поиск новостей
  • 02.04 "Туй алдыннан". К.Тинчурин театры. 17:00
  • 04.04 "Хан кызы Турандык" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 05.04-05.03 "Шах...Мат!" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 06.04 "Мәхәббәт баскычы" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 07.04 "Аферист".К. Тинчурин театры. 18:30
  • 08.04 "Кияүләр". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 09.04 "Кияү урлау". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 12.04 "Ашина". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 13.04 "Яратам!Бетте-китте". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 14.04 "Яратам! Бетте- Китте!". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 15.04 "Эх, алмагачлары!". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 16.04 "Назлы кияү". К. Тинчурин театры. 17:00
  • 18.04 "Чулпан". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 19.04 "Хыялый". К. Тинчурин театры. 18:30
  • 20.04 "Төш". К. Тинчурин театры. 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 02 Апрель
  • Эльвира Хамматова - җырчы
  • Ренат Акчурин - кардиохирург
  • Наил Фәйзетдинов - журналист
  • Ләис Зөлкарнәй - шагыйрь
  • Абдулла Адыгамов - дин әһеле
  • Азат Ахунов - галим, журналист
  • Рафаэль Сафиуллин (1958-1999) - көрәшче
  • Мебель (угловой шкаф) жыючы кирэк. Казан. тел: 9172956589
  • Сату да семена козлятника. Бэясе 90сум кг торг. Питрэч районы Юнусова авылы. Алфинур 89093080463
  • Зил 130 самосвал дизель документлары бар 200 мен сум . Чупрэле рны т89093113641. Ватсап ка языгыз .
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
  • Продаю УАЗ 3303 грузовой бортовой 1987 года.с ПТС. В Сабинском районе.Цена 160000 руб. Тел. 89196996256.
  • Актаныш.Прадаётся стиральная машшина Candy, в хорошим рабочем состоянии,в эксплуататции 4 года. Цена 20тыс.торг. званки 89274735613 или в личку.
  • Продается 1комнатная квартира в Вахитовском районе(напротив Чеховского рынка)26,6кв метров.89274198744
  • Ибраhимов проспектында,9 этажлы йорт,6нчы каттагы,1 булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ,телефон 89178733899.
  • Бер булмэле квартира яки гостинка сатучы юкмы тел 89196432874
  • “Светлый” ЖК (Куюки) 1 бүлмәле фатир озак вакытка гаиләле кешеләргә тапшырыла. 3 этажлы өйнең 1 катында. 49 кв.м. кирәкле җиһазлар бар.Индивидуаль җылыту.Парковка өй янында. Шәһәр автобуслары йөри. 12000 сум+ ком.услуги. тел.89393932099
Архив
 
02.11.2018 Матбугат

Барыбыз өчен дә зур югалту

Самара өлкә “Бердәмлек” татар газетасының алмашсыз баш мөхәррире Рәфгать Нәбиулла улы ӘҺЛИУЛЛИН бакыйлыкка күчү сәбәпле, редакциягә мәрхүмнең туганнары, якыннары, хезмәттәшләренең кайгысын уртак-лашып, бихисап хатлар килде. Аларның берничәсен газетабыз битләрендә дә бастырып чыгарырга булдык.

От имени Правительства Самарской области, от себя лично выражаю глубокие соболезнования родным и близким в связи с уходом из жизни Рафгата Набиуловича Аглиулина, главного редактора газеты «Бердэмлек» – первого в Самарской области национального печатного издания. Это невосполнимая потеря для нашей губернии, для всего журналистского сообщества. Возглавляемая Рафгатом Набиуловичем газета изо дня в день знакомила читателей с буднями и праздниками самарских татар, материалами о жизни региона, поднимала актуальные проблемы нашего общества. Во многом благодаря его творческой энергии, организаторскому таланту издание стало для многих жителей губернии близким другом и интересным собеседником. Своими делами Рафгат Набиулович Аглиулин внес значительный вклад в сохранение межнационального и межконфессионального мира, упрочение единства и многообразия культур народов, населяющих Самарскую область. Добрая память о нем навсегда останется в наших сердцах.
 
Дмитрий АЗАРОВ,
 
губернатор Самарской области.
 
* * *
 
31 октября на 76-ом году ушел из жизни член Союза журналистов России, главный редактор газеты «Бердэмлек» Рафгат Набиулович Аглиулин.
 
