поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
08.04.2010 Җәмгыять

СУКБАЙЛАР ҮЗӘГЕНДӘ

Кеше дәрәҗәсе кыл өстендә, кыл өзелсә – чүп өстендә, дигән әйтемне чүплектә актарынучы сукбайлар яныннан узганда искә төшерәм. Аларга җирәнебрәк карыйбыз, ничек шулай түбән тәгәрәргә була дип сүгәбез. Әмма бөтен сукбайны да бер калыпка салып карау дөрес түгел. Язмамда телгә алыначак кайбер геройлар язмышы да шуны күрсәтә.

Шушы көннәрдә билгеле бер тору урыны һәм һөнәре булмаган затлар өчен социаль җайлашу үзәгенә барып, анда көн күрүче сукбайлар белән якыннан аралашып кайттым. Бирегә килгәндә алар авызыннан бер сүз дә тартып алып булмастыр дип уйлаган идем. Ялгышканмын. 10-15 минут та үтмәде, үз кешегә әйләндем. Палатада сукбайлар түгәрәк ясап утырды, мин дә араларына сыендым. Игътибар белән тыңласаң, һәр сукбай язмышы турында роман язарга була икән.

 

“Бомжлар янында рәхәт”

 

Киров районының Милиция урамындагы 75нче йортта урнашкан бу үзәкне табу кыен булмады. Әмма аның ишекләренә якынайган саен, борчылуым арта төште. Сукбайлар белән аралашкан юк иде моңарчы. Җитмәсә, күршесендә генә төрмә. Өстәвенә, көне дә салкынча, карлы яңгыр.

 

Үзәкнең ишегалдына үткәч, карыйм: чәчәкле яулык бәйләгән бер әби пакетка боз тутырып маташа. Халаттан гына чыккан. Өс-башы ялт иткән. Татар әбие бу дим эчемнән. Шулай булып чыкты да. Бәлки, берәрсен күрергә килгәндер, мин әйтәм. Сукбайга һич тә охшамаган бит. Аңа ерактан татарчалап сәлам бирдем.

 

– Исәнме, кызым? – диде ул да елмаеп.

 

– Ник өстегезгә кими генә урамнан боз җыеп йөрисез? Суык тияр бит.

 

– Мин озакка түгел. 2 минутка гына чыктым. Бүлмәмдә суыткыч юк. Колбасам бар иде, бозылмасын өчен, боз тулы пакетка саласы иттем әле, – ди бу әби.

 

Сөйләшә-сөйләшә эчкә үттек. Әби дигәнем биредә яши булып чыкты. Мине беренче катта урнашкан тар гына бүлмәсенә алып керде. Анда ятак белән урындыктан башка җиһаз сыймый да. Ятагында тарак, матур-матур фотосурәтләр, кәрәзле телефон ята.

 

– Кызым, бер телефоным бар иде. Анысын вокзал тирәсендә йөргәндә югалттым. Аннары яңаны сатып алдым. Урлаган дип уйлый күрмә тагын, – дип акланырга ашыкты карчык. –Телефоным булгач, кайберәүләр мине “Билайн” дип йөртә биредә. Түрәләргә дә шалтыратып алгалыйм, сәясәт белән бик кызыксынам.

 

Нәгыймә Сабитовага 78 яшь. Бирегә ул 22 мартта гына килеп урнашкан. Үзе гомер буе Төмән өлкәсендә яшәгән. Ире, эчү белән артык мавыгу сәбәпле, күптән якты дөнья белән хушлашкан. Нәгыймә әби озак еллар дәвамында колхозда эшләгән. Өч баласын аякка бастырган. Бүген аларның икесе Төмән өлкәсендә, берсе Мамадышта яши. Өч баласы исән-имин булган карчыкны сукбайлар йортында күрү мине бик гаҗәпләндерде.

