поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
12.11.2018 Мәдәният

Килдем, күрдем, яраттым...

«Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклоры фестивале, ун елдан соң, үзенең «туган җиренә» — Ульян өлкәсенең тулаем дип әйтерлек татарлардан торган районына — Иске Кулаткыга әйләнеп кайтты. Әмма бу — гади генә кайту түгел: дистә ел аралыгында Россиянең төрле төбәкләрендә узган (Төмән, Екатеринбург, Пермь, Самара, Казан, Мари Эл, Кырым, Казан...) һәм һәрберсенең онытылмас үз йөзе, яшәеше-сулышы булган фестивальләрдән соң үсеп, ишәеп, көчәеп-ныгып, чарланып кайту иде.

«Мин сиңа иректем, Кулаткы!..»
 
Июнь аеның 27 се көнендә, моннан нәкъ ун ел элеккечәк, Иске Кулаткы бистәсенең механика-технология техникумы урнашкан тавына  Россиянең 23 төбәгеннән килгән 500дән артык татар кешесе аяк басты. Тау өстеннән торып, аста җәелеп яткан бистә урамнарына, әле анда, әле монда балкып торган нәфис мәчет манараларына карап сокланганда күпләрнең күңелендә, мөгаен, тәүге фестивальдә отып киткән җөмлә яңаргандыр: «Мин сиңа иректем, Кулаткы!» Хатирәләр, очрашу шатлыгы, яңа килгән коллективлар белән танышу... — әнә шул хисләр дулкынында халык фестивальнең ачылышына әзерләнә башлады. Һәм, озак та үтми, 500 дән артык кешене берләштергән колонна, күз камаштыргыч төсләр белән балкып,  гармуннар уйнап, үзәккә юл алды... Иске Кулаткы районы башлыгы Эдуард Әнвәр улы Ганеев һәм башка рәсми затлар, Казаннан килгән жюри әгъзалары катнашындагы ачылыш тантанасыннан соң фестиваль үзенең җентекләп әзерләнгән программасы белән эшли башлады. 
 
Алдан ук шуны әйтеп кую кирәк, дистә еллык юбилей дип сүз алып барсак та,  фестивальнең тарихын төгәл ун елга чигенеп кенә яза башлау дөреслеккә туры килмәс иде. 
 
