|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.11.2018 Милләт
“Мин социаль яклау бүлеге түгел”: Гаяз Исхакый музее ябылачак?Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетында татар дөньясының иң авырткан мәсьәләләре каралды. Шуларның берсе – Чистай районының Яуширмә авылындагы Гаяз Исхакый музее язмышы. Әле һаман да аны күчерү-күчермәү мәсьәләсенә нокта куелмаган, ремонт акчасы күләме дә ачыкланып җитмәгән. Депутатлар ремонтка кадәр “музейның хуҗасы кем?” дигән сорауга җавап эзләде. Чистайда татар әдәбиятына урын юк?.. Утырыш башында комитет рәисе 25 октябрьдә депутатларның Чистай районына эшлекле сәфәр кылуы турында әйтте. Районда эш алып барылмый дип тә әйтеп булмый, ниндидер омтылышлар кылына, диде ул, сәфәргә йомгак ясап. Шулай ук Дәүләт Советына Исхакый музеена кагылышлы бик күп мөрәҗәгатьләр килүен әйтте. Иң сөендергәне – музейны саклауны сорап, авыл халкы дәррәү күтәрелгән. 400дән артык имза куелган хатта яуширмәлеләр музейны авылда калдыруны сорыйлар. Хәер, хикмәт музейда гына түгел, авыл халкының беркайдан да ярдәм ала алмавында.
“Мин социаль яклау бүлеге түгел”
Музей темасына күчкәнче, авыл халкының катлаулы хәле турында берничә сүз. Бу хакта “ВТ” 2012 елдан бирле яза. Соңгысы – “Хуҗасыз авыл” (№ 147, 05.10.2018) дигәне музей каралты-курасында янгын чыкканнан соң язылды. Авыл юлсызлыктан, сусызлыктан интегә. Утырышта авыл халкы исеменнән чыгыш ясаган хокук белгече Сүрия Усманова исә төрле матбугатта чыккан язмаларны телгә алды һәм, проблема күтәрелеп тә, түрәләрнең кыл кыймылдатмавына шаккатты:
– Яуширмәнең аяныч хәле турында язылган мәкаләләр буенча гына аерым китап чыгарып була. Кайда соң безнең җитәкчеләр, шулкадәр мәкаләләр чыгып торып та, нишләп андагы проблемаларны күрмиләр, ни өчен авыл кешесен беркем якламый? Хәзер инде авылны чит республика инвесторына сатып җибәрделәр. Халык безгә ярдәм булырмы дип мөрәҗәгать иткәч, яңа хуҗа, мин социаль яклау бүлеге түгел, миңа сезнең проблемаларыгыз кирәкми, җирләрегез генә кирәк, дигән. Менә сез авылларны саклыйбыз дип сөйлисез. Безнең районда авылларны тарату буенча шулкадәр оста эш алып барыла. Кайвакыт Яуширмә айда урнашкандыр дип уйлыйм. Ни өчен соң монда законнар эшләми, халык ярдәм сорап кая барырга белми? Бу авыл хәзер Звенигово совхозы карамагында. Авылның хуҗасы юк.
Авылдагы хуҗасызлыкка Халыклар дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов та игътибар иткән. “Авылда гына түгел, районда хуҗасызлык сизелә. Казаннан килеп җыештырмаслар бит инде, район түрәләре тәртипкә салыр дип уйлыйм”, – диде ул. Тәртипкә салуны юлдан башларга кирәк, билгеле. Тик “Яңа Гасыр” телеканалы директоры Илшат Әминов авылда тәртип буласына, юл салынасына шикләнә:
– Бу 19 да, 20 миллион да түгел. Монда 100 миллион сумнан артыграк акча таләп ителә. Бу – бик күп акча. Әйе, авылның яшәве һәм үсүе кирәк. Бу – район администрациясе эше. Безгә исә Исхакый мирасы мөһим. Исхакый – татар дәүләтчелеге нигезен салучыларның берсе. Шуңа күрә музейны Чистайга күчерү отышлы. Бу – аны туристик маршрутка кертү, димәк, пропагандалау, популярлаштыру дигән сүз. Мин һич кенә дә авылда, районда, хәтта Казанда Исхакыйга музей ачуга каршы түгел. Ләкин безнең андый мөмкинлек бармы?
“Исхакыйга акча бармы?”
Татарстанда музейлар саны 152гә җиткән, шуларның 81е авылларда урнашкан һәм күпчелеге ремонтлауга, яңартуга мохтаҗ. Бу хакта мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин хәбәр итте. Урынбасар музейның 2019 елга капиталь ремонт программасына кертелүен дә әйтте. Ул шулай ук министрлыкның музейны авылда калдыру вариантын хуплавын да искәртте. Һәм туристларны җәлеп итү буенча берничә тәкъдимен җиткерде. Әйтик, 16 яшькәчә мәктәп балаларын музейга бушлай йөртү программасын әзерләү.
