|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.11.2018 Фаҗига
Әгерҗедә 5 кеше һәлак булган авария шоферы техник карауны фиктив рәвештә үткәнӘгерҗе районындагы авариядә һәлак булган шофер (машина йөртүчедән тыш, әлеге фаҗигадә тагын дүрт кешенең гомере өзелде) техник карауны фиктив рәвештә үткән. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Ленар Габдрахманов хәбәр итте. «Авариягә китергән төп сәбәпләрнең берсе – резинаның шактый тузган булуы. Моннан тыш, шоферның техник карауны фиктив рәвештә генә үтүе ачыкланды. Ул бер үк көнне Дагыстан Республикасында бирелгән диагностика картасы һәм Удмуртия Республикасында ОСАГО иминият полисы алган», - дип искәртте республика Дәүләт автоинспекциясе башлыгы.
«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр Песәй – Кырынды трассасының 40нчы чакрымында 14нче модель «Лада» автомобиленең «КАМАЗ» белән бәрелешүе хакында хәбәр иткән иде. Авария нәтиҗәсендә машина йөртүче, аның 30 яшьлек хатыны, 10 яшьлек кызлары һәм ике яшьлек игезәкләр һәлак булды.
--- |
Иң күп укылган
|