 
«2004—2006 елларда, Татар фольклорын  өйрәнү, туплау, җыйнау дәүләт үзәге, Татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә, халкыбызның  рухи мирасын туплап, аны үзенә кайтару юлларын барлауга багышланган түгәрәк өстәлләр, фәнни-гамәли конференцияләр үткәрде. Нәтиҗәдә, Россия күләмендә татар фольклор фестивале үткәрү зарурияте турындагы фикер туды. Әмма аны кайда, ни рәвешле, кемнәр ярдәме белән оештыру турындагы сораулар җавапсыз кала иде, — ди Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры Фәнзилә Хәким кызы Җәүһәрева.  — 2007 елда язмыш мине, шушы Иске Кулаткы җирендә, әлеге төбәктә туып-үскән искиткеч акыллы, зирәк милләтпәрвәр зат — Эдуард Әнвәр улы Ганеев белән очраштырды. Аның белән әңгәмәләребез вакытында милләтне, телебезне, халкыбызның рухын саклап калуда Бөтенроссия фольклор фестиваленең бик тә үтемле чара булачагы турындагы фикер тагын да ныгыды. «Фестиваль Ульян өлкәсенең Иске Кулаткы районында башланып китәргә тиеш, барлык чыгымнарны үзем күтәрәм, ә эчтәлеген бергәләп уйлап бетерегез. Әмма шуны истә тотыгыз: фестивальдә халык рухы бик көчле булырга тиеш, бер тапкыр фестивальгә килеп эләккән татар анда гел катнашу хыялы белән янарга тиеш. Фестиваль рухы һәр катнашучының төбәгенә, шәһәренә, авылына барып җитәрлек булсын!» — диде Эдуард әфәнде. Ул вакытлардан соң дистә ел узган да киткән! Шунысы куанычлы, бүген без Эдуард Әнвәр улы алдыбызга куйган бурычларның байтагын үтәдек дип әйтә алабыз. Фестивальдә катнашырга теләк белдергән төбәкләрнең, катнашучы милләттәшләрнең саны елдан-ел арта, катнашучылар арасында яшьләр — балалар һәм үсмерләр күбәя бара.  Нәкъ менә фестиваль кысаларында барлыкка килеп, аның йөзек кашына әйләнгән коллективлар — «Шытыр-шатыр»   (Төмән өлкәсе), «Гүзәл Чулман» (Пермь крае), «Асылъяр» (Удмуртия Республикасы) һәм башкалар бүген инде үз төбәкләрендә генә түгел, алардан читтә дә танылу яулауга ирештеләр (мисал итеп «Шытыр-шатыр»ның Италиядә узган халыкара фольклор фестивалендә Гран-при яулап кайтуын әйтү дә җитә). Нәкъ менә шушы  фестиваль нигезендә дөньяга «Түгәрәк уен» татар мәгълүмати-популяр журналы аваз салу шулай ук гаять сөенечле күренеш. Бүгенге көндә төбәкләрдә татар фольклоры хәрәкәтенең җанланганнан-җанланып, аларның инде үз «түгәрәкләре» барлыкка килү дә безне чиксез куандыра. Кыскасы, фестиваль татар милләте вәкилләрен үзара берләштерүче бик үтемле чараларның берсенә әверелеп, уңышлы һәм җитди адымнар белән киләчәккә атлый бара». 
Әле беренче «Түгәрәк уен»да ук  Свердловск өлкәсенең Түбән Сырга районының Аракай авылыннан килгән данлыклы «Сардария», Самара өлкәсе Камышлы районының Ярмәк авылыннан «Ак каен» ансамбльләре фестивальнең кимәлен бик югары итеп куйганнар иде.  Алга таба Төмән өлкәсеннән килгән «Шытыр-шатыр» балалар коллективы, «Саз» фольклор ансамбле, Татарстанның Лаеш районы Ташкирмән авылыннан «Сүрәкә» фольклор ансамбле саф аутентик фольклорны сәхнәгә алып менеп Гран-прига лаек булдылар. Алар янәшәсендә  аутентик фольклорны үзешчән сәнгатьтән аерып бетерә алмаган коллективлар да шактый иде. «Түгәрәк уен» кысаларында елдан-елга үткәрелеп килгән осталык дәресләре бушка китмәде, коллективлар үзләренең эш юнәлешләрен дөрес итеп билгеләргә өйрәнделәр. Ә яңа гына кушылып киткән коллективлар өчен исә фестиваль үзе үк зур мәктәп булып тора. 
 
2015 елда Мари Илендә узган фестивальдә түгәрәгебезгә Кырым татарларының килеп кушылуы географиябезне киңәйтү белән бергә, «Түгәрәк уен»ның эчтәлеген дә тирәнәйтте, татар тарихының, татар фольклорының тирәнрәк катламнары турында уйларга этәрде. 
Татарстанда эшләп килүче фольклор коллективларын барлап торучы «Иске Казан Түгәрәк уены», Себер татарларының «Төмән Түгәрәк уены» оешу да әлеге зур хәрәкәтнең ачык күрсәткечләре.
 
Килдем, күрдем, яраттым... 
 
Быел фестивальдә беренче тапкыр катнашучы коллективлар белән аралашканда безне аеруча ул якларда бүгенге көндә татар мәдәниятенең торышы, туган телебезнең язмышы кызыксындырды. Сер түгел, бу — иң авырткан җиребез. Волгоград өлкәсенең Сведлоярск районы Кече Чапурники авылыннан килгән «Туган як» татар мәдәни-этнография үзәге җитәкчесе Сальфира Низамовна ... сүзен авыл тарихыннан башлады. 
— Авылыбыз бик борынгы, — диде ул. — Документларга караганда, 1786 елда патшабикә Екатерина II Царицынодан Кавказ линиясенә кадәр почта юлы төзегәндә Пенза, Казан якларыннан күчереп утыртылган татарлар нигез салганнар. Сазлыклы урыннар булган монда. Шунда йөргән соры челәннәрне (чапура) күреп, авылга Чапурники дип исем биргәннәр. Ике мәчетле зур авыл булган ул заманында, совет вакытында бер мәчетне сүтеп алып киткәннәр. Икенче мәчетебез, Аллага шөкер, бүген дә эшли, авыл халкы гына түгел күрше-тирәдән, бигрәк тә Янтыктан да күпләп киләләр. 
 Гаҗәп хәл, сугыш вакытында авыл тулысынча диярлек җимерелеп беткәндә дә мәчеткә бер бомба да эләкмәгән. 1942 елның 8 августында безнең авыл тирәсендә бик каты сугыш булган, бөтен ызбалар җимерелеп беткән, клуб бинасы, бер байдан калган кирпеч ызба һәм мәчет кенә калган. 
 