Күренгәнчә, нинди генә тәкъдим яңгыраса да, барысы да юлсызлыкка килеп төртелә. Шул ук балаларны авылга автобуста алып килеп булмый бит. Бу фикерне Чистай музей-тыюлыгы директоры Александр Печенкин да куәтләде. Әйтүенә караганда, туристларны йөртүче автобуслар, авыл юлын күреп, кире борылып киткәннәр икән. Юл салуның чыгымнары зур булганга, район түрәләре музейны район үзәгенә күчерүне кулай күрә. Чистай башкарма комитеты рәисе Эдуард Хәсәнов исә бу фикерне хуплый да, хупламый да:
– Чистайда мәдәни мирас объектлары шактый. Киләчәктә татар үзәген булдыру һәм анда Гаяз Исхакый музеен урнаштыру планнары да бар. Хуҗалык җитәкчесе буларак, мин шушы якны хуплыйм. Ләкин үзем Яуширмәдә туган кеше буларак, музейның авылда калуын телим. Сугыштан соң шушы авылда рәис булып эшләгән бабам ул музейны район үзәгенә күчерүне гафу итмәс иде. Шуңа күрә комиссия ярдәме кирәк.
Бу сүзләр Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратниковага “тиде”:
– Мин музейны урынында саклап булмый, авылга юл салып булмый дигән фикер белән килешмим. Безнең юл төзү буенча уңышлы эшләп килә торган программабыз бар. Үзем Кукмара, Балтач районнары өчен җаваплы һәм без анда 100 хуҗалыклы кечкенә авылларга кадәр асфальт юл китереп җиткердек. Бу район хакимияте теләгеннән тора. Шуңа күрә Эдуард Хәсәновның, Яуширмәдә туган кеше буларак музейны авылда калдырасым, җитәкче буларак, районга күчерәсем килә, дип әйтүен аңлап бетермим. Димәк, сез һаман үзегезгә нәрсә кирәген аңламыйсыз. Ни өчен юллар программасына эләгергә тырышмыйсыз? Мин моны аңламыйм. Чистайда, чыннан да, татар тарихына илтифат юк. Анда әле безнең тарихи Юкәтау каласы урыны бар, ул да – яклауга мохтаҗ. Халыкка битарафлыкны да аңламыйм. Үзәк каналдан әнә бер түрә, дәүләт бала табарга кушмаган, үзегез тапкансыз, үзегез тәрбияләгез, дип әйткән, аны шундук эшеннән алдылар. Бу бит – бик куркыныч фикер сөреше.
Чистай Татарстан шәһәре түгелмени?
Милли мәгариф белгече Марат Лотфуллин: “Чистай районы әллә Татарстан түгелме?” – дигән соравы белән утырышны дөрләтеп җибәрде. Һәм, Яуширмәдәге музейны саклап, Чистайда татар мәдәни үзәген ачарга тәкъдим итте:
– Чистайда еш булырга туры килә, әйтерсең лә ул Татарстан түгел. Анда татар мәдәнияте, татар үзәге юк. Ә бит чиста татар районы. Икенче мәсьәлә татар авыллары атамасына кагыла. Яуширмәне Кутлушкино дип атау – Россиянең географик атамалары турындагы канунын тупас рәвештә бозу ул. Әлеге документ нигезендә атамалар шунда яшәгән халык телендә булырга һәм тәрҗемә ителмәскә тиеш. Мин бу мәсьәләне аерым утырышта күтәрергә тәкъдим итәм. Чөнки бу – бөтен Татарстан авылларының бәласе.
Депутатлар ахыр чиктә Чистайда татар мәдәни үзәге төзелергә, музей йорты авылда калырга тиеш, дигән фикергә килде. Галимә Лена Гайнанова Исхакыйның томлыкларын яңадан чыгару темасын да күтәрде. Мин 15 томлыгын әзерләгәндә, аның 30-35 томны колачларлык иҗаты барын белә идем, диде ул. “Чеховның Россиядә генә дә 15 музее булганда, нишләп Исхакыйга бер музейны күпсенәбез?” – дип, сорауны кабыргасы белән куйды. Галимә Тукай юлбашчы дип атаган Исхакыйның урыс классикларыннан ким түгел икәнен мисаллар ярдәмендә раслады. Боларны тыңлап утырган Александр Славуцкий: “Мин Исхакыйны белмим, аны укымадым”, –дип шаккатырды. Разил Вәлиев: “Чөнки ул тыелган язучы иде”, – дип аңлатуны кирәк тапты. Славуцкий, авылда йорты калсын, Чистайда музее ачылсын, дигән тәкъдимен әйтте. Мәсьәләне тирәнтен өйрәнгән кешеләр музейны район карамагында калдыруга шикләнеп карый. Сүрия Усманова, мәсәлән, аны Милли музей филиалы итү тәкъдимен кертте.
Утырышта Ризаэддин Фәхретдин музее мәсьәләсе дә күтәрелде. Музей директоры Диләрә Гыймранова әйтүенчә, музей мунча кадәр генә бинада урнашкан. Ул, музейга яңа бина сорап, 2009 елдан хатлар яза башлавын сөйләде. “Татнефть” гендиректоры Наил Мәганов бу мәсьәләдә ярдәм итәргә дә әзер, ләкин бездә һәрвакыт татарча килеп чыга: тендерны музей проектлый белми торган оешма ота. Диләрә ханым олуг мәгърифәтченең юбилее уңаеннан да, бина проекты җәһәтеннән дә аптырашта икәнен сөйләде. Хәер, монысы инде – аерым тема...
Гөлинә ГЫЙМАДОВА |
Иң күп укылган
|