|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.11.2018 Мәдәният
Мари милли драма театры "Эренер" спектаклен тәкъдим итте (ФОТО)Кичә, Кәрим Тинчурин исемендәге IX Халыкара милли драматургия театр фестиваленең өченче көнендә, М.Шкетан исемендәге Мари милли драма театры – "Эренер" спектаклен тәкъдим итте. М.Шкетан исемендәге Мари милли драма театры коллективы әлеге фестивальдә катнашуы өчен “Бәллүр Кәрим” статуэткасы белән бүләкләнде.
Казандагы мари халыкларының оешмасы вәкилләре дә үзләренең милләттәшләренә олы рәхмәтләрен җиткерделәр: "әлеге фестиваль безнең араларны тагы да якынайтты", - дип, үзләренең шатлыклары белән дә уртаклашып уздылар.
Спектакльдән соң критиклар, артистлар белән спектакльнең уңай һәм шул ук вакытта бик үк отышлы булмаган моментлары турында да фикер алышты.
--- |
Иң күп укылган
|