 
Бүгенге көндә авылда 900ләп кеше яши, тулысынча татар авылы дип әйтергә мөмкин, башка халыклар бер процент кына. «Туган як» үзәгебез эшли башлаганга быел 15 ел була. Музеебыз да бар, анда Татар йорты, Сугышчан дан залы эшли. Аны Шарипов Шакир Касыйм улы оештырган иде, кызганыч, 3 ел элек фаҗигале төстә һаләк булды. Хәзер музейны да үзем җитәклим.  Үзәктә шулай ук «Туган як» хатын-кызлар вокаль төркеме, «Тамчы» балалар ансамбле, «Дуслык» триосы эшли. Хәлдән килгәнчә татар җырын-биюен өйрәнәбез. Шунысы бик кыен, авылда бер гармунчы да юк.  Балаларга туган теленбезне өйрәтү өчен «Ял түгәрәге» оештырдык, ул икенче ел эшли. Мәктәптә рус телендә генә белем алгач, рус арасында яшәгәч, туган телне өйрәнү өчен балаларга мохит юк. Кыенлыклар күп: һөнәри белемле татар теле укытучыбыз юк, үзебез ничек булдырабыз, шулай тырышабыз инде.  Үзебез тырышмасак, безнең өчен беркем дә эшләмәячәк. 
 
«Түгәрәк уен»нан бик канәгать булып, киләчәккә зур планнар белән кайтабыз. Фестивальгә ничек тә балаларны алып киләсе, аларга мондагы рухны тапшырасы иде! 
 
Волгоград өлкәсе сәнгаткярләренең баянисты булып килгән егет —  Шамил Камил улы Шәрипов өчен «Түгәрәк уен» чын мәгънәсендә ачыш булды. Шамил үзе запастагы хәрби, Волгоградта яши. Хәрби профессия сайласа да, бөтен килешеннән мәдәни рух бөркелеп тора. 
 
— Бирегә аяк басканнан бирле, «Ник без бу «Түгәрәк уен» турында 10 ел элек белмәдек икән?!» — дип ачынып йөрим, — дип сөйләп китте ул. — Шулкадәр зур югалту бу безнең өчен! Берни ишетми яшәдек бит!  Мондагы халыкка, мондагы тантаналы рухка сокланып туя алмыйм. Мин дә шушы бөек халыкның бер улы бит дигән олы хис күңелемдә... Инде әллә никадәр кеше белән танышып, аралашып өлгердем.  
 
Мин Кече Чапурникида туып-үстем. Бик музыкаль гаиләдә: әтием гармунда, мандолинада уйный, әнием бик матур итеп татар җырлары җырлый иде. Үзе татар теле укытучысы иде. Без, балалар, кайсыбыз Мәскәүдә, кайсыбыз Санкт-Петербургта, барыбыз да музыкаль белем алдык. Кечкенәбез консерватория тәмамлады. Өйдә 15 төрле музыка уен коралы бар, гаиләбез белән бөтен мәдәни чараларда катнаша идек.  
Запаска чыккач, Кече Чапурникига барып, «Туган як» татар мәдәни-этнография үзәгенә аккомпаниатор буларак ярдәм итә башладым. Хатыным Зөлфия татар үзәгендәге балаларга татар теле укыта. Гаиләдә татарча сөйләшергә тырышабыз.
 