Он был настоящим профессионалом, преданным своей работе, талантливым журналистом и добрым человеком.
 
Правление Самарской областной организации Союза журналистов России глубоко скорбит в связи с кончиной Рафгата Набиуловича и выражает соболезнование его родным и близким.
 
Ирина ЦВЕТКОВА,
 
Секретарь Союза журналистов России,
 
председатель областного Союза журналистов.
 
* * *
 
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты мәрхүмнең гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша һәм сабырлык тели.
 
Ринат ЗАКИРОВ,
 
Бөтендөнья татар конгрессы
 
Башкарма комитеты җитәкчесе.
 
* * *
 
Уважаемые Фатыма Магдиевна, Танзиля Рафгатовна, Зульфия Рафгатовна! В этот скорбный день примите глубокие соболезнования по поводу смерти дорогого и родного вам человека, нашего выдающегося земляка Рафгата Набиуловича. Искренне разделяем вашу боль и передаем слова сочувствия и поддержки вам и вашим близким.
 
Рафаэль БАГАУТДИНОВ,
 
глава муниципального района Камышлинский.
 
* * *
 
Татар милләтенә зур хезмәт күрсәткән Рәфгать әфәнденең вафаты аның туганнарына гына түгел, ә бөтен Самара өлкәсе татарлары өчен дә зур югалту. Барчагызның тирән кайгысын уртаклашабыз. Мәрхүмнең авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын, дигән теләктә калабыз.
 
Өлкә һәм Самара шәһәре
 
милли оешмалары исеменнән
 
өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте.
 
* * *
 
Редакциябезнең якын дусты Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллин үз эшендә чын профессионал, талантлы журналист һәм игелекле кеше иде. Мәрхүмнең якыннарының, хезмәттәшләренең авыр кайгысын уртаклашабыз.
 
«Матбугат.ру» редакциясе хезмәткәрләре.
 
* * *
 
Үткән гасырның 90нчы елларыннан бирле Самара өлкәсенең “Бердәмлек” татар газетасын җитәкләп килгән Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллинның арабыздан мәңгелеккә китүен ишетү авыр булды. Хөрмәтле беренче редакторыбыз Азат Гыйззәт улы Сәгыйтов белән татар матбугатын үстерү өчен бер чор михнәтләрен кичергән онытылмас шәхесләр алар. Төмән өлкәсенең “Яңарыш” татар газетасы редакциясе һәм “Әдәби Төмән” иҗат берләшмәсе әгъзалары якын дустыбызның гаиләсенең, туганнарының, хезмәттәшләренең, дус-ларының, Самара татарларының авыр кайгысын уртаклашалар. Мәрхүмнең урыны җәннәт бакчаларында, кабере киң, якты, рухы Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтендә булсын!
 
Алсу СӘГЫЙТОВА,
 
Төмән өлкәсенең «Яңарыш»
 
татар газетасы редакторы.
 
Рәфгать Нәбиулла улы өч дистә елга якын “Бердәмлек” өлкә татар газетасын әйдәп барды, үзенең тырыш, фидакарь хезмәте белән илебез журналистикасы, татар матбугаты үсешенә бәhасез өлеш кертте, милләтебез тарихында тирән эз калдырды. Ул кешелекле, ярдәмчел, туры сүзле, принципиаль, гадел булуы белән аерылып торды, соңгы сулышына кадәр халкыбыз мәнфәгатьләре турында кайгырып, милләт, туган тел өчен янып-көеп яшәде. Тормышка hәм милли яшәешебезгә hич тә битараф булмаган, көрәшче рухлы Рәфгать ага Россия регионнарында чыгып килүче барлык татар газеталары редакторларының остазы, киңәшчесе, терәге hәм таянычы, хөрмәтле аксакалы иде.
 
Мөхтәрәм каләмдәшебез, дустыбыз hәм фикердәшебезнең гаиләсенең, якыннарының, “Бердәмлек” редакциясе коллективының hәм газета укучыларның тирән кайгысын уртаклашабыз. Аллаhы Тәгалә мәрхүмнең авыр туфрагын җиңел, каберен нурлы кылсын, гаиләсенә, балаларына сабырлык бирсен.
 