 

– Бер улым Тобольскида яши. Анда йортыбыз бик иске инде. Улым салырга яратты. Кызымның да тормышы мактанырлык түгел. Өй төзергә акчалары юк, хәлләреннән килми. Куышлары мунча кебек кенә. Алар янына ничек сыеныйм, ди?! Мамадышта яшәүче улым берничә ел элек мине үзенә алып кайтты. Киленем үлде. Әмма монда да тыныч яши алмадым. Улым берничә тапкыр кыйнады, кулымны да бора иде хәтта. Аның янәшәсендә яшисем килмәгәнгә, Казанга чыгып киттем, – ди Нәгыймә әби.

 

Казан, әлбәттә, колач җәеп каршы алмый. Нәгыймә әби РКБ якларында, тимер юл вокзалында йөри. “Гадел” мәчетендә кунып чыккан чаклары да була. Шулай берсендә аны вокзал янында таныш түгел бер хатын туктата. Сукбайга охшамаган кешенең мондый җирләрдә каңгырып йөрүе игътибарын җәлеп иткән, күрәсең. Әлеге хатын аңа Казанда торыр җире булмаганнарны сыендырырдай урын барлыгын аңлатып, шунда мөрәҗәгать итәргә киңәш бирә. Шул рәвешле Нәгыймә әби бирегә килеп эләгә.

 

– Миңа бомжлар янында рәхәт. Беркем тими, авыр сүз әйтми. Аралашырдай кешеләр дә таптым үземә. Биредә җылы, чиста, тәмле ашаталар. Сыеныр урын төзеткәннәре өчен, М.Шәймиевкә, хөкүмәткә рәхмәт. Җиңү көненә җитәкчеләр фатир бүләк итмәсме дигән өмет тә бар әле. Һәрчак “Алга!” дим. Күңел төшенкелегенә бирелеп утырыр хәлем юк, – дип өмет-хыяллары белән уртаклашты Нәгыймә әби.

 

Күңеле иркен аның, кунакчыл. Әйтерсең үз өендә яши. Берничә тапкыр чәй эчәргә дә чакырды. Бүлмәсе чиста. Элегрәк төшкән фотосурәтләрен дә күрсәтте. Кем кем, әмма өч баласы исән-имин булган Нәгыймә әбинең урыны һич тә монда түгел. Ә ул беркемгә дә үпкәләми. Улы янына гына кайтасы килми: “Монда рәхәт”, – ди әнә.

 

Үзәктәге социаль эшләр буенча белгеч Екатерина Мадьярова да аңа соклануын яшермәде: “Татар әбисен барыбыз да ярата. Үзе пөхтә, тыңлаучан, бер дә зарланмый. Тик балаларының әле бер тапкыр да шалтыратканы булмады. Монда икәнен белмиләрдер дә”, - диде ул.

 

“Аякларым сынатты”

 

Социаль адаптация үзәгендә тормыш кайный. Ишегалдында да, коридорда да гел кеше. Берәүләр шашка уйный, икенчеләре китап укый, өченчеләре ял бүлмәсендә телевизор карый. Бик текә музыкаль үзәк тә бар. Сукбайлар өчен җәннәт инде бу. Аларны бик нык карыйлар. Хезмәткәрләр “иң текә” бомжларның үзәккә килгән көнне һәм соңгы арада эшләнгән фотоларын күрсәтте. Аерма җир белән күк арасы.

 

Коридор буйлап киттек. Ачык ишекле бер палатадагы ир игътибарны җәлеп итте. Башкалардан аерылыбрак тора ул. Сукбайга охшамаган да. Тик аяк бармаклары юк, кискәннәр. Күптән түгел генә операция булган.

 

43 яшьлек Х.Т. (исемен күрсәтмәвемне үтенде – авт.) моннан берничә ел элек киләчәктә үзе дә сукбайлар йортында яшәр дип уйлап та карамаган. Алда ни көтәсен беркем белми шул.