Безнең проблема — балаларны, яшьләрне татар мәдәниятенә якынайту өчен методик әсбаплар юк, белгечләр ярдәменә бик мохтаҗбыз. Тирә-якта татар авыллары бар, эзләнсәң, аларда күпме мәдәни мирас табарга булыр иде! Инде күпмесе югалган, онытылган... Ничек итеп эзләнүләр алып барырга, нәрсәдән башларга — менә шуларны аңлату, өйрәтү өчен Казаннан белгечләр китерәсе иде... Дөрес, без үзебез дә нидер эшләргә тырышабыз, Сабан туе бәйрәме, кичәләр оештырабыз. 2016 елда безнең Сабан туебызга Татарстан Президенты да килеп китте. Мин бу фестивальдә үзем өчен бик күп ачышлар ясап китәм. Дуслар табып, адреслар алмашып. Алга таба эшләр өчен маяклар билгеләп. 
Курган өлкәсенең Сафакүл районы, Карасу авылыннан килгән Эльза Дамир кызы Ризванова: 
— Безнең ата-бабаларыбыз кайчандыр Идел буйларыннан килеп утырган булырга тиеш. Авылыбызның исеме авыл уртасындагы күлдән алынган. Борынгылар бу тирәгә килеп чыкканда күл тирәли каеннар үсеп утыра торган булган. Шул каеннарның шәүләсе төшеп торганга, күлнең суы кара төстә булып күренгән. 
 
Безнең авылда 1989 елда «Ак каен» фольклор коллективы оеша. Аны Мәдәният йорты директоры Халит абый Мөхәммәдьянов оештыра һәм җитәкчесе дә була. Бу абый инде вафат. Бүгенге коллективны 10 елдан артык мин җитәклим. Ул башлыча хатын-кызлардан тора. Репертуарыбыз Сафакүл районында яшәгән татарлар арасында йөреп үзебез җыйнаган җырлардан гыйбарәт. Шул ук вакытта, фольклорчы галим Фәрит Юсуповның «Сафакүл татарлары» җыентыгыннан да күп мәгълүмат алабыз. Безнең төбәктә яшәүче халык иҗаты үрнәкләрен җыеп кире халыкка кайтарган олы галимебезгә без чиксез рәхмәтле!
 
Мәдәният йортында балалар коллективыбыз да бар. Сигез бала йөри. Кызганычка, авылда мәктәбебез ябылды. Югыйсә, 400 кеше яши торган эре генә авыл Карасуыбыз. Балалар күрше авылга йөреп укыйлар. Анда татар теле дәресләре дә укытыла, шөкер. Телне саклау өчен бик тырышабыз, шуңа күрә мәдәни чараларда да балаларны актив катнаштырабыз.
 
 
 «Түгәрәк уен» фестивалендә беренче катнашуыбыз. Узган ел миңа Татар конгрессы корылтае кысаларында Казанда узган фестивальне күрү бәхете тигән иде. Кремль буйлап сузылып киткән мәйданчыкларда шау-гөр килгән халыкны, аларның җырлы-биюле уеннарын күреп, төрле-төрле музыка уен коралы аһәңнәрен тыңлап исем китте ул чакта! Һәм үзебезнең коллективны да фестивальгә алып килү хыялы белән яна башладым. Әлеге хыялым Өлкә татар конгрессы җитәкчесе Морат Равил улы Юнысов булышлыгы белән чынга ашты. Моңа кадәр Курган, Чиләбе өлкәләреннән ары чыгып йөргәнебез юк иде.  Офыкларыбыз киңәеп китә бу фестивальдән. Тагын-тагын килергә язсын иде!    
 Башкортстанның Дүртөйле районыннан «Хәзинә» тальянчылар ансамбле һәм Янавыл районыннан «Чулпан» фольклор коллективларының да фестивальдә беренче тапкыр катнашулары иде. «Түгәрәк уен»ның рухына шулкадәр кереп киттеләр, таңга кадәр дәвам иткән Кичке уеннарның үзәгендә кайнадылар алар. Шик юк, алдагы фестивальләрдә катнашу хокукын яулар өчен, үз җирлекләрендәге фольклор материалларын җентекләп өйрәнәчәкләр хәзер.