«Өмет» татар газетасы редакциясе коллективы исеменнән Исхак ХӘЛИМОВ.
 
Ульян өлкәсе.
 
* * *
 
Туры сүзле, аек акыллы үткен каләм иясе Рәфгать абый Әһлиуллин вафат. Моны ишетү йөрәгемне телеп алды. Без аңардан һәрвакыт үрнәк алып килдек, аның кебек булырга тырыштык. Якты йөзле, ягымлы тавышлы, абруйлы остазыбызга ышаныч белән карадык. Әтиебез урынына күрә идек без аны. Әле яңа гына үзенең 75 яшьлек юбилеена чакырып, килергә үгетләгән иде. Килә алмадым шул... Бәхил бул, Рәф-гать абый.
 
Бу югалтуның аның гаиләсенә – җәмәгате, фикердәше Фатыйма апага, кызлары Тәнзилә белән Зөлфиягә никадәр авыр булуын йө-рәгебез белән тоябыз һәм тирән кайгыларын уртаклашабыз. Рәфгать Нәбиулла улы Әһлиуллин Самара татарларының «Бердәмлек» газетасын беренче саныннан җитәкләп килде, халкыбызны бербөтен милләт итеп саклау өчен соңгы көненә кадәр ихластан хезмәт итте. Аның якташлары, хезмәттәшләре, дусларының авыр кайгысын уртаклашабыз.
 
Фәннур ГАЙСАРОВ,
 
«Яңа Вакыт» газетасы мөхәррире.
 
Оренбург шәһәре.
 
* * *
 
Рәфгать абый Әһлиуллин үткер сүзле журналист, тирән фикерле, ихлас кеше иде. Милләтем, халкым дип янып-көеп яшәде, бу темаларга аналитик мәкаләләр язып торды. Рәфгать әфәндене күпләр өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының якын дусты буларак та беләләр. Төпле киңәшләре, оешмабыз эшчәнлеге белән укучыларны даими таныштырып торуы белән зур ярдәм күрсәтә иде. Без аның ту-ганнарының, якыннарының, хезмәттәшләренең кайгысын чын күңелдән уртаклашабыз. Аллаһы Тәгалә аларга сабырлык, түземлек бирсен. Рәфгать абыйның яткан гүрләре киң, нурлы, туфрагы җиңел булсын.
 
“Бердәмлек” редакциясенең якын дуслары
 
өлкә «Ак калфак»
 
хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе
 
Разия ӘЮПОВА һәм
 
«Океан» фирмасы җитәкчесе
 
Сания КАЮМОВА.
 
* * *
 
Рәфгать Нәбиулла улының көтмәгәндә бакыйлыкка күчүе барлык татар халкы өчен зур югалту булды. “Бердәмлек”тә эшләү дәверендә ул татар мәдәнияте, ана теле һәм халыклар дуслыгы өчен көрәшеп килүе белән барыбызның да күңелендә сакланачак. Шушы зур кайгыны уртаклашып, гаиләсенә, хезмәттәшләренә сабырлык телибез.
 
Ринад ШӘРӘФЕТДИНОВ, Сызран шәһәренең
 
татар милли-мәдәни автономиясе рәисе,
 
Рәис БИГЛОВ, «Бердәмлек» газетасының
 
штаттан тыш хәбәрчесе.
 
* * *
 
Коллектив ООО «Ньюс-Принт» выражает глубокое соболезнование родным, близким и коллегам безвременно ушедшего Аглиулина Рафгата Набиуловича, главного редактора газеты “Бердэмлек”.
 
Владимир ПОЛУЯНОВ,
 
директор ООО «Ньюс-Принт»
 
* * *
 
Якташыбыз, танылган журналист, “Бердәмлек” редакциясенең алыштыргысыз баш мөхәррире Рәфгать Әһлиуллин - татар журналис-тикасына зур өлеш керткән шәхес. Ул безнең күңелләрдә туры сүзле, ихлас күңелле кеше булып сакланачак. Мәрхүмнең туганнарының, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Аллаһы Тәгалә аларга сабырлык, түземлек насыйп итсен.
 
Камышлы районының Дәүләткол авылында яшәүчеләр исеменнән авылдашы
 
Сәхия ШӘВӘЛИЕВА.

---
Бердәмлек
№ --- | 02.11.2018
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Глобэкс промоушен
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar