Әмма алар  күбәеп киткәч, Алсу: “Тамашаны өзмәс өчен, чәчәк бәй­ләм­нәрен концерт ахырына ка­дәр калдырыгызчы”, – дияр­гә мәҗбүр булды.
 
Тәүге  тапкыр 15 яшендә  сәхнәгә чыккан  Алсу үзенең беренче адымнарын искә төшерде. “Бик нык каушый идем. Бу хисне бетерер өчен шактый еллар көрәшергә туры килде”, – диде ул. Элеккеге репертуарыннан  “Зимний сон”, Solo, “Свет в твоем ок­не”  кебек җырларны башкарды. Бүген инде ул бөтен­ләй икенче Алсу. Зәвыклы,  үз-үзенә ышанган, әмма шул ук вакытта, үзе әйтмешли, нечкә кү­ңел­ле, ихлас.  Иҗа­тында  фәл­сәфәгә дә зур урын бирелгән. Алсу видео­экрандагы чыгышларында үзен  су белән чагыштыра.  Мин  яңгыр да, томан да, җил дә була алам, ди. Күңелен стихиягә  тиңли.  Ә инде  хисләр ургылып ук чыга башласа, сәхнәгә чыгып җырлый башлый. Иҗат, гаи­лә, туган якка мәхәббәт – барысы да чагылды концертында.  Ре­пер­туарын яңа җыр­лар бе­лән  баеткан. “Не молчи” дип аталган программасында шушы җыр да урын алды.   Яз көне дөнья күргән әле­ге  клибын You Tube каналында биш миллион кеше караган. Казан сәхнәсендә  ул, 16 яшендә Шве­циядә “Ев­рови­де­ние”дә катнашып, икенче урын алган Solo җы­рын да яңгырат­ты. Әнисенең җырга мәхәб­бәте кызлары Сәфинә белән Микеллага да күчкән, күрә­сең. Сәфинә рояльдә уйнаса, 10 яшьлек Микелла инглизчә җырлап күрсәтте. Алсу әй­түенчә,  әгәр кызлары сәнгать юлыннан китәргә теләсә, үзе дә, ире Ян да каршы кил­мәя­чәк. Әмма балалардан тырышлык таләп итә­чәкләр. “Темная ночь” җы­рын Алсуга Кобзонсыз гына башкарырга туры килде. Тамашада бер­ни­чә ай элек якты дөнья белән хушлашкан Иосиф Кобзон да катнашасы булган икән. Шуңа күрә җыр­ны үзе генә башкарды, остазына дигән микрофон буш иде.
 
Комик рольләрне башкаручы,  продюсер, композитор Гарик Мартиросян бу юлы Алсу концертына рояль­­дә уйнарга килгән.  Гарик аларның гаилә дусты икән.  Алсуларга кунакка килгәч,  рояльдә ниндидер көй уйнаган булган. Ире Ян  шуңа җыр яздырткан. Җыр­ның язмышы шундыйрак.
 
Алсу җырлары белән генә түгел, күңелендәге игелеге бе­лән дә сокландырды. Җыр­чы сәхнәдә Анжела Вавилова хәйрия фондына  бер миллион сумлык сертификат тапшырды. 
 
–  Мин хәйриячелек бе­лән күп еллардан бирле  шөгыль­ләнәм. Монысы – искәрмә түгел. Бу юлы  Казан хосписына ярдәм итәргә булдым, – диде ул.  Фонд җи­тәкчесе Владимир Вавиловка чит кеше хәсрәтен үз йөрәге белән ки­чергән өчен рәхмә­тен җит­керде. Казан концертыннан кергән акчаны  Алсу балалар йортлары, күп балалы һәм аз керемле гаилә­ләргә, медицина уч­реж­де­ние­ләре, ветераннарга бүлеп бирергә җыена.
 
Җыр­чының концертын та­машачы җылы кабул итте. Алда Алсуны Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре көтә.

Сәрия МИФТАХОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 15.11.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»