Тырышлык әҗерле була
 
Фестивальдә озак еллар катнашып, аның мәгънәсен-максатын төптән аңлаган иҗатчылар инде үзләренең призларын булдыра башладылар. Мари Илендә яшәүче музыкант Гәрәй Мәгъсүмҗановның онытылып барган уен коралыбыз —  татар гөсләсен торгызып, гөсләчеләр ансамбле оештыруы, үз куллары белән гөсләләр ясый башлавы турында берничә тапкыр язган идек. Быел, фестивальнең юбилей елында, Гәрәй әфәнденең үз куллары белән ясаган гөсләсен махсус приз-бүләк итеп әзерләве искиткеч матур гамәл иде. Бу уникаль бүләккә Татарстанның Алексеевск районыннан килгән «Бәрәнҗәр» халык фольклор коллективы лаек булды. 
 
Эдуард  Әнвәр улы Ганеев тарафыннан һәр фестивальдә тапшырылып килгән бүләкләргә — бу төбәкне дөньяга таныткан атаклы ишан Хәбибулла Хансөяров һәм танылган шагыйрь Сәгыйть Сүнчәләй исемендәге призларга быел «Герой патриот» дигән махсус приз да өстәлгән иде. Бу бүләк Иске Кулаткы районы Вязовый Гай авылында туып-үскән, 2016 елда Сириядә батырларча һаләк булган якташлары, Россия Герое Рәфәгать Хәбибуллин истәлеген мәңгеләштерү максатыннан булдырылган. Әлеге бүләк Самара өлкәсе Камышлы районы Иске Ярмәк авылының танылган «Ак каен» фольклор ансамбленә тапшырылды. Фестиваль кысаларында концертлар белән авылларга чыкканда,  без геройның туган авылында да булып кайттык. 
 
Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитетының махсус бүләге — тальян гармун быел хуҗаларга — Иске Кулаткы район Мәдәният йортының «Чишмә» ансамбленә эләкте. Кырым Республикасының Бахчасарай районыннан килгән «Илһам» бию коллективы да махсус бүләк алып китте. 
 
Төп номинацияләрдә җиңүчеләрне акчалата премияләр белән, ә «Татар халкының традицияләрен саклаган өчен» дигән махсус бүләккә лаек булучыларны бик матур агач сандыклар белән бүләкләделәр. 
 
 
Сабан туенда «Түгәрәк уен»
 
Быелгы «Түгәрәк уен»ның тагын бер үзенчәлеге — Гала концерт Сабантуе кысаларында, бәйрәм мәйданында узды. Шулай итеп, Сабантуй кунаклары бөтен Россиядән җыелган иң яхшы фольклор коллективларының чыгышын карап, гаҗәеп киң татар дөньясы белән дә танышу мөмкинлегенә ия булдылар. 
 
— «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклоры фестивале, уникаль этномәдәни проект буларак, татар халык мәдәниятенең күп гасырларны эченә алган катламнарын ачарга ярдәм итә. — диде Эдуард Әнвәр улы Ганеев. — Әлеге фестивальнең масштаблары елдан-ел киңәя бара. Без бу чараны эчтәлекле һәм мавыктыргыч итеп үткәрү өчен бик зур тырышлык куйдык. Кирәк икән — «Түгәрәк уен»ны тагын 10 елдан соң да кабул итәргә әзербез! Иске Кулаткы җире үзенең бәрәкәтле туфрагы, динебезгә, милли гореф-гадәтләребезгә тугры булган эш сөючән халкы белән аерылып тора. Кирәк булганда җиң сызганып эшкә тотына торган, кирәксә, матур итеп ял оештыра, күңел ача белгән халык яши бездә. Җәмгыять нинди генә сәяси кыйблаларга таба атласа да, яшәешнең нигезе булып хезмәт кала. 
 