 

Х.Т. хатыны белән 1996 елда аерылышып, туган ягы Башкортстанга кайткан. Гаиләсе Себердә яшәп калган. Әти-әнисе күптән мәрхүм. Өйләре апасы исемендә. Әтисе дә тумышы белән Татарстаннан булгангамы, Х.Т. да Казанга тартылган.

 

– Төрле җирдә эшләдем. Торыр урын тәкъдим иткән эшләргә кызыктым, байларга да бил бөктем. Берсендә салган баштан суыкта йоклап киткәнмен. Аяк туңып, ун бармакны да кистеләр. Югыйсә берәр эшкә урнашып, үз көнемне үзем күрә идем әле. Бу аяк мине гел сынатты.

 

Бирегә 2 атна элек кенә килдем. Сыеныр җире булмаганнар өчен бер дигән урын. Өч тапкыр ашаталар. Вакытны китап укып үткәрәм. Аеруча тарихи әсәрләрне яратам. Тик ятасы килми. Аяк төзәлсә, эш эзләр идем. Бәлки, группа да бирерләр. Үземне күп тармакта сынап карадым. Кайда да эшли алырмын дип уйлыйм. Дөрес, зурга өмет итмим. Киләчәккә өмет белән карыйм, – ди Х.Т.

 

Аның тагын бер проблемасы бар. Яхшырак эшкә дә урнашмакчы булган ул. Әмма паспортындагы мөһер өскәрәк үрмәләргә ирек бирми. Ул наркотиклар саклау, тарату һәм башка шуның ише җинаятьләрдә гаепләнеп (228 маддә, 2нче пункт), Түбән Камада төрмәдә ике ел утырып чыккан.

 

– Төрмәдә утырганда бу хакта уйламадым да. Хәзер нинди генә оешмага сугылсам да, компьютердан карыйлар һәм шул минутта ук хөкем ителгәнемне беләләр. Әлбәттә, андыйларны эшкә алырга атлыгып тормыйлар. Бер тапкыр исереп суыкта йоклап китү һәм паспорттагы мөһер тормышымны 180 градуска борды, - ди Х.Т.

 

Ә күрше бүлмәдә яшәүче Александр Капкин исә – Казан кешесе. Аңа 48 яшь. Ул да хатыны белән күптән аерылышкан. Һәм өйдән чыгып киткән... Шуннан бирле гаиләсе белән аралашканы юк. Заманында Саша, үзе әйтмешли, начальник та булган, аннары төзелештә эшләгән, соңрак аяк киемнәре ремонтлаган. Монда эләккәнче, сакчы вазифасын башкарган. Тагын ике хезмәткәр белән эштә кунганда, алар саклаган йортта янгын чыгып, икесе урында ук янып үлгән. 40%ка якын тәне пешсә дә, исән калган Саша. Реанимациядә яткан, күп операция кичергән. “Аякка баса алмас бу”, – дигән табиблар. Больницада 4 ай дәваланганнан соң, торыр урыны, эше, бер тиен акчасы булмаганга, бирегә килгән.

 

– Монда икәнемне берсенә дә әйтмим. Проблемаларны үзем хәл итәчәкмен. Ничек тә документларны эшләтәсе иде. Алардан башка беркая барып булмый. Бөтен әйберем янды. Бар да җайга салыныр әле, артык борчылмыйм. Әлегә монда да рәхәт. Дуслар җитәрлек, – ди Саша.

Һәр сукбай язмышын газета битләренә язып бетерү мөмкин түгел. Шулай да күбесен бер сәбәп берләштерә – мондый тормышка аларны шешә белән дуслык китергән.

 

“Күңел иркен, урын тар”

 

Әлеге үзәк 2005 елның 17 августында ачылган. Биредә башта 25 кенә урын булып, бүген алар саны 50гә җиткән. Әмма республикада өч кенә шәһәрдә шундый үзәк булуын исәпкә алсак (Бөгелмәдә – 25, Чаллыда 50 урын), бу бик аз. Тагын 10 ятак өстәргә торалар икән. Әмма бу гына хәлне җиңеләйтмәс. Чөнки сукбайлар саны кимеми.

