поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
01.11.2018 Шоу-бизнес

“Татар радиосы” концерты: пенсия яше, бензин бәясе турында уйланулар

Язын – “ТМТВ” премия­ләрен тапшыру тантанасы, кышын – “Татар җыры”, ә көзен – “Җанлы концерт”. Бу чараларны өч нәрсә берләштерә: “Пирамида” концертлар залы, эстраданың күпчелек җырчыларының, оештыручыларның “Татар радиосы” һәм “Барс Медиа” татар медиа группасы булуы. “Җанлы концерт”ның җанын без дә эзләп кайттык.

Җырлаганның биергә исәбе бар
 
“Җанлы концерт” 27 ок­тябрь көнне узды. Тамаша­ның үзенчәлеге шунда: артистлар, инструменталь ан­самбльгә кушылып, үз тавышлары белән җырлый. Моңа кадәр оештыручылар матбугат оч­рашуында җыр­чы­ларның “тере” тавышка җырлау-җыр­ламавы турында сүз куертты һәм фонограмманы аерырга өйрәтте. Кичәдә 30дан артык җыр­чының ни рәвешле җырла­ганын ишеттек.
 
Чараны Айваз Садыров белән Гөлназ Сәфәрова башлап җибәрде. Аларны концертны алып баручылар буларак еш күрәбез. Үзләре дә бу җәһәттән шаяртып алды. “Минем “Татар ра­диосы”ның баш мөхәр­рире булуымның, ә Гөлназ­ның концерт чара­ларының сценарий өлешенә җаваплы булуының монда катнашы юк. Имеш-ми­меш­ләр булмасын өчен, үзебез белән бергә алып баручы итеп Рамил Шәрә­фиев­не дә алдык”, – дип, яңа партнерларын сәх­нәгә дәште Айваз Садыров. Калган ике проектны да бу өчлек алып барса, га­җәп­ләнмәссез.
 
Айваз белән Гөлназның алып баручы буларак тел­ләре төртмәле, юморга бай. Концертта акча, ир-хатын мөнә­сәбәтләре, пенсия, бензин бәя­­сенә дә кагылып үтте алар. Бер яктан, халыкның үзәгенә үткән бу мәсьәләләр­не күтәр­мәскә дә була иде кебек. Ник дигәндә, тамашачы концертка җыр-моң тың­ларга килә. 
 
“Безнең радионы яшьләр радиостанциясе дип кенә атау дөрес түгел. Бездә ретро җырлар да яңгырый”, –дип искәртте Айваз Садыров. Дөрес әйтә үзе. Концертта радиода хит булган, халык мәхәббәтен яулап, кү­ңелгә кереп калган җыр­лар да яңгырады. Шундый­лар­ның берсе – Асаф Вәлиев баш­каруында “Әйтмә син авыр сүз...” җыры.
 
Сәхнә яшьләргә ачык иде бу көнне. Зур сәхнәгә тәүге адымнарын Миндияр Шәй­мәрданов исемле егет ясады. Ул – “Татар радиосы” үткәр­гән кастинг финалисты икән. “Синең карашларың, караш­ларың, онытмамын...” дип моңланды егет. “Пирами­да”дагы концертны беренче булып ачып җибәрүен, чыннан да, онытмастыр ул. “Җан­лы концерт”ка килеп, әле җы­лынып та өлгермәгән та­машачыларның битараф күзләрен дә онытмас.
 