Район башлыгының сүзләренә дәлилне Сабан туе мәйданына килеп кергәч тә күрдек. Һәр авыл җирлеге берсеннән-берсе матур агач йортлар белән ишегаллары корып куйган. Мәйданга үткәнче әлеге ишегаллары аша узып, бу якларның тормыш-көнкүреше белән шактый гына танышып өлгерергә мөмкин. Без шундый ишегалларының берсендә тукталдык: ирле-хатынлы Усаевлар безне табынга чакырлар. Эльмира һәм Рафаэль икесе дә фермерлар, әмма икесе ике җирлектә эшли булып чыкты. Эльмира инде 8 ел Иске Кулаткыда сыер фермасы тота, сөт җитештерү белән шөгыльләнә икән. Узган елны чәчүлек җирләр дә алып җибәргән. 70 баш сыер малы, алар янында бозаулары да бар, сөтне май заводына тапшырабыз, диде. Сөтне тапшыру бәясенең түбән булуы турында да сөйләшеп алдык: бензин бәясе 43 сумга җиткән, бер литр «Волжанка» суы 30 сум торган вакытта, сөтнең литрын18 сумнан алалар. Ә бит аны җитештерү өчен күпме көч, күпме хезмәт куярга кирәк. Шуңа күрә яшьләр авыл хуҗалыгын күтәрәбез дип атлыгып тормый, шәһәргә китү ягын карыйлар да инде. Эльмира белән  Рафаэльнең бердәнбер уллары да киләчәктә табиб булырга җыена икән. «Яшьләрне махсус чакырып, фермаларны күрсәтеп, сөйләп тә карыйбыз инде», — ди Рафаэль. Ул үзе 10 ел Мәскәүдә эшләп кайткан да, тапкан акчасына Иске Яндукада җир алып эшкәртә башлаган. «Ташландык хуҗалыкны алды ул, хәзер шуны күтәрә, — дип сүзгә кушылды якташлары. — Инде җимерелеп беткән ферма биналарын торгызып килә». Киләчәктә ит җитештерү белән шөгыльләнергә исәбе бар икән. 
 
Авылларны күтәрергә бүген нәкъ менә шундый булдыклы, җирнең кадерен белгән кешеләр кирәк шул. Бу бит авыл халкына эш урыннары да дигән сүз. Эльмираның фермасында хәзер өч кеше эшли икән, язгы чорда тагын 5 кеше алабыз, ди. Мәдәни чараларга да матди ярдәм күрсәтүчеләр шул ук фермерлар бит.  
 
 Буыннар чылбыры өзелми
 
«Түгәрәк уен» балалар өчен дә бер көтеп алган бәйрәмгә, җанлы аралашу мәйданына әйләнә бара.    Беренче фестивальдә бердәнбер балалар фольклор коллективы — Түбән Камадан килгән «Нардуган» ансамбле катнашса, алга таба инде елдан-ел аларның саны артып, 2011 елда яшь сәнгаткярләр өчен аерым «Балалар фольклоры» номинациясе дә барлыкка килде. Быел инде, фестивальнең юбилеена Россиянең төрле өлкәләреннән 12 балалар коллективы килгән иде. Кичке уеннарда да, кара-каршы такмак әйтешкәндә дә, «Түгәрәк уен»ның башка чараларында да балалар бик актив катнашып йөрде. Аларның фестивальдә үзләренең аерым тормышы, үзгә дөньялары гөрләде. Танышулар, аралашулар... Фестивальдә инде берничә ел катнашып килгән балалар бер-берсен белеп, интернет аша аралашып торучы дусларга әверелгән. Биредә алар сагынышып очрашып, рәхәтләнеп аралашалар, төрле тарафларга сибелгән халкыбызның гореф-гадәтләре белән танышып, үзләре өчен яңа дөнья ачып кайтып китәләр. Ерак Пермь шәһәреннән килгән «Гүзәл Чулман» ансамбленең туган көне дә фестивальнеке белән тәңгәл килә. «Беренче тапкыр фестивальдә җиде ел элек катнашкан идек, — ди, инде күп еллар «Гүзәл Чулман» ансамбленә йөрүче Мальвина Кадыйрова. — Фестиваль кайда гына узса да көтеп алабыз, бик яратып киләбез. Коллективыбыз бик дус, тату безнең. Монда йөреп, дуслашып гаилә корган дүрт парыбыз бар. Без аларны «Чулман парлары» дип йөртәбез. Узган ел коллективтагы бер яшь гаилә чыгыш ясарга ике айлык балалары белән килгән иде. Быелгы Пермь-Кулаткы юлы 19 сәгатькә сузылды. Ике яшь әни тагын күкрәк баласын алып килде. Берәүнең дә фестивальдән читтә каласы килми, «Түгәрәк уен» безнең өчен зур һәм бик мөһим чара ул! Пермьдәге репетицияләр дә шулай уза безнең, әти-әни биеп йөри, җитәкчебез бала карый. Күптән инде бер гаилә кебек яшибез, туган көннәрдә җыелышабыз. Пермьдә «Чәк-чәк» татар яшьләре оешмасы эшләп килә. Бу оешмага йөрүче актив татар яшьләре милли традицияләрне саклап калу һәм татар телен популярлаштыру буенча төрле чаралар оештыра. Пермьдә  яшәүче татар яшьләре көннәре, Сабантуйлар үткәрәбез. Тел гаиләдә сакланмаса, аны тышкы чаралар белән белән генә саклап калып булмый ул».
 
