|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.11.2018 Мәдәният
Тинчурин театрының 85 еллыгы уңаеннан үткәрелүче IV Республика мәктәпләре конкурсның төбәкара сайлап алу туры башландыК.Тинчуринның тууына 131 ел тулуга һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 85 еллыгы уңаеннан үткәрелә торган IV Республика мәктәпләре конкурсның төбәкара сайлап алу туры – 9 нчы ноябрь – Буа дәүләт драма театрында башланып китте. Биредә Буа, Тәтеш, Кама Тамагы, Кайбыч, Апас районнарыннан килгән укучылар 5 номинациядә – 1. “Спектакльдән җыр”; 2. “Спектакльдән өзек”; 3. “Спектакльдән монолог”; 4. “Рәсем-эскиз”; 5. “Макет” – көч сынашты.
12 нче ноябрь төбәкара сайлап алу туры Яр Чаллы Татар дәүләт драма театрында узды. Биредә Мөслим, Чаллы, Тукай, Актаныш, Сарман, Ютазы, Чирмешән районнарыннан килгән иҗат коллективлары, укучылар катнашты.
Сайлап алу турының соңгы этабы Казанда, 19 нчы ноябрьдә була.
30 нчы ноябрь Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында җиңүчеләрне бүләкләү һәм әлеге конкурска нәтиҗә ясап, “Ул кабызган утлар балкышы” дип аталган гала-концерт белән тәмамланыр дип көтелә.
--- |
Иң күп укылган
|