|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.11.2018 Җәмгыять
Үлемне җиңгән Арслан“Яңарыш”та остеопетроз дигән яман авырудан интегүче 4 яшьлек Арслан Шакировка ярдәм кирәклеге турында язган идек. Баланың гомерен коткарып калу өчен бердәнбер юл — Израиль клиникасында сөяк миен күчереп утырту буенча операция иде. 16,5 миллион сумнан артыграк акчаны бөтен дөнья белән җыйдылар. Арслан турында язма чыккач, газета укучыларыбыз да читтә калмады. Акчаны редакциябезгә китерүчеләр дә (алар барысы да Шакировлар гаиләсенә тапшырылды), язмада күрсәтелгән счетлар буенча күчерүчеләр дә күп булды.
Аллаһның ярдәме белән тиешле сумма вакытында җыелып бетеп, Шакировлар гаиләсе 1 сентябрьдә Израильдә үзләрен дәвалаучы табиб белән очрашып, дәвалануны һәм операция көнен билгели алдылар. Организмны әзерләү өчен иң элек Арсланга көчле химия дәвалануы алырга туры килде. Аны да кечкенә малай батырларча ерып чыкты.
Ниһаять, 16 октябрьдә Израильдән шатлыклы хәбәр алдык: сөяк миен күчереп утырту буенча операция уңышлы башкарылган! Алда Арсланны 9 ай тернәкләнү һәм дәвалану көтә. Шуның беренче 3 атнасы иң авыры. Шакировлар гаиләсе баланың гомерен саклап калуда ярдәм иткән һәркемгә бик зур рәхмәтләрен белдерәләр. Бала тернәкләнеп беткәнче Арслан өчен хәер-догада булуыгызны сорыйлар. Изге эшләрне башкарудан туктамыйк, дуслар!
--- |
Иң күп укылган
|