«Гүзәл Чулман» коллективының үзләре яшәгән төбәктәге татарларның фольклорларын җыеп, өйрәнеп бүгенге көнгә кайтаруда зур тырышлык күрсәтүләре турында журналыбызда язган идек инде. Быел фестивальгә Чулман кызлары-егетләре Октябрь районы татарларының «Кәтикәт» дип аталган биюен алып килгәннәр иде. Ансамбльнең җитәкчесе Гөлүзә ханым Хәмзина сөйли:
— Пермь өлкәсе Октябрь районы татарлары үзләрен «ботык татарлары» дип атап йөртәләр. Бу якларга экспедициягә барып, әби-бабайлар белән аралашып, аларның бию хәрәкәтләрен бөртекләп видеога төшереп кайттык. Костюмнарын өйрәндек. Мондагы татарлар гомер буе марилар, руслар белән аралашып яшәгән. Шуңа күрә, ботык татарларының киемнәрендәге бизәкләрдә дә күрше халыклар төсмере сиземләнә. Биюнең хәрәкәтләре шактый катлаулы, яшьләргә бик тырышырга туры килде. Биюнең көе дә бик үзенчәлекле. Әбиләр безгә ничек күрсәтте, шулай итеп биергә өйрәндек. Гармунда уйнаганда «кәт-кәт-кәт» дигән тавыш ишетелеп тора, шул көйгә аяк тыпырдатып биедек, диләр. Биюнең исемен дә шуңа күрә «Кәтикәт» дип атаганнар. Төрле авылда шушы көйнең төрле вариацияләрен дә ишеттек. 
 
Ә менә болары Себер егетләре — Айдар Ниязов, Ларис Тимергалиев, Руслан Нагыйпов, Айдар Сырычев, Илдар Шәмсетдинов. Гөлфирә Шәмсетдинова җитәкчелегендәге «Биш дус» төркеме (алар әле бер ел элек кенә оешкан)  себер татарлары биюен өйрәнеп килгәннәр иде. Егетләр барысы да Тубыл шәһәренең 15нче татар мәктәбендә укый. Татар теле керә, татар әдәбияты укыйбыз, диләр. Мәктәпләрендә себер татарлары тарихына багышланган музей бар икән. Егетләр барысы да татар биюләренә гашыйк. Монда килеп күп дуслар тапканнар. 
Фестиваль ачылышында, Кичке уеннарда, гомумән, кайда гына чыгыш ясасалар да, Төмәннән килгән «Шытыр-шатыр» балалар фольклор ансамбле тамашачы өчен чын мәгънәсендә затлы бүләк булды. Борынгы уен коралларыбыз — думбыра, кубыз, курай, дәф, кылкубыз авазлары кемне генә битараф калдырсын, ди! Әлеге уен коралларының һәрберсенә ансамбль җитәкчесе Гаяз Габдуллинның кул җылысы сеңгән. «Шытыр-шатыр» себер татарлары көйләренә нигезләнгән композицияне башкарганда каяс  (каен тузыннан ясалган савыт) өстендә биеп торган җайдаклы агач атны һәм кыр кәҗәсен генә күрсәгез иде сез! Элек балаларны менә шулай җептән тартып хәрәкәтләндерә торган уенчыклар белән юатканнар.  
 