Җыр бәйрәмен алып баручылар эстрада йолдызларын радиода алып баручы ролендә дә күрәләр икән. Алар әйтүенчә, Алсу һәм Азат Фазлыевлар – “Азат хатыны” дигән программаны, Чәчкә­ – “Һава торышы”н (“Иң яхшы көн” дип җыр­лавына иша­рәләп), Радик Яруллин белән Айрат Сафин таныш­тыру-кавыштыруга юнәлгән “Ике йөрәк” программасын яхшы алып барырлар иде. Соңгы­ларына исә аерым тукталды Айваз: ярәштерү эшен ике егет башкаруы сәеррәк тү­гел­ме? Шушы арада мәгъ­лүмат чараларында, халык телендә, интернетта иң еш кабатланган вакыйганы да юморга борып куйдылар тагы: “Суд сәгате” тапшыруын бер-берсе белән конфликтка кергән Элвин Грей һәм Гүзәл Уразовага ышанып бирмәк­челәр. Грей дигәннән, оештыручылар аның да концертта катнашуы турында хәбәр иткәннәр иде. Тик җырчы күренмәде. Былтыр “ТМТВ” премияләрен тапшыру тантанасына да, концертны йә башлыйм, йә төгәллим дип, алдан кисәтү ясап килгән иде ул. “Татар җыры”на шартлар куймыйча гына килә калса ярар иде инде.
 
Халыкның көчле алкышларына Хәмдүнә Тимергалиева, Зәйнәп Фәрхетдинова, Айдар Галимов, Әнвәр Нургалиев, Филүс Каһиров, Рифат Зарипов лаек булды. Ир­кә һәм Эльмира Сөләй­ма­но­ва концертта “Татар­стан­ның атказанган артисты” исе­мен алды. Мактаулы исем­не Татарстан Республикасы мә­дәният министры Ирада Әю­пова тапшырды. Ирада ханым, тыры­ша-тырмаша, алар­ны татарча котлады. Хөр­­мә­тенә рәхмәт инде.
 
Җырның ертыгы юк, дибез. Ярый әле эстрадада ике кешелек юрганның берәүгә дә җитмәве турында да, яратмыйча кочаклауның тыелган гамәл булуын да, суларның кирегә акмавын да еш ис­кәртеп торалар. Җырчылар да һәр яктан оста. Җырлап кына калмыйча, сәхнәдә биергә дә өлгерәләр. Җыр­лый белгән­нең биергә исәбе бар, дигән­нәре – шушыдыр.
 
Сәхнә тоткан җырчы­ларның киемнәренә дә игътибар итмичә булмый. Әллә заман таләбе инде – хатын-кыз җырчыларда ачык иңсә­ле, кара төсләргә өстенлек бирел­гән күлмәкләр еш очрады. Ә чараның техник ягына кил­гәндә, аңа “бишле” билгесе куярга була. “Җанлы концерт”ка җан өстәп торучы бэк-вока­листлар, музыкантлар төр­кеменә дә афә­рин. 3 сәгатьтән артык вакытларын аягүрә басып уздырды бит алар. 
 
Халык – зур ул, дәртле ул, моңлы ул...
 
Тукаебыз әйткәннәрне дәвам иттерсәк, халык чараларга соңарып йөрергә дә яратучан, кәеф-сафа корырга да һәвәс әле. “Пирамида” бинасын аеруча да үз итеп йөри тамашачы. Ник дигәндә, монда буфет тамаша залында ук урнашкан. Сәхнәдә теләсә нишләсеннәр шунда, син тамак ялгап утырсаң да сүз әйт­миләр. Ә соңга калу ди­гән­нәре – безгә хас күркәм сыйфат инде ул. Концерт барышында тулыр-тулмас урын­нар әкренләп тула барды, тулганнары бушый торды (йә арып чыгып ки­тәләр, йә машиналарын тиешле урынга куймау сәбәпле, урыннарыннан торып, мәсь­ә­ләне хәл итәргә мәҗбүрләр, йә бик мөһим шалтыратулар кабул итәләр). Кыскасы, тыз-быз, гөж килде “Пирамида” залы.
 
Чебешләрне көзен саныйлар, диләрме? Казан халкы җырчыларны санады. Канәгать тә калдылар төсле. Кышны, “Татар җыры”н көтә­без хәзер.

Чулпан ГАРИФУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ --- | 01.11.2018
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»