|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.04.2010 Җәмгыять
МАЛ ДА, ДУС ТА– Кәҗә асраган каргыштан чыкмас, дисәләр дә, бүген шул сакаллы хайван белән рәхәтләнеп көн итеп ятам. Әкиятләрдә генә ул бүре башын капчыкка салып йөрердәй батыр итеп сурәтләнгән. Абзар тирәсендә исә бер дә «мөгез» чыгармый. Дөрес, төрле чагы бар. Кәҗә бар җирдә каза була дигәндәй, кәҗәкәем дә «характерын» күрсәтеп алырга ярата анысы. Бер киресенә катсамы? Ул көнне инде ул сиңа каршы гамәлләр кылып тик йөри. Эзләп таба алмаслык итеп адаша яисә күрше-тирәнең яшелчә бакчаларына сәфәр кыла. Хәер, гаепләп тә булмый: урлап ашамаса, кәҗәнең тамагы туймый. Юкка гына: «Бер кәҗә ике күршене сугыштырыр», – димәгәннәрдер. Шулай да кәҗәне малга санамаучылар күпкә ялгыша: менә дигән йорт хайваны ул! Беренчедән, мөгезле эре терлек белән чагыштырганда, ким дигәндә алты тапкырга азрак ашый. Үзең үстергән һәм җыеп алган ашлыкны җирнең «яңа» хуҗалары үзеңә үк шактыйга арттырып саткан заманда бу – иң мөһиме. Икенчедән, кәҗә зур булмаган хуҗалыкны сөт һәм аннан ясалган продуктлар белән тулысынча тәэмин итеп тора. Карап торганың бер кәҗә булса, көнгә өч литр да, дүрт литр да, хәтта күбрәк тә саварга мөмкин. Кырык эше кырык якта кырылып яткан авыл кешесе өчен ике литрдан артса да куаныч инде. Шулай, кәҗә, ни әйтсәң дә, ярлының сыеры ул. Өченчедән, егерме килограммнар чамасы ите дә бар. Унбиш еллар чамасы дәвам иткән гомере эчендә кәҗә ел саен ике-өч, хәтта күбрәк тә бәти «китерә». Кәҗә асрау белән бер дә таныш булмаганнар, аның сөтен эчә, итен ашый алмыйм – исе килә, диләр. Монысы инде бер дә юкка... Кәҗә ул – чисталык яратучы хайван. Ятканда да иң чиста һәм коры урынны сайлый. Аны тиешенчә караганда, кәҗә тәкәсеннән аерып асраганда, күпләрнең борынын җыерткан теге ис булмый да. Шулай дә кәҗәкәй ялгызлыкны өнәп үк бетерми. Иң яхшысы – ике-өч кәҗәне бергә тоту. Ул әтәч, тавыклар, каз-үрдәкләр белән күрше булып та бик тату яши ала. Сәясәтчеләр әйтмешли, толерант!
Без галимнәрнең галиме дип санаган Әбугалисина кәҗә сөтенең файдасы турында күп язган. Ул сәламәтлекне һәм аек акылны сакларга ярдәм итә, дигән мәшһүр табиб. Борынгы мисырлылар исә кәҗә сөтен нервларны тынычландыру чарасы буларак кулланганнар. Гиппократ үз авыруларын чахоткадан кәҗә сөте белән дәвалаган. Швейцария курортларында ял итүчеләр бүген аны анемия, рахит авыруларыннан котылу юлы буларак кабул итә. Ашказаны авырткан кешеләр, кәҗә сөтен файдалана башлагач, аппетит кире кайта, дип сөйлиләр.
Кайчак кәҗәкәемдә адәм акыллары күреп шаккатам. Иртән саварга дип килгәч, ул уянырга ашыкмый. Сыерга: «Әйдә, тор!» – дисәң, ул бик тиз «дүрт аяклана». Йокыны шәп итеп «симертергә» яраткан кәҗәкәйне бераз иркәләргә, сыйпарга кирәк. Шуннан соң гына уяна, әкрен генә тора, киерелә. Кечке¬нәдән тәрбияләп үстерсәң, кәҗә синнән калмый инде ул – иң якын дуска әйләнә. Юкка гына татар авылларында кәҗә асраучы ялгыз карчыкларның көне кәҗәсен эзләп, шуның өчен борчылудан янып-көеп үтмидер. Аның бит ни теләгәнен күзләренә карап та белеп була. Тукайның: «Кәҗә рәхмәт укый, сакалын селкетә», – дигән шигырь юллары хаклыкка тулысынча туры килә! Кыскасы, кәҗә мал да, дус та ул. Көнең кәҗәгә калмасын, дигән сүзләрдән һич куркасы юк. Киресенчә, кәҗәдән калмасам ярар иде дип яшәп яткан чак.
Рөстәм ГАЛИУЛЛИН |
Иң күп укылган
|