|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.11.2018 Мәгариф
Мәгариф һәм фән министрлыгы Чаллыда балалар хокуклары бозыла дигән хәбәрне кире кактыТатарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Чаллыда балалар бакчаларында рус телендә белем алу мөмкинлеге хокукы бозылу турындагы мәгълүматны кире какты. “РоСТ” Татарстан ата-аналары җәмгыяте вәкилләре Чаллыда балалар бакчаларында, балалар аз балу сәбәпле, рус телендә белем алу мөмкинлеге хокукы бозылу турында дөрес булмаган мәгълүматны матбугат чараларында тарата”, - диелгән Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында чыккан хәбәрдә.
Ведомствода аңлатканча, “Электрон балалар бакчасы” системасында ата-аналар балаларына нинди телдә тәрбия һәм белем бирәсен дүрт варианттан сайлый ала, дип яза Татар-информ. Әгәр дә ата-ана “рус” яки “татар” телендә дип яза икән, ул вакытта система рус яки татар телендә генә белем бирүче балалар бакчаларын күрсәтә.
Министрлыкта баласын рус төркеменә бирергә теләгән ата-аналарга, исәпкә басканда ук, телне сайлау системасында “рус теленә өстенлек” дип язарга киңәш итәләр. Шул очракта рус төркемнәре генә булган, шулай ук рус яки татар төркемнәре булган балалар бакчаларының тулы исемлеген күреп булачак.
Чаллыда сигез рус һәм ике татар балалар бакчасы бар. Шул ук вакытта шәһәрдә 120 балалар бакчасының 111ендә рус һәм татар төркемнәре бар.
--- |
Иң күп укылган
|