|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.11.2018 Хәвеф-хәтәр
Баулыда укучы бала идарә иткән машинада унбер кеше утырганБаулы районында унике яшьлек укучы бала сигез кечкенә бала һәм өч олы кешене машинага утыртып киткән. Машинаны полиция хезмәткәрләре туктата. Бу хакта балигъ булмаганнар һәм аларны яклау комиссиясенең чираттагы утырышында билгеле булган. Яшүсмер үзе бу хәлне, урамда тукталышта басып торган кечкенә балалы апаларны кызгандым, кирәк җирләренә илтеп куясы гына килгән иде, дип аңлатты, дип яза "Хезмәткә дан" газетасы.
Шуны да әйтергә кирәк, әлеге гаиләдән уналты яшьлек яшүсмерне узган ел гына полиция хезмәткәрләре шулай ук машина йөрткән вакытында туктаткан. Ул чакны ата кеше зур күләмдә штраф түли.
--- |
Иң күп укылган
|