поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
09.11.2018 Язмыш

«Киемнәрнең иң зат­лысын, ашауның тәмлесен табарга тырыштым. Менә хәзер картаймыш көнемдә күрсәтә»

Балалар мәйданчыгы янындагы 5 катлы йорттан еш кына шау-шу, сүгенү сүзләре ишетелә. Ә беркөнне подъезд янындагы эскәмиядә елап утырган карчыкка юлыктым. Карчык үзе мөселманча киенгән. Яшьле күзләрен еракка төбәп, полиция көтә икән. Мин аның яныннан битараф кына үтеп китә алмадым.

Исәнләшкәннән соң, ул миңа карап: «Рәхмәт, хәлемне белгән өчен, хәзерге заманда кешенең хәлен белүче бик сирәк. Балам миһербансыз булды. Картлык көнемдә җәфаланам», — диде. Әбинең ире 52 яшендә авырып, дөнья куйган. Бердәнбер улы ач-ялангач булмасын дип, көн-төн ике эштә эшләгән. «Киемнәрнең иң зат­лысын, ашауның тәмлесен табарга тырыштым. Менә хәзер картаймыш көнемдә күрсәтә», — ди карчык. Улына 38 яшь. Бер җирдә дә эшләми, өйләнмәгән дә. Әнисенең пенсиясенә эчеп ята икән. Шул арада полиция килеп җитте һәм әңгәмәдәшемнән: «Бабушка, что опять случилось?» — дип сорадылар. «Он пьяный, в руке нож, я боюсь зайти домой», — диде әби. «Пишите заявление. Вы же не пишете. Без заявления мы не можем его наказать!» — диде тәртип сакчысы. Мин бу хәлнең азагын белмим, китеп бардым. Күптән түгел генә карчыкның картлар йортында булуын, ә исерек улының эчеп үлгәнлеген белдем. Шушы урында бу хәлгә нәтиҗә ясап, миһербанлылык, тәрбиялелек сүз­ләренең мәгънәсен ачыклыйк.
 
Нәрсә соң ул миһербанлылык? Бу сыйфатны гаиләдә тәрбияләп буламы? Педагогика өлкәсендә эшләп, зур ачышлар ясаган галимнәрнең фикеренчә, миһербанлылык тәр­бия­ләү бала кечкенә чакта ук башланырга тиеш. Дөньякүләм әһәмияткә ия булган буддизм, христиан һәм ислам диннәренә күз салыйк. Безнең эрага кадәр VI гасырда ук яшәп, буддизм диненә нигез салган Сиддхартха Гаутама, бу мәсьәләгә игътибар итеп, болай язып калдырган: «Яшәү мәгънәсе — изгелек кылуда. Изгелекнең иң беренче адымы — олы яшьтәге кешеләргә хөрмәт белән карау. «Христиан диненә нигез салучы Иисус Христос барлык кешеләрне яхшылык эшләргә өндәп: «Миһербанлылык һәм кешене ярату дөньяны бәладән коткарыр», — дигән. Ислам диненә нигез салучы Мөхәммәт Пәйгамбәр исә «Кешегә яхшылык эшләү — бу миһербанлылык билгесе. Ә миһербанлылык — кешене иң югары дәрәҗәгә күтәрүче сыйфат», — дигән.
 
Димәк, балада миһербанлылык тәрбияләү гаиләгә йөкләнә. Хәзерге педагоглар хезмәтләренә күз салсак, түбәндәгеләргә игътибар итү зарур: кечкенә балада уенчыкларга карата мәрхәмәтле булуны тәрбияләү. Бу бик сәер тоелса да, тәрбияләүнең бер ысулы. Әгәр бала курчагын яисә башка уенчыгын ачу белән ыргытса, аңа: «Балам, уенчыкны авырттырдың, ул хәзер “елый”, ул сиңа «үпкәләде», — дию бик урынлы. Үсә төшкәч, балаларда хайваннарга, кошларга карата мәрхәмәтле булуны тәрбияләү зарур. Бала алдында кешене кимсетү, начар сүзләр белән сүгү, исемен бозу кебек гамелләр кылмаска кирәк. Шулай ук гаиләдә бер-береңне рәнҗетү, ызгыш-талаш кебек күренешләргә урын булмаска тиеш.
 
Тарих битләренә әйләнеп кайтыйк. Ни өчен Россия патшасы Иван IV “Явыз Иван” кушаматын алган? Ул бит шундый укымышлы, башлы булып үскән. Әмма аның күз алдында ызгыш-талаш, битарафлык, власть өчен көрәшү чорында кеше үтерүчеләр, кешене мыскыл итеп җәберләүләр еш булган.
 
Бервакыт Иван кечкенә вакытта, зурлар аның песи баласын җәберләп, муенын борганын күреп, кисәтү ясаганнар. 4 яшьлек Иван югалып калмыйча: “А что, людей душить и убивать можно, а кошку нельзя?” — дип сораган. Төрле галәмәтләр күреп үскән Иван IVнең нерв системасы тәмам какшый, алдагы көннәрдә ул явызга әйләнеп, илдә бик күп кешене кыра, тиранга әверелә, хәтта олы улын үзе үтерә. Димәк, гаиләдә миһербанлылыкка омтылырга, балаларны явызлыктан араларга кирәк. Миһербанлы балалар тәрбияли алсак, карт-лык көнендә алда язып үткән мес-кен карчык хәленә төшмәбез. Кызганычка каршы, бүгенге көндә үзләрен тәрбияләп үстергән ата-аналарын хәтта акча түли-түли приютларга озатучы балалар бар. Хастаханәдә үзебезнең әни урынына калган түтәбезне караганда, авыру 2 карчык 3 атна яттылар, яннарына килүче булмады. Аларның балалары барлыгын белгәч, исебез китте. Кеше мәңгелек түгел, балаларыбызны изгелек эшләргә, олыларга-кечеләргә хөрмәт белән карарга өйрәтик.
 
Гөлфидә Мәрданова, Ижау шәһәре.

---
Яңарыш
№ --- | 09.11.2018
Яңарыш печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»