— Замана шундый бит, балалар татарча авырлык белән сөйләшә. Җырлар өйрәнергә керешкәнче, башта татар авазларының дөрес әйтелешен өйрәнергә туры килә, — ди Гаяз Габдуллин. — Мәктәптә татар теле дәресләре аз, интернетка күп вакыт бирелә. Татар җырлары, уен кораллары аша булса да балалар күңеленә милли җәүһәрләрне салып калдыра алсак иде, дип тырышабыз. Һәр төбәк татарлары үзләренә генә хас костюмнарында үзләренең фольклор байлыгын күрсәттеләр, җитәкләшеп Кичке уеннарга чыктылар. Балалар да моны күреп, тоеп, күңелләренә салып үзләре белән алып китә бит, менә шунысы аеруча шатландыра.  
 
Чуаш республикасы Комсомол районы Урмай авылыннан килгән «Тамчы» балалар ансамбле (җитәкчесе Илдус Шәйдуллин) фестивальдә тәүге тапкыр катнашты. «Беренче класстан бирле «Тамчы»га йөрибез, бик күп чараларда, фестивальләрдә катнашабыз», — диләр малайлар-кызлар. Төркиядә уза торган «Роза гөлләре» дип исемләнгән фестивальгә барып, татар фольклорын күрсәтеп кайтканнар. Бу төркемдәге балалар үзара чытырдатып татарча сөйләшүләре белән дә аерылып тордылар.
 
Ижау шәһәреннән килгән «Асылъяр» фольклор төркеме исә (җитәкчесе Лариса Гайнетдинова) «Түгәрәк уен»чыларга яхшы таныш. Кабатланмас чыгышлары белән берничә ел дәвамында тамашачы мәхәббәтен яулап килде алар. Быел исә алар, «Балага исем кушу» этнографик күренеше белән сәхнәгә чыгып, фестивальнең иң зур бүләге Гран-прига ук лаек булдылар. Аларның чыгышын жюри әгъзасы, Казан мәдәният һәм сәнгать академиясе профессоры Алсу Рәшит кызы Еникеева да югары бәяләде.
 
— Фольклорны сәхнәгә чыгаргач, кайчак ул музей экспонаты кебек күренә. Китапча сүзләр, ясалма сценарийлар белән эшләгәндә шулай килеп чыга ул. Шуны аңларга кирәк, фольклор бит ул үткән заман күренеше генә түгел, ә үткәннең бүгенге көндә дә дәвамлы булып яңарып торуы, үсештә булуы. «Асылъяр»лар йоланы курчак уенына әйләндереп, бүгенге көндә балалар дөньясында фольклорның ничек яшәгәнен бик оста итеп гәүдәләндерделәр. Балалар үзләренең исемнәрен дә алмаштырмаганнар, уен вакытында заманча исемнәрнең яңгырап китүе бик табигый яңгырады. Гомумән, балалар чыгышларындагы фольклор композицияләре миңа бик ошады. Иске Кулаткы балалар бакчасыннан килеп, быел беренче тапкыр безнең фестивальдә чыгыш ясаган «Гөлчәчәк» балалар төркеме дә бик шатландырды. Киләчәктә дә, ниндидер дөрес формалар табып балалар фольклорын үстерергә иде. 
 
...Иске Кулаткы туфрагында туган «Түгәрәк уен»  дистә ел эчендә гади фестиваль кысаларыннан чыгып, татарны дөньяга танытучы тулы бер фольклор хәрәкәтенә әверелде. Әмма иң элек фестиваль татарны үз-үзенә танытты! Казан, себер, әстерхан, урал, пермь (кый) татарлары, мишәрләр, керәшеннәр, нагайбәкләр, типтәрләр... без төрле этник төркемнәрдән торган бүленмәс, зур бер халык! 
Ә «Түгәрәк уен»ның күчмә тотемы Татарстанга әйләнеп кайтты.  
 

---
Түгәрәк уен
№ --- | 12.11.2018
Түгәрәк уен печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»