 

Биредә сукбайлар, торыр җире булмаганнар бер ай бушлай яши. Икенче һәм өченче айда 660ар сум түли. Яшәү вакыты чыкканнарны эшкә урнаштырырга тырышалар, кайберләре үз теләге белән китә, арада тәрбиягә алынучылар да бар. 14 кешене интернатларга җибәргәннәр. Шунысы гаҗәп: бирегә килеп кергән көнне үк качучылар да бар икән. Бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга карый, диләр бит.

 

– Күңелебез иркен. Ярдәм сорап килгәннәрнең һәммәсенә дә булышасы килә. Әмма урыннар аз. Бүлеп бирелгән акча, кв.м, матрас һәм башкалар – барысы да 50 кешегә генә исәпләнгән. Килүчеләр күп. Арада 18 яшьлекләр дә, 80 яшьлекләр дә булды инде. Күбесе 40-50дән узганнар. Бүгенгә кадәр безнең үзәк аркылы меңнән артык сукбай үтте.

 

Сукбайлар бирегә кергәнче, туберкулезны ачыклау өчен бушлай флюорография үтә, йогышлы авыруларны тикшерү өчен кан анализы бирә, медицина тикшеренүе уза. Әйтик, үткән ел 283 сукбайга флюорография үтәргә юллама бирдек. Шуның 168е үтте. 3сендә – туберкулез, 1сендә – сифилис, 30ында педикулез, 5ендә җенси юл белән күчә торган һәм башка чирләр табылган. 27 кешене сәламәтлек саклау оешмаларына озаттык. Проблемасы булмаганнарны чәчтарашлар чакыртып, яңа киемнәр биреп, юындырып, тәртипкә китереп палаталарга урнаштырабыз. 2009 елда бездә барысы 210 кеше яшәде (166ы – ир-ат, 44е хатын-кыз). Аларның 7%ы югары уку йортын тәмамлаган.

 

2009 елда 16 кешегә паспорт, 92сенә вакытлыча регистрация, 4сенә ИНН эшләттек, 11енә инвалидлык, 16сына пенсия рәсмиләштердек. Документлар эшләтү – бик катлаулы мәсьәлә.

 

Кадрларга килгәндә, бүген безгә психологлар җитми. Сукбайлар монда эләккәч тә тулысынча ачылып бетми, алардан мәгълүмат алып булмый. Арада исемнәрен алдап әйтүчеләр дә очрый. Документлары булмагач, дөресен белү мөмкин түгел. Ә психологлар алар күңеленә үтеп кереп, аралашып, аз булса да киләчәккә өмет уята алыр иде. Сукбайларга рухи яктан да зур ярдәм кирәк, - дип уртаклашты проблема һәм уңышлары белән социаль адаптация үзәге директоры урынбасары Әлфия Насыйбулла кызы Ягудина.

 

“Эфир” телеканалы әлеге үзәк турында сюжет күрсәткәндә биредә тәрбияләнгән ике әбинең торыр урыны юклыгын искәрткән иде. Шуны күреп, кызганып, ике әбине ике гаилә тәрбиягә алган. Үзәккә якын тирәдә яшәүчеләр дә ярдәм кулы сузгалый икән. Бүгенге авыр заманда шундый киң күңелле кешеләр булуы сөендерә.

 

Киткәндә дә мине Нәгыймә әби урамга хәтле озата чыкты. “Кабат кунакка кил”, – дип чакырып калды. Мин борылышка җиткәнче кулын болгады ул. Йөзендә гел елмаю, әйтерсең бөтен дөньясы түгәрәк. Үзе һәркемнең күңелен күрергә тырыша. Ә эчендә нинди уйлар икән?! Монысын карчык үзе генә белә инде.


Лилия ЙОСЫПОВА
Безнең гәҗит
№ 12 | 31.03